муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
BaltasiJuniorSkills 04.04.2017

Республика күләмендә үткәрелүче JuniorSkills конкурсының BaltasiJuniorSkills муниципаль этабы башланып китте. Бүген укучыларыбыз берничә төр буенча үзләренең көчләрен сынап карадылар.
-
Туган тел айлыгы башланды. 04.04.2017

Бүген мәктәп күләмендә туган тел айлыгын ачу тантанасы уздырылды. Әлеге чараны 5 сыйныф укчучылары оештырды. Алар туган телебезгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Татар теле укытучысы Хәлимә Нурисламовна айлыкның планы белән таныштырды һәм барлык укучыларны чараларда актив катнашырга чакырды.
-
Ярминкә 03.04.2017

"Язгы шәфкатьлелек" атналыгы кысаларында мәктәп күләмендә ярминкә уздырылды. Ярминкәдә пешкән,бәйләнгән, теккән әйберләр сатып алырга мөмкин иде.Бу чарада укучылар, әти-әниләр һәм укытучылар актив катнашты.
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 03.04.2017

"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең Арчада зона туры уздырылды. Әлеге турда мәктәбебездән 9 сыйныф укучысы Шәфигуллин Искәндәр катнашты. Ул тамашачыларга, жюри әгъзаларына үзе иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим итте.
-
Акция "Нәрсә ул ГТО?" 29.03.2017

Бүген мәктәп күләмендә "Нәрсә ул ГТО?" исемле акция үтте. Укучылар үзидарәсе членнары һәр сыйныфта булып, әлеге акция, аның максаты турында аңлату эшләре алып бардылар һәм һәр укучыга һәм укытучыларга үз фикерләрен язу өчен стенд куйдылар.
-
ГИАга әзерлек дәвам итә. 27.03.2017

9 сыйныф укучылары, ГИАга әзерлек максатыннан, район күләмендә математикадан сынау имтиханы эшләделәр.
-
"Хыял" балалар оешмасы членнары республика күләмендә проектларда катнашалар. 25.03.2017

"Хыял" балалар оешмасы члены Ләйлә Мөбәрәкова инде икенче елын республика күләмендә бара торган "Детская общественная приемная" проектында катнаша. Ул әлеге проектка конкурс аша алына. Ләйлә, 26-29 март көннәрендә, "Волга" яшьләр үзәгендә, проектның чираттагы сменасында укуларда.
-
Армспортта-беренче! 24.03.2017

Каникуллар спорт ярышларына бик бай булды. Бүген район күләмендә, тренер Фагыйл Гайнетдинов призына, кул көрәше буенча ярыш узды. Әлеге ярышта 2002-2005елгы укучылар катнашты. Ярышта уңышлы чыгыш ясап мәктәбебез командасы 1 урынны яулады.
-
Волейболда тагын призлы урын. 23.03.2017

Район күләмендә 2001нче елгы кызлар арасында узган волейбол ярышында командабыз 2 урынны яулады. Молодцы!
-
ОГЭ га әзерлек 22.03.2017

9 һәм 11 сыйныф укучылары сайланма фәннәрдән сынау имтиханы тапшырдылар.









