МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Балтач гимназиясе чаңгычылары – Татарстан чемпионнары! 02.02.2017

Балтач гимназиясе чаңгычылары – Татарстан чемпионнары!
Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенә узган чаңгы ярышында гимназия командасы сынатмады, янә пьедесталның иң югары баскычына менде! Чемпионнарның тренеры – Аскаров Рәлиф Рафикович.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә 31.01.2017

Взрослым иногда полезно побыть в роли детей. А детям не положено скучать, тем более, зимой. Каждый малыш и взрослый мечтает прокатиться на санках с большой горки….22 января 2017 года в филиале МБОУ «Мало-Лызинская СОШ» - «Нижнеушминская НОШ» ученики, учителя и родители с удовольствием покатались на санках с горы
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә 31.01.2017

27 января 2017 года в филиале МБОУ «Мало-Лызинская СОШ» - «Нижнеушминская НОШ» муниципальная служащая полиции Низамиева Ляйля Фаргатовна и инспектор ПДН капитан полиции Назипова Лейсан Газинуровна провели в 4б классе классный час на тему: «Чемоданчик курильщика». На классном часу учащимся рассказали о вреде никотина, алкоголя, их пагубном влиянии на детский организм. Дети активно участвовали в беседе, высказывали своё мнени
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә
31.01.2017
4нче февральдән 7нче февральгә кадәр Казан федераль университетының юридик факультетында мәктәп укучылары өчен җәмгыять белеме фәннәренән “Экзамен-Плюс” дигән кышкы профильле мәктәп оештырылачак. Әлеге укуларның үзенчәлеге шунда –имтихан биремнәренә кертелгән “Хокук” фәне блогы темаларын бары 4 көн эчендә үзләштерергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат һәм регистрация үрнәге Казан федераль университетының юридик факультеты сайтында урнаштырылган.
-
Балтач гимназиясе укучылары «ФОРПОСТ» таныклыгына ия булды. 31.01.2017

Балтач гимназиясе укучылары «ФОРПОСТ» таныклыгына ия булды.
Буген – 30 гыйнвар көнне Балтач гимназиясендә белем алучы 15 укучыга тантаналы төстә «ФОРПОСТ» таныклыгы тапшырылды. «ФОРПОСТ» оешмасына кабул ителү һәм аның таныклыгын алу укучылар өчен зур дәрәҗә. Бу таныклык җәмәгать тәртибе сагында торучы, коллектив каршында үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән, үрнәк булган, укуда һәм спортта алдынгы укучыларга, үз иленә тугры булган, яраткан патриотларга гына бирелә, дип искәртеп үтте җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (укучылар) берләшмәсенең Балтач «ФОРПОСТ» үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов. Әлеге тантанада район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да катнашты.
-
Мастер-класс 31.01.2017

Мастер-класс В МБОУ «Балтасинская гимназия» состоялся мастер-класс. Ребятам из 3а класса посчастливилось участвовать в мастер-классе Фании Ракиповны Хазеевой. Они за короткое время изготовили подушечки-игольницы ко Дню святого Валентина.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә
31.01.2017
Мәгариф идарәсеннән анонслар:
Укытучыларның кышкы спартакиадасы кысаларында муниципаль этапта узучы ярышлар:
30 гыйнвар – “Хыял”, Норма спорткомплексында, Урта-Көшкәт, Чепья мәктәпләре спортзалларында волейбол буенча зона ярышлары
31 гыйнвар – чаңгы һәм шорт-трек ярышлары
1 февраль – өстәл теннисы, турникта тартылу, отжимание, канат тарту, волейбол ярышларының финал этабы.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә 31.01.2017

Мамадыш районында “Мәктәпләрдә мини футбол” проекты кысаларында узган республика ярышында Салавыч күппрофильле лицее укучылары командасы 4нче урынга лаек булды. Укучыларыбызны һәм аларны зур тырышлык белән әзерләүче укытучыларыбыз – Әминов Рамиль Шамил улын һәм Латипов Рәсим Кадим улын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 30.01.2017

Химия,биология, география атналары кысаларында ачык дәресләр күрсәтелде!
Субаш мәктәбендә 26 нчы гыйнварь көнне география һәм биология фәннәреннән ачык дәресләрне 5,9 сыйныф укучылары белән Фаязов Ленар Әхмәт улы, Галиева Гөлчәчәк Рифкат кызы күрсәтте. Дәрес барышында укучыларның дәрескә кызыксынулы булулары күзләреннән, бирелгән сорауларга җавап бирүдән күренеп тора иде. Остазлар укучыларга күренекле шәхесләрнең тәҗрибәләрен тирәнтен аңлаттылар һәм лаборатор эш ярдәмендә белемнәрен тикшерделәр. Афәрин!
-
Казанда узган Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында физик тәрбия фәне буенча районыбыз тагын ике призлы урынга ия булды 30.01.2017

Казанда узган Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында физик тәрбия фәне буенча районыбыз тагын ике призлы урынга ия булды. Түбәндәге укучыларыбызны һәм остазларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз:
Сосна төп мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы - Гөмәрова Зөһрә. Укытучысы – Габдрахманов Фәнил Сәлим улы.
Нөнәгәр урта мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы - Гөмәров Илгизәр. Укытучысы – Зарипов Фидаил Фәрит улы.







