муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
"Уңган кызлар" бәйгесе 02.03.2017

9-11 сыйныф укучылары өчен 8 март бәйрәме уңаеннан "Уңган кызлар" бәйгесе уздырылды. Әлеге кичәдә 9 һәм 11 сыйныф кызлары көч сынашты. Егетләребез кызларны бәйрәм белән котлап матур җырлар, кызыклы скетчлар куйдылар. Кичәнең икенче өлешендә бәйрәм дискәтүге оештырылды.
-
Барлык һөнәрләр дә мактаулы. 02.03.2017

Мәктәптә һөнәр сайлау юнәлешендә күп эш алып барыла. Төрле профессия кешеләре белән очрашулар, экскурсияләр еш оештырыла. Шундый оччрашуларның берсе Яңгул авылында урнашкан мөгезле эре терлек фермасында узды. Укучылар биредә эшләүчеләр, фермадагы эш тәртибе, төрле техника белән таныштылар.
-
"Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә!" 28.02.2017

Оборона- масса һәм спорт айлыгы кысаларында мәктәп күләмендә "Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә" дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Бәйрәм саф һавада үтте. Гаиләләр спортта үзләрен сынап карадылар. Шул ук вакытта килгән кунаклар самоварь чәе белән кайнар коймактан да авыз иттеләр. Ярышта катнашкан гаиләләргә мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
ГТО нормалары тапшырдык. 27.02.2017

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары район күләмендә ГТО нормалары тапшырдылар.
-
Безнекеләр тагын беренче! 25.02.2017

Район күләмендә Алмаз Нотфуллин истәлегенә татарча көрәш ярышы оештырылды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы катнашты һәм район командалары арасында 1 урынны яулады. Молодцы, егетләр! Алга табада сынатмагыз!
-
"Ватанны саклаучылар" көне. 22.02.2017

Хыял" балалар оешмасында "Ватанны саклаучылар" көне уңаеннан "Бәйрәм белән!" дигән кичә үткәрелде. Кичәне 8 сыйныф укучылары оештырды. Кызлар егетләребез өчен бик матур концерт куйдылар. Икенче өлештә егетләр өчен кызыклы ярышлар уздырылды. Бәйрәм бик күңелле узды. Бәйрәмнәр белән сезне, ир-егетләр!
-
Очрашу 22.02.2017

Мәктәптә оборона-масса һәм спорт айлыгы кысаларында армия сафларында хезмәт итеп кайткан, мәктәбебезнең элекеге укучысы, Рәдиф Назипов белән очрашу уздырылды. Рәдиф укучыларга бүгенге кондә армия сафларында хезмәт итүнең әһәмияте турында сөйләде. "Физик әзерлегең көчле булса,армия хезмәтенең бер авырлыгы да юк"- ди ул. Очрашу ахырында укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
-
Туган тел көне. 21.02.2017

21 февраль- туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан бүген мәктәптә күп кенә чаралар узды. Иртән һәр сыйныфта туган телебезгә багышланган "Туган телем-иркә гөлем" дип исемләнгән әңгәмәләр үткәрелде, 5 һәм 6 сыйныф укучылары арасында "Үз телеңне беләсеңме?" исемле КВН да оешкан төстә үтте. Башлангыч сыйныф укучылары арасында узган әкиятчеләр конкурсы укучыларыбызның туган телләрен яратуларына ачык бер мисал.
-
"Аҗаган-2017" 20.02.2017

Мәктәп күләмендә традицион аҗаган уены узды. Әлеге көн мәктәптә чын бәйрәм төсе алды. Иртәдән үк мәш килеп ярышларга әзерләнгән укучыларга карап укытучылар да үзләренең мәктәп елларын искә алдылар. Аҗаган строевой җыр конкурсы белән башланып китте. Аннары уенның иң күңелле моменты, серле пакет эзләү башланды. Һәр сыйныф махсус карта буенча хәрәкәт итеп яшерелгән пакетны табып, анда язылган биремне үтәргә ашыкты. Укучыларыбыз беренче медицина ярдәме күрсәтү, противогаз кию, пожар куркынычсызлыгы, интеллектуаль ярыш, отжимание ясау, граната ату кебек ярышларны да уңышлы уздылар. Уен ахырында урыннар билгеләнде, җиңүчеләргә мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Руфил-беренче! 20.02.2017

2001-2002 нче яшүсмерләр арасында Татарстан күләмендә "Сабантуй" газетасы призына татарча көрәш бәйгесе узды. Әлеге ярышта районыбыз командасы катнашты. Команда составында мәктәбебез укучысы Хабибуллин Руфил дә бар иде. Бу ярышта ул матур көрәш үрнәкләре күрсәтеп беренче урынны яулады. Молодец!









