МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Балтач районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр.
Опубликовано: 12.04.2017Балтач районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр.
« ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү » дигән темага багышланган чираттагы семинар 10 нчы апрельдә Куныр урта мәктәбендә узды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына программа буенча ачык дәресләр, “Йолдызлар кабынганда...” исемле класстан тыш чара, осталык дәресләре күрсәтелде.
3 нче сыйныф укытучысы Л.Н. Гафиуллина Х. Халиковның “Витаминлы аш”, ә 5 нче сыйныф укытучысы Ә.Р. Саттарова Ф.Әмирханның “Ай өстендәге Зөһрә кыз” текстлары өстендә эш алымнарын күрсәтсәләр , 8 нче сыйныф укытучысы Г.Х. Зиннәтуллина М. Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәрендә язучы стиленең үзенчәлекләрен ачты. 4 нче сыйныф укытучысы Р.Г. Гайсина балаларны баш кисәкләр дөньясына алып кеде. Әлеге дәресләр ФДББС кысаларында татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүнең матур үрнәге булды. Укытучылар үзләренең дәресләрендә күп төрле эш алымнарын кулланды: төркемнәрдә эш, рольле уен, кластер төзү, ситуатив күнегүләр һ.б.
Мәктәпнең уку-укыту буенча директор урынбасары Г. Г. Закирова “Дәресләрдә БиС технологиясен куллану” темасына осталык дәресе уздырды.
“Йолдызлар кабынганда” дигән кичә – очрашуның кунагы мәктәпнең яраткан укучысы, хәзерге вакытта Казан федераль университетның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең 2 нче курс студенткасы Гүзәл Закирова иде. Бик күп конкурслар җиңүчесе яшь иҗатчы укучыларга үзенең ялкынлы шигырьләрен, теләкләрен җиткерде.
Әдәби – музыкаль очрашу кичәсе кунакларга бик ошады, күңелләргә кереп калырлык булды. Укучыларның сәнгатьле сөйләмнәре, рольләрне артистларча осталык белән башкарулары тамашачылар күңелендә җылы эз калдырды.
К списку новостей







