муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Белем бәйрәме-2017. 01.09.2017

Мәктәбебездә белем бәйрәме бик күңелле узды.
Бәйрәмгә кунакка килгән Маша белән Буратино да бәйрәм кичәсенә аерым бер ямь өстәделәр. 11 сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән тантана җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Мәктәпкә тәүге тапкыр укырга килгән беренче сыйныф укучылары да үзләренең матур чыгышлары белән әти-әниләрен, укытучыларны сөендерләр.
-
Ветераннарны котладык. 01.09.2017

Белем бәйрәме көнне ветеран укытучыларны өйләренә барып котлау, чәчәк бәйләмнәре бүләк итү бездә матур бер традициягә әйләнде. "Хыял" балалар оешмасы әгъзалары һәр уку елында бу эшкә җаваплы карыйлар. Бәйрәмгә килә алмаган лаеклы ялдагы укытучыларның өйләренә барып котлаулар җиткерәләр, чәчкәләр бүләк итәләр.
-
Тынычлык дәресләре узды. 01.09.2017

Бәйрәм тантанасыннан соң сыйныфта тынычлык дәресләре узды.
-
Республикада йөз яхшы авыл мәктәбенең унысы Балтачта 10.08.2017
Әлеге рейтингта 19 урында – Куныр (директоры – Вагыйз Галиев), 22 урында – Яңгул (Наил Сафиуллин), 24 урында – Балтач гимназиясе (Ринат Мөхәрләмов) һәм 28 урында Бөрбаш (Гүзәл Бариева) мәктәпләре. -
Яңа уку елына әзерлек. 25.07.2017

Мәктәптә яңа 2017-2018 уку елына әзерлек бара. Кабинетларда тәрәзәләр, идәннәр буялды, мебельләр төзекләндерелде. Мәктәп территориясе чүп үләннәреннән чистартылды.
-
Хезмәт төбе хөрмәт. 18.07.2017

Укучыларыбыз җәйге каникулларда. Кемдер лагерьларда ял итә, кемдер туганнарына кунакка китә, кемнәрдер өйләрендә әти-әниләренә ярдәм итә. Ә менә бер төркем укучыларыбыз Яңгул авылында урнашкан эшмәкәр Галиуллин Рөстәмнең җиләк җирендә хезмәт куя. Алар биредә чүп утыйлар, өлгергән җиләкләрне җыялар, эшләгән эшләре өчен һәр атна саен хезмәт хакы алып баралар.
-
9 сыйныфны тәмамлаучылар аттестат алды. 06.07.2017

Мәктәбебезнең 22 укучысы 9 сыйныфны уңышлы гына тәмамлап кулларына аттестатлар алдылар. Без аларны уңышлары белән котлыйбыз, сәламәтлек, ЕГЭларга тырышып әзерләнүләрен теләп калабыз.
-
Чыгарылыш-2017 28.06.2017

Бүген 11 сыйныфның 8 укучысы мәктәп белән саубуллашты. Алар кулларына өлгергәнлек аттестатлары алып олы тормыш юлына аяк бастылар. Укучылар, киләчәктә сезгә бәхет-шатлык теләп калабыз. Хыялларыгыз тормышка ашсын!
-
Сугыш батырларын искә алдык. 22.06.2017

Бүген сугыш батырларын искә алдык. Шул уңайдан авыл уртасына куелган обелискка һәм Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин каберенә чәчәкләр куйдык
-
Нәни Сабантуй 21.06.2017

"Кояшкай" лагеренда Сабантуй узды.Әлеге бәйрәмдә авыл сабантуйларында уздырыла торган барлык ярышлар да оештырылды. Ярышларда катнашкан һәр бала бүләкле булды. Бәйрәм балаларга бик ошады.









