Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 281 ) 282 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
1 апрель-Көлке көне 01.04.2014
Көлегез,көлегез,Файдасы күп белегез!Көлке көне уңаеннан бакчабызда бүген күңел ачу кичәләре булып узды. Кичәгә Клоуннар, Әкият геройлары килеп,бәйрәмгә ямь өстәп, балаларның күңелләрен ачтылар. -
Шаярулар көне 01.04.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Шаярулар көне уңаеннан, "Көлке килә, көлә килә" юмористик хикәясен сәхнәләштерделәр.
-
Борчак үстерәбез 28.03.2014

Беркем читтә калмады, эшнең ямен аңладык.
Борчак төртек, су сиптек,
Бергә- бергә мәш килдек ,
Бер генә дә армадык.
-
Гөлләр тәрбиялибез 25.03.2014

-
Бөтенрәсәй куләмендә оештырылган бәйгедә 1нче урын 22.03.2014

Бакчабыз тәрбиячеләре һәрдаим бәйгеләрдә катнашып торалар. Рус теле тәрбиячесе Муллагалиева Лилия Касимовна Бөтенрәсәй күләмендә “Маша һәм Аю” мультфильмы буенча оештырылган конкурста мәктәпкә хәзерлек төркеменнән Волков Рүзәл белән биремнәр үтәп, I урын яуладылар. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Гаилә бәйрәме. 19.03.2014

Уртанчылар төркемендә "Гаилә бәйрәме" уздырылды. Балалар әти-әниләренә үзләренең җырга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Уздырылган ярышларда барлык гаиләләр дә активлык күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле һәм күтәренке рухта үтте.
-
Автоледи ярышы. 13.03.2014

2013 нче елның 5 мартында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Балтач автомобиль мәктәбе (ДОСААФ) районыбызның гүзәл затлары арасында «Автоледи» ярышы уздырды. Ярышның беренче өлешендә кызлар белемнәрен теоритик яктан күрсәтте, икенче этапта практик күнекмәләр бәяләнде.
Киеренке ярышта бакчабыз хезмәткәре Гыйльметдинова Гөлназ Равилевна 42 балл белән II урынны яулады. Афәрин! -
8 март белән! 07.03.2014

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда. Хөрмәтле кызларыбыз, әниләр-әбиләребез, апа-сеңелләребез сезне халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез. Бәйрәм иртәсе сезгә елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өйләрегезгә иминлек алып килсен. Бәйрәм белән сезне!
-
"Созвездие - Йолдызлык 2014" 28.02.2014

Бакчабызның нәни талантлары "Йолдызлык - 2014" фестиваленда катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
-
Мәгариф хезмәткәрләре конференциясендә катнашу 27.02.2014

Бакчабызның өлкән тәрбиячесе Волкова Г.В. 26 февраль көнне Казан шәһәрендә "Перспектива Татарстана. Образование 3.0" дип исемләнгән мәгариф хезмәткәрләре, балалар бакчаларында эшләүче хезмәткәрләр өчен оештырылган конференциядә катнашты. Конференциянең 1 өлешендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов, педагогик фәннәр докторы, ФГОС проекты җитәкчесе А.М.Кондаков, педагогик фәннәр докторлары, "Дрофа" нәшрияты хезмәткәрләре Л.Н.Феденко, Т.В.Долгова, О.А.Денисенко чыгыш ясадылар.2 өлешендә эш секцияләргә бүленеп,балалар бакчаларында семинар, ачык чаралар белән дәвам итте. Конференциядә катнашучы һәркем үзенә рухи азык алып, яңалык туплап кайтып китте.







