муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Әти-әниләр җыелышы узды. 24.05.2017

Укучыларны җәйге ялларга озату алдыннан мәктәп күләмендә әти-әниләр җыелышы уздырылды.
-
"Дуслык учагы-52" 23.05.2017

Районыбызда республикакүләм "Дуслык учагы" фестивале булып узды. Әлеге фестиваль 52нче тапкыр уздырыла. Бу бәйрәмдә мәктәбебездән 3 укучы катнашты. Алар төрле станцияләр буенча сәяхәт иттеләр, үзләренә якын дуслар таптылар.
-
"Без-варислар" 20.05.2017

"Хыял" балалар оешмасында зур бәйрәм булып узды. Әлеге тантанада 4 сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителделәр. Алар зур тырышлык белән, төрле сынаулар аша яшерелгән галстукларын эзләп таптылар. Аларга галстукларны, кайчандыр пионер булган, укытучы апалары бәйләде.
-
Пионериягә-95 ел. 19.05.2017

Бүеген пионер оешмалары төзелүгә 95 ел тула. Әлеге уңайдан "Хыял" балалар оешмасында әңгәмәләр, очрашулар узды. Укучыларга пионерия тарихы, аның символикасы турында презентцияләр күрсәтелде. Очрашуга 68 еллар пионеры Нургалиева Лилия апа килде. Ул укучыларга үзенең пионер вакытлары, пионерга кабул ителү тантанасы турында сөйләде. Шулай уку укучыларга мәктәбебезнең пионер дружинасы турында да истәлекләр күрсәтелде.
-
"Детство без границ" конкурсында катнаштык. 18.05.2017

Берничә ел рәттән уздырылучы "Детство без границ" конкурсында катнаштык. Әлеге конкурсның район этабында җиңү яулаган 2 эшебез республика күләләмендә призлы урынга лаек булды. "Хыял" балалар оешмасы "Салют, Пионерия!" Һәм "Диалог поколений" конкурсларында катнашып, республикада 2 дәрәҗәле дипломга лаек булды.
-
Проектлар яклыйбыз. 17.05.2017

Проеклар эшләргә башлангыч сыйныфлардан үк әзерләнәбез. Бүген 1-4 сыйныф укучылары төрле темаларга проект эшләре якладылар.
-
Талантлар парады. 16.05.2017

Район күләмендә уку елы дәвамында олимпиадаларда катнашып уңышларга ирешкән укучыларны хөрмәтләү йөзеннән "талантлар парады" узды. Әлеге парадта мәктәбебез укучылары Шәфигуллин И. һәм Мөбәрәкова Л. катнашты. Аларга район мәгариф идарәсенең грамоталары тапшырылды.
-
Республика күләмендә конкурсларда катнашабыз. 15.05.2017

Республика күләмендә узган "Нобелевские надежды-2017" конкурсында катнашып, 11 сыйныф укучылары Мубаракова Ләйлә һәм Ахмадуллина Илүсәләр "Древесина" номинациясендә 3 урынны яуладылар. Алар әлеге конкурста авылыбызда урнашкан "Ива-мебель" фабрикасы, аның эшчәнлеге турында чыгыш ясадылар.
-
15 май-Халыкара гаилә көне. 15.05.2017

15 май-Халыкара гаилә көне уңаеннан сыйныфларда әңгәмәләр, очрашулар уздырылды. Шундый очрашуларның берсе 5 сыйныфларда үтте. Алар Хайруллиннар гаиләсе белән очраштылар. Хайруллиннар укучыларга үзләренең гаилә традицияләре, шөгыльләре турында сөйләделәр.
-
Армспортта беренче! 13.05.2017

Район күләмендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан армспорт ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы катнашты һәм 1 урынны яулады. Аларның әлеге уңышы түгәрәктә даими шөгыльләнү нәтиҗәсе.









