муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Үрнәк кыз һәм малай конкурсы. 20.06.2017

Лагерьда "Үрнәк кыз һәм малай" конкурсы узды. Биредә төрле ярышларда балалар үзләрен сынап карадылар. Җиңүчеләргә дипломнар истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Тауга экскурсия 19.06.2017

Авылыбызның матур урыннарына экскурсияләргә яратып йөрибез. Бүген Югары оч тавына сәяхәт кылдык. Тау итәгендә урнашкан "Касыйм"коесы янында җыелып фотога да төштек әле.
-
Экология көне. 17.06.2017

Лагерьда экология көне узды. Әлеге уңайдан табигать кочагында "Экологик поезд" уены уздырылды. Ярышта 3 отряд ярышты. Һәр ярышны уңышлы үтеп 3нче отряд 1 урынны яулады.
-
Уен белән уку янәшә. 16.06.2017

Без лагерьда көнебезне уйнап кына уздырмыйбыз, ә һәр фән буенча белемнәребезне дә устерәбез. Кызыклы уеннар, конкурслар аша фән олимпиадаларына әзерлек алып барабыз.
-
Әкиятләр көне. 15.06.2017

Лагерьда әкиятләр көне узды. "Әкиятләр яратабыз" дип исемләнгән викторинада, "без артистлар" исемле конкурсларда барлык балалар да катнашты.Сәхнәдә "Шалкан", "Йомры икмәк", "Су анасы" әкиятләре куелды.
-
Музейлар көне. 14.06.2017

Бүген лагерьда музейлар көне узды. Укучылар мәктәбебез музеенда булдылар. Биредә алар авыл тарихы белән таныштылар.
-
Экскурсия. 13.06.2017

"Кояшкай" ял лагере үзенең эшчәнлеген дәвам итә. Бүген Яңгул авылында урнашкан пожарный депога экскурсия оештырылды. Биредә укучыларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды, әлеге бүлекнең эшчәнлеге белән таныштырылды.
-
Лагерьда Россия көне. 12.06.2017

"Кояшкай" мәктәп яны лагеренда 12 июнь-Россия көне уңаеннан күп кенә чаралар уздырылды. Укучыларга дәүләт символлары аңлатылды, Россия гимны өйрәтелде. "Детская общественная приемная" проектында эшләүче 11 сыйныф укучысы Ләйлә Мубаракова укучыларга "Мин Росссия гражданины" дип исемләнгән квест уздырды.
-
Бездә җәйге аҗаган уеннары узды. 10.06.2017

Лагерьда җәйге аҗаган уеннары узды. 3 отряд төрле ярышларда көч сынаштылар, серле пакетлар эзләделәр.
-
Лагерьлар сәяхәттә. 08.06.2017

Бүген "Кояшкай" лагеренда ял итүчеләр югары оч тавына экскурсиягә бардылар. Алар биредә урнашкан чишмә, аның тарихы белән таныштылар, фотоларга төштеләр.









