Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 281 ( 282 ) 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2014

Кадерле әтиләребез, бабайларыбыз, абыйларыбыз! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек телибез.
-
Режим вакытындагы эшчәнлек 20.02.2014

УМК битлекләрен кулланып балалар яратып уйныйлар.
-
Хезмәт тәрбиясе 20.02.2014

Хезмәт һәрвакытта да кеше тормышының нигезе булып, кеше тормышы һәм мәдәниятының барлык яхшы якларын тудыруда нигез булып тора. Шуңа күрә тәрбия эшендә дә хезмәт төп нигез элементларының берсе ул.Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар.
-
Әтием, кадерлем 20.02.2014

Бакчабызда 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан төркемнәрдә бәйрәм иртәләре үтте.Бәйрәмнәр җыр-биюләр, бәйгеләр белән үрелеп барды.
-
Сәламәт гаиләдә-сәламәт балалар. 14.02.2014

Балаларның сәламәтлеген, үз сәламәтлегенә карата җаваплы караш , әти-әнисе белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан бакчабызда әти-әниләр белән берлектә күңел ачу чаралары уздырылды.
-
Таза тешләр-матур тешләр. 13.02.2014

"Сәламәт гаиләдә -сәламәт балалар" Бөтенрәсәй дәресләре кысаларында бакчабызда төрле чаралар үткәрелде. II кечкенәләр төркемендә Әлфия Гилвановна балаларга тешләрнең сәламәтлеген кайгырту серләренә төшендерә.
-
Сәламәт булып үсәбез. 13.02.2014

Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт!
-
"Игътибар - балалар!" 12.02.2014

Балаларның юлда хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен кайгырту-өлкәннәрнең төп бурычы. Шуны һәрвакыт истә тотып, балалар бакчасында әти-әниләр белән еш кына сөйләшүләр, ДЮХИИ хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрелеп торыла.
-
Юбилей 10.02.2014

Бакчабызда озак еллар хезмәт иткән хөрмәтле коллегабыз пешекчебез Гөлфия Рависовнаның туган көне. Гөлфия Рависовна! 50 яшьлек алтын юбилеегез белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.
-
Лыжня России-2014 09.02.2014

Бакчабыз коллективы белән "Лыжня России-2014" стартында катнаштык.







