муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Беркем дә, берни дә онытылмый. 29.04.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә мәктәп күләмендә күп кенә чаралар уза. Шундыйларның берсе-һәйкәл янын җыештыру өмәсе. Өмәдә 8нче һәм 10 сыйныф укучылары катнашты. Һәйкәл яны корган агачлардан, чүп үләннәрдән чистартылды.
-
Өмә. 28.04.2017

Мәктәбебез бердәм рәвештә өмәгә чыкты.Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз көче белән мәктәп территориясе һәм мәктәпнең бакчасы чүп-чарлардан чистартылды.
-
Тормыш иминлеге нигезләре буенча бердәм ачык дәрес. 28.04.2017

Тормыш иминлеге нигезләре буенча бердәм ачык дәрес уздырылды. Әлеге дәрестә техника, юл йөрү кагыйдәләре аңлатылды. Яңгул пожар бүлекчәсе җитәкчесе Нияз Шамилевич пожар куркынычсызлыгы кагыдәләрен искә төшереп узды.
-
"Марш парков-2017" акциясе җиңүчеләре. 26.04.2017

Мәктәбебез укучылары һәр ел саен "Марш парков" акциясендә теләп катнашалар. Бу уку елында да сыерчык оялары һәм фотографияләр конкурсында катнаштык һәм призлы урыннарыбыз да бар. Район күләмендә иң матур сыерчык оялары ясап, Салихов Илфар һәм Гарипова Әдиләләр җиңүчеләр булдылар. Ә Мардян Ренат фотографияләр конкурсында җиңү яулады. Алар грамоталар һәм йомшак уенчыклар белән бүләкләнделәр.
-
"Ак күңелле килә каласы..." 22.04.2017

Уку елы тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Уку елы ахырында мәктәбебез, традицион рәвештә, ел саен отчет концертлары куя. Концертның быелгысы "Ак күңелле килә каласы..." исеме астында узды. Сәхнәгә иң яхшы дип табылган номерлар гына чыкты..Концертта укучылар белән беррәттән укытучылар да катнашты. Күмәк биюләр, дәртле җырлар тамашачылар күңеленә хуш килде. Концерт алдыннан кул эшләреннән,пешкән ризыклардан ярминкә оештырылды.
-
Ләйләбез Мәскәүдә. 21.04.2017

"Детская общественная приемная" республикакүләм проетында эшләүче, мәктәбебезнең 11 сыйныф укучысы, Ләйлә Мубаракова әлеге проект эшчәнлеге буенча Мәскәүгә китте. Ул Татарстан командасы составында.
-
Шәфкатлелек атнасы дәвам итә. 20.04.2017

Шәфкатьлелек атналыгы кысаларында игелекле эшләр эшәвебезне дәвам итәбез. Борнак филиалы укучылары авылдашлары Зәлинә Шәмсетдинованың өенә хәл белергә бардылар.Алар кечкенә Зәлинә белән бергә фотоларга төштеләр, уеннар уйнадылар.
-
Һөнәр сайлауга юнәлеш башлангычтан бирелә. 18.04.2017

Мәктәптә укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итү йөзеннән күп чаралар уздырыла. Шундый араларның берсе Борнак башлангыч мәктәбендә узды. Әлеге әңгәмә вакытында һәр профессиянең дә мактаулы һәм кирәкле икәнлегенә басым ясалды.
-
Спортта сынатмыйбыз. 17.04.2017

Кукмара районында 2000-2002 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында армспорт буенча ярыш уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез укучылары актив катнашты һәм призлы урыннар яуладылар. Менә безнең батырларыбыз: Сабиров Р.-1 урын, Ризванов И.-2 урын, Хабибуллин Р.-2 урын, Закиров Ф.-2 урын, Салахетдинова Э.-2 урын, Хабибуллина Ә.-3 урын, Кузнецов К.-2 урын, Свиридов А.-3 урын. Молодцы!
-
Укытучыларыбыз Тукай укуларында катнаша 15.04.2017

Арчада, Г.Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган, "Без Тукайлы халык" дип исемләнгән 6 нчы республикакуләм Г.Тукай укулары булып узды.Әлеге укуларда мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шарипова Роза Александровна катнашты һәм 2 призлы урынны яулады. Аңа авыр хезмәтендә уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз.









