Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 ( 283 ) 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Курчак театры "Капитошка" бездә кунакта. 06.02.2014

Бакчабызга кунакка Чаллы курчак театры килде. Тамаша бик күңелле үтте. Катнашкан һәр геройның хис-кичерешләрен үз йөрәкләре аша үткәреп,балалар чын күңелдән театр дәръясына чумдылар.
-
Юл билгеләре иленә сәяхәт 03.02.2014

Балаларга юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен , транспорт турында, юлда йөргәндә кагыйдәләрне бозмау, урамда үз-үзеңне әдәпле тоту хакында уен эшчәнлеге аша өйрәтү кызыклы һәм отышлы.
-
Семинар 24.01.2014

Бүген бакчабыз тәрбиячесе Даминова Ясминә Маулетовна "Балтач 3 нче балалар бакчасында" башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен “Федераль дәүләт стандартларын балалар бакчаларында тормышка ашыру буенча мәктәп һәм балалар бакчалары арасындагы хезмәттәшлек” темасына уздырылган семинарда катнашты .Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика һәм кисеп ябыштыру буенча ачык эшчәнлекләр күзәтеп,яңа белемнэр туплап, хезмәттәшләре белән уртаклашты.
-
Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. 10.01.2014

-
Юбиляр 01.01.2014

Бүген тәрбиячебез Гаязова Нурия Камиловнаның олуг бәйрәме- 55 яшьлек юбилее.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
-
Яңа ел белән! 29.12.2013

Котлы булсын Яна ел!
Гел шатлыктан торсын ул,
Бәхетле хәм мул тормышка
Курсәтсен ул яна юл.
Яна ел котлы булсын!
Чыршылар балкып торсын!
Йолдызлар да, елмаешып,
Игелек теләп торсын! -
Яңа ел иртәләре. 27.12.2013

26-27 декабрь көннәрендә бакчабызда яңа ел иртәләре үтте.
-
"Бала хокукларын яклау" буенча семинар. 20.12.2013

Бүген, 20 декабрь көнне бакчабызда “Балалар бакчасында бала хокукларын яклау” буенча регионара семинар булып үтте. Семинарда районыбыз балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм Мари-Эль республикасы Мари Төрек районыннан балалар бакчасы мөдирләре , тәрбиячеләре катнашты. Бүгенге чарада уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән ачык турыдан туры белем бирү эшчәнлекләре, күңел ачу чарасы күрсәтелде, килгән кунакларга мастер-класс, психологик тренинг үткәрелде һәм шушы юнәлештә балалар бакчасында эшләнелгән методик кулланмалар белән таныштырылды. Бакчабызга килгән тәрбиячеләр фикер алышу вакытында әлеге теманың актуаль булуын ассызыклап, бу юнәлештәге эшчәнлегебезне югары бәяләп, киләчәктә дә яңадан яңа уңышларга ирешүебезне теләп калдылар
-
Бакчабызда "Тормыш иминлеген саклау һәм янгын куркынычсызлыгы" айлыгы дәвам итә. 10.12.2013

-
УМК белән эшчәнлек. 06.12.2013

Уртанчылар төркеме балалары "Туган телдә сөйләшәбез" эш дәфтәрләре белән шөгылләнәләр. Укыту-методик комплектында тупланган материал бакчабыз педагогларына балаларның сөйләмен үстерү,тирә - юнь, матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперимент эшләре, кисеп ябыштыру, музыка, физкультура эшчәнлекләрендә, иртән балаларны кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти-әниләр белән бердәм эшчәнлектә дә кулланыла
“Туган телдә сөйләшәбез” - балаларыбызга халкыбызның тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт- итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.







