Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Бакчабызда кунаклар 24.10.2013

Бүген бакчабызга Балтач гимназиясе укучылары кунакка килделәр. Үзләре белән бүләк итеп театр, күңелле уеннар алып килгәннәр.Очрашу җанлы һәм күтәренке рухта үтте.
-
Балалар бакчасы һәм мәктәп белән элемтә. 24.10.2013

Бүген бакчабызда балалар бакчасы һәм мәктәп, гимназия белән элемтә планы буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм башлангыч сыйныф укытучылары белән очрашу булып узды.Килгән кунакларыбыз әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр.
-
Югалган эзләр буйлап... 22.10.2013

Бүген бакчабыз балалары үзәк китапханәдә Ленура апа Сафинаның "Югалган эзләр буйлап " китабының презентация кичәсендә чыгыш ясадылар, истәлекле бүләкләр һәм китаплар белән бүләкләнделәр.
-
Ата-аналар җыелышы. 18.10.2013

Бакчабызда төркем җыелышлары башланып китте. Зурлар төркемендә җыелыш "Бала һәм аның хокуклары" темасына багышланган иде. Ата-аналар белән төрле эшчәнлекләр, уеннар аша бала хокуклары турында мәгълүмат бирелде.
-
Көз бәйрәме. 17.10.2013

2 кечкенәләр төркемендә көз бәйрәме җырлар, биюләр, уеннар белән бергә үрелеп барды. Көз үзенең күчтәнәчләре белән балаларны сөендерде.
-
Түгәрәктәге эшчәнлек. 10.10.2013

Зурлар төркемендә Валиуллина Фәридә Нурзадовна җитәкчелегендә " Оста куллар " түгәрәгендә балалар яссы ташлардан композиция ясадылар.
-
Китапханәгә экскурсия 07.10.2013

Китап- белем чишмәсе дибез. Ә чишмәнең башы кайда икән соң? Әлбәттә, китапханәдә. Моның шулай икәнлегенә безнең бакча балалары да инандылар. Һәр баланың күңеленә ачкыч таба белүче китапханә хезмәткәрләре балаларны китаплар , әкиятләр иленә алып кереп киттеләр.Киләчәктә дә бу балалар китапханәнең даими кунаклары булырлар дигән теләктә калабыз!
-
Укытучылар көне белән! 04.10.2013

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйбыз. Эшләрегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гайләләрегездә тынычлык телибез. Яңа үрләр яуларга насыйп булсын!
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2013

Хөрмәтле Өлкәннәребез!
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көнендә - күпьеллык фидакарь хезмәтегез, бик зур батырлык һәм сабырлыгыгыз, әхлакый идеалларга, хезмәтегезгә тугрылыгыгыз, рәхим-шәфкатегез һәм сүнмәс-сүрелмәс рухи көчегез өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен кабул итегез!
Сезгә нык сәламәтлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибар-хөрмәтен һәм яратуын, рухи күтәренкелек һәм иминлек телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 01.10.2013

Бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта мөдир Лилия Василовна, бакчага яңа түләү буенча социаль яклау бүгеннән специалистлар, наркотикларга каршы көрәш, терроризм һәм экстремизм буенча прокурор ярдәмчесе Фәрит Гумерович, мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кайтарылган укыту -методик комплектлар буенча рус теле тәрбиячебез Лилия Касимовна чыгыш ясадылар. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.







