муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
"Көтүче дәвасы" 14.03.2017

Мәктәптән тыш тәрбия үзәгенең драма түгәрәгенә йөрүче 3 сыйныф укучылары Рабит Батулланың "Көтүче дәвасы" исемле әкиятен сәхнәләштерделәр. Укучылар сәхнәдә үзләрен чын артистлар кебек тоттылар.
-
Көрәштә- беренче! 13.03.2017

Район күләмендә РСФРның спорт мастеры Фидаил Шакиров истәлегенә татарча көрәш ярышы узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы 1 урынны яулады. Молодцы!
-
Һөнәр сайларга әзерләнәбез. 11.03.2017

Укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итү йөзеннән күп кенә чаралар уздырыла: әңгәмәләр, очрашулар, экскурсияләр. Шундый экскурсияләрнең берсендә 8 сыйныф укучылары Яңгул больницасында врачларның эш тәртибе белән таныштылар. Биредә эшләүчеләр һәрберсе укучыларга кыскача үзләренең вазыйфалары турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Унберенчеләр ЕГЭга әзерләнә. 10.03.2017

ЕГЭга әзерлек максатыннан 11 сыйныф укучылары өчен рус теленнән сынау имтиханы уздырылды.
-
Татар теленнән сынау имтиханы эшләдек. 10.03.2017

9 һәм 11 сыйныф укучылары ОГЭ һәм ЕГЭ ларга әзерлек максатыннан сынау имтиханнарында катнашалар. Бүген шундый имтиханны 9 сыйныф укучылары татар теленнән эшләделәр.
-
Без бергә! 09.03.2017

"Без бергә" дип исемләнгән республика күләмендә узучы фестиваль-конкурс кысаларында мәктәптә җыр, бию һәм шигырь бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр район конкурсында катнашачак.
-
"Бәйрәм белән!" 06.03.2017

8 март бәйрәме уңаеннан, "Хыял" балалар оешмасында, 5-8 сыйныф укучылары өчен "Бәйрәм белән!" исемле кичә узды. Кичәнең беренче өлешендә егетләр көче белән зур концерт куелды. Егетләребезнең чыгышлары бик матур булды, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Икенче өлештә кызлар командалары арасында кызыклы ярышлар оештырылды. Ярышта катнашкан кызларга төрле номинациядә мәктәп грамоталары тапшырылды. Кичәнең өченче өлеше чәй табыны артында узды.
-
Мәктәп газетасы дөнья күрде. 04.03.2017

"Хыял" балалар оешмасы членнары мәктәп газетасының чираттагы номерын чыгардылар. Әлеге газета, оборона-масса һәм спорт айлыгы кысаларында, "Батырлык..." темасына багышланды. Газетада әлеге теманы яктырткан мәкаләләр урын алды.
-
Әлифба белән саубуллаштык. 03.03.2017

Бүген мәктәбебезнең 1 сыйныф укучылары әлифба китабы белән саубуллаштылар. Алар мәктәптә 6 ай дәвамында нинди һөнәрләргә өйрәнгәнлекләрен бүгенге бәйрәмдә әти-әниләргә күрсәттеләр. Укучылар үзләрен белем иленә алып кергән укытучыларына, әлифба китабына зур рәхмәт белдерделәр. Матур җырлар, дәртле биюләр бәйрәмгә ямь өстәде.
-
Әлифба бәйрәме. 02.03.2017

Мәктәбебезнең филиалы Борнак башлангыч мәктәбендә "Әлифба бәйрәме" узды. Бәйрәмдә укучылар мәктәптә уку дәверендә үзләштергән һөнәрләрен күрсәттеләр, үзләрен хәрефләр дөньясы белән таныштырган әлифба китабы белән саубуллаштылар.









