муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
"Тукай яши!" 14.04.2017

Туган тел атналыгы дәвам итә. Бүген мәктәп күләмендә "Тукай яши!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә 1-4 сыйныф укучылары Тукаебызның әкиятләрен сәхнәгә куйдылар, 7 сыйныфлар да Тукай әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. Кичә Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар белән тәмамланды.
-
Регионара конкурсларда катнашабыз. 13.04.2017

Мәктәбебез укучысы Асхадуллина Илзия, "Династии России" исемле 8нче регонара конкурсынта катнашып, "Гаилә албомы сөйли" номинанаиясендә җиңүче булды. Ул Казан шәһәрендә узган әлеге конкурсны йомгаклау чарасында катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.
-
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең район туры җиңүчесе 12.04.2017

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең район турында актив катнашкан укучылар грамоталар белән бүләкләнделәр. Алар арасында, "Вокал-соло" номинациясендә чыгыш ясаган укучыбыз, Лилия Сафиуллина да бар иде. Лилиябез мәктәп, авыл чараларында иң актив катнашучы җырчыбыз. Киләчәктә аңа тагын да зуррырак уңышларга ирешергә насыйп булсын.
-
Туган тел айлыгы дәвам итә. 11.04.2017

Туган тел айлыгы кысаларында мәктәп күләмендә күп кенә чаралар уздырыла. Бу атнада һәр сыйныф әдәби бюллетень чыгарды. Әлеге газеталар Г.Тукай премиясе лауреатларына багышланды.
-
"Бөре" операциясе тәмамланды. 10.04.2017

Язгы каникулларга китәр алдыннан мәктәп күләмендә "Бөре" операциясе игълан ителде. Бу атнада әлеге операциягә йомгак ясалды һәм сыйныфлар арасында урыннар чыгарылды. 1 урында-1, 7 һәм 9 сыйныфлар; 2 урында-4,8,11 сыйныфлар; 3 урында-3,5 сыйныфлар 4 урында-2 һәм 6 сыйныфлар булды. Сыйныфларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Экологик кичә. 08.04.2017

Бүген мәктәбебездә экология елына багышланган "Без табигать сакчылары" дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәдә төбәгебезнең экологик торышы яктыртылды, җырлар яңгырады, шигырьләр укылды. Кичәдә 5 һәм 9 сыйныф укучылары актив катнашты. Кичә әйләнә-тирә мөхитне саклауга һәркем үз өлешен кертсен иде дигән чакыру белән тәмамланды.
-
Башлангычлар имтихан тотты. 07.04.2017

Бүген башлангыч сыйныф укучылары әти-әниләр алдында имтихан тоттылар. Алар уку елы дәвамында драма түгәрәгендә өйрәнгән әкиятләрен сәхнәгә куйдылар, сәхнәдә декорация алышынган арада концерт номерлары тәкъдим иттеләр.Һәр сыйныф бер әкиятне сәхнәгә куйды. Укучылар әти-әниләргә чын бәйрәм ясадылар. Башлангычлар сәхнәдә үзләрен чын артистлар кебек тоттылар.
-
Безнең көрәшчеләр сынатмый. 07.04.2017

Бүген мәктәбебездә авылдашыбыз Рафиков Габделфәрт истәлегенә район күләмендә татарча көрәш ярышы булып узды.Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы уңышлы чыгыш ясады һәм 1 урынга лаек булды. Молодцы, сынатмагыз егетләр!
-
Кошлар безнең дусларыбыз. 06.04.2017

Мәктәп күләмендә "Канатлы дусларыбызга өй бүләк итик!" дигән акция уздырылды. Акциядә башлангыч сыйныф укучылары актив катнашты. Укучыларыбыз, әтиләр белән берлектә, 25 оя ясап алып килделәр. Шулар арасыннан "Иң яхшы" дип табылган 4 оя район күләмендә уздырылучы конкурска җибәрелде. 1 сыйныф укучылары Закиров Илдан, Багауетдинов Ислам, 2 сыйныф укучысы Гарипова Әдилә, 3 сыйныф укучысы Зарипов Искәндәр, 4 сыйныф укучысы Салихов Илфарлар ясап алып килгән оялар иң яхшысы дип табылды. Ояларны һәр укучы үзе теләгән агачка урнаштырачак. Әлеге чараны уздыруда ярдәм иткән әти-әниләргә зур рәхмәт.
-
Укытучылар киңәшмәдә. 05.04.2017

Бүген укытучылар чираттагы киңәшмәгә җыелдылар. Алар биредә якын көннәрдә мәктәп, район күләмендә уздырылачак чарала турында фикер алыштылар.









