Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
-
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» - II этап! 30.01.2026

Татарстан Республикасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста сайлап алуның икенче этабы дәвам итә. Бүген комиссия Балтач бистәсенең 1 нче балалар бакчасында булды һәм балаларга билингваль белем бирү өлкәсендә учреждение эшен бәяләде. Комиссия составында Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Гәләвиева Чулпан Хәйдәр кызы, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 405 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Хәкимова Сиринә Ибраһим кызы һәм Авиатөзелеш районының 308 нче балалар бакчасының мөдире Бәдертдинова Гүзәл Рәшит кызы иде.
Балалар бакчасы эшчәнлеген оештыруга якын килүнең системалылыгы, балалар белән эшләү формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, педагоглар һәм балалар эшенең нәтиҗәлелеге, педагогик коллективның методик активлыгы, педагогларның авторлык программалары һәм методик эшләнмәләре булу, шулай ук ата-аналар белән балаларның билингваль белем алу буенча эш формаларының төрлелеге кебек аспектлар бәяләнде.
Комиссия балалар бакчасының билингваль белем бирү өлкәсендәге уңышлы эшен билгеләп үтте.
Ә без үз чиратыбызда уңай нәтиҗә көтеп калабыз.
-
"Яшел суган- файдалы дус"/"Лук- наш зеленый полезный друг" 29.01.2026

Бүген уртанчылар төркеме балалары белән балчыкка һәм суга суган утырттык. Суганның файдалы яшелчә икәне турында сөйләштек. Аңа үсү өчен урын сайладык.
Очень горький, но полезный!
Защищает от болезней!
И микробам он не друг-
Потому что это лук.
Тәрбиячеләр/ Воспитатели: Хадиева Ч. М., Даминова Я. М. -
«Речевые кубики»/«Шаян кубиклар» 25.01.2026

Сегодня в подготовительной группе совместно с родителями был проведен мастер - класс по изготовлению речевых кубиков . Родители вместе с детьми изготовили кубики для речевых игр. На гранях кубика различные слоги , буквы .Играя, развивается речь,мышление, умение правильно строить предложение, активизируется и расширяется словарный запас.
Бүген мәктәпкә хәзерлек төркемендә әти - әниләр белән бергә сөйләм шакмаклары ясау буенча мастер-класс үткәрелде . Ата-аналар балалары белән бергә авазлар өйрәнер өчен шакмаклар ясадылар. Шакмакның кырыйларында төрле авазлар һәм хәрефләр. Уйнаганда сөйләм,фикерләү, җөмләләрне дөрес төзи белү үсә, сүзлек запасы активлаша һәм киңәя.
#просвещениеродителей
Воспитатели: Валиуллина Ф.Н.
Хакимова Г.М.







