муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Тимурчылык. 12.05.2017

"Хыял" балалар оешмасының 5 сыйныф укучылары үзләре шефлык итүче Бәгъдәгөл әбидә кунакта булдылар. Алар әбинең хәлен белделәр, аның белән әңгәмә кордылар. Ялгызы гына яшәүче әбигә укучылар белән аралашу бик күңелле. Ул аларга үзенең яшь чагын, мәктәптә укыган вакытларын сөйләде, укучыларны тәртипле булырга, тырышып укырга өндәде.
-
һөнәрле улмәс, һөнәрсез көн күрмәс. 11.05.2017

Мәктәп күләмендә һөнәр сайлауга юнәлеш бирү буенча эш дәвам итә. Бүген 5 сыйныф укучылары авыл китапханәсендә кунакта булдылар. Алар китапханәче профессиясе турында мәгълумат алдылар, китапханә белән таныштылар.
-
Мәктәп бакчасында эш гөрли. 10.05.2017

Уку белән хезмәт янәшә. Укучылар мәктәп бакчасында бик тырышып эшлиләр. Шушы көннәрдә бакчада түтәлләр ясалды, суган, кишер, чөгендер утыртылды.
-
Бәйрәм концерты. 08.05.2017

Мәктәптә Җиңү бәйрәме уңаеннан тыл батырларына чәй табыны оештырылды. Өлкәннәр өчен мәктәп укучылары көче белән зур концерт күрсәтелде. Килгән кунаклар укучыларның чыгышларын бик ошаттылар. Алар: "Балалар без күргән афәтләрне күрмәсеннәр, илләр тыныч булсын!"- дигән теләкләр теләделәр.
-
Веноклар салдык. 07.05.2017

Бөек Җиңү бәйрәме хөрмәтенә укучылар Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин каберенә һәм авыл уртасында урнашкан обелискка үз куллары белән ясаган веноклар салдылар. Беркем дә, берни дә онытылмый.
-
Митинг. 06.05.2017

Бөек Җиңүгә 72 тулу уңаеннан митинг узды. Әлеге митингта 5 сыйныф укучылары әдәби-музыкаль монтаж куйдылар.Сугыш каһарманнарын 1 минутлык тынлык белән искә алдык.
-
"Үлемсез полк" 06.05.2017

Мәктәбебез укучылары 3 ел рәттән "Үлемсез полк" акциясендә катнашалар. 6 май көнне укучылар батырларыбызның портретларын тотып авылыбызның үзәк урамы аша уздылар.
-
"Георгий лентасы" акциясе 05.05.2017

Май аенда ел саен "Георгий лентасы" акциясе уздырыла. Быел да әлеге акция оешкан төстә узды. Укучылар бик теләп төрле формадагы ленталар тактылар. Шулай ук әлеге ленталарны тыл батырларына, бәйрәм кунакларына тагуны да оештырдык. Өлкәннәр әле бүләкне бик куанып кабул иттеләр.
-
Көрәштә-икенче! 02.05.2017

Район күләмендә Тукай исемендәге җәмгыять призына 1999 елда һәм аннан да соңрак елларда туган яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышы булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы 2 урынны яулады. Молодцы!
-
Алмагачлар агарттык. 29.04.2017

Мәктәп бакчасында язгы эшләр гөрли. Шушы көннәрдә җиләк-җимеш агачларының төпләре йомшартылды, алмагачларлар агартылды.









