Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 ( 284 ) 285 286 287 288 289 290 >>
-
Әкияттә кунакта. 05.12.2013

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга ин якын һәм алар ярата торганы — әкиятләр. Әкият аша балаларда соклану, кайгырту, кызгану кебек хисләр тәрбияләнә, балаларның сөйләме баетыла, иҗади фикерләү сәләте үстерелә.1 кечкенәләр төркемендәге балалар да әкиятләрне яратып тыңлыйлар.Үзләре герой булып уйнап, әкиятне башка балаларга күрсәтү аларга тагын да мавыктыргыч һәм кызыклы шөгыль.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз! 03.12.2013

Кыш җиттеме – кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз!Кышкы зәһәр җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп, азык эзләүче кошларны күргәнегез бармы сезнең? Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм өмет итә. Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Шуны күздә тотып, бакчабыз балалары кошларга ярдәм итәргә булдылар.,Уен мәйданчыкларында агачларга җимлекләр элеп куйдылар. Көн саен җимлектәге кошларны көнбагыш, кабак, карбыз орлыклары белән сыйлыйлар.
-
Әниләр бәйрәме. 25.11.2013

Сабыйлар күңелендә һәрвакыт
Очрашу, бәйрәмнәр еш була.
Һәр илдә, һәр җирдә балалар
Бәхеттән, шатлыктан елмая...Бакчабызда Әниләр бәйрәме гөрләп үтте. Балалар әниләргә атап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Аларнын чыгышлары әниләр катнашындагы ярышлар белән үрелеп барды Һәр бала әнисенә, әбисенә үзе ясаган бүләген тапшырды.Хөрмәтле кунакларыбыз-әниләребезне, әбиләребезне малайлар хоры җырлар котлагач, кичә тагында җанланып китте.
-
Экологик тәрбия 21.11.2013

Бакчабызны әйләндереп алган агач, куаклар,һәммәсе дә балаларны табигать белән таныштыруда зур булышлык ясый. Үзебез тәрбияли торган балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә, ишетә, аның белән соклана белергә өйрәтү,һәрбер җан иясенә карата мәрхәмәтлелек, җанлы һәм җансыз табигатьне саклау, яклау хисе тәрбияләү-төп бурычларыбызның берсе. Табигать белән аралашу, якыннан танышу балаларда иң гүзәл хисләр тудыра. Кояш чыгуын, батуын, агач яфракларының шаулавын, елгаларның агуын тыңлап үскән бала гына табигатьнең иң якын дусты була ала. Нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына ,куактагы көзге җимешкә соклануы, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе, аның шул яшендә булган экологик аңы ни дәрәҗәдә булуы хакында сөйли.
-
Бала хокукларын яклау көне. 20.11.2013

Бүген бакчабызда Бала хокукларын яклау көне уңаеннан төркемнәрдә төрле чаралар үтте. Әңгәмәләр, күзәтү, әкиятләр, сәхнәләштерелгән эшчәнлекләр аша бала хокулары турында белемнәре ныгытылды.
-
Көзге яфраклар. 18.11.2013

Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр
Ак каенның яфраклары саргаешып киптеләр...
Уртанчылар төркемендә балаларга саф һавага чыккач җыйган каен яфраклары әвәләү бик мывыктыргыч һәм күңелле булды.
-
Спартакиада-2013. 15.11.2013

Бүген Балтач спорткомлексында балалар бакчалары арасында спорт фестивале булып узды.Физкультура җитәкчебез Альмухаметова Г.Р. җитәкчелегендәге бакчабызның "Крепыши" командасы балалары 3 урынга лаек булдылар. Район яшьләр бүлегенең мактау Дипломы һәм 600 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.Балаларны һәм коллективны җиңү белән котлап, зурдан-зур уңышлар теләп, киләчәктә дә яңа үрләр яуларга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
-
Сөмбелә бәйрәме. 31.10.2013

Бакчабызда көз бәйрәмнәре күңелле үтә.
-
Семинар 30.10.2013

Бүген Шубан урта мәктәбендә ФГОС кысаларында балалар бакчасы һәм мәктәп арасындыгы дәвамчылык темасына уздырылган семинарда безнең бакчабыз тәрбиячеләре дә катнаштылар. Семинарда алган яңалыклары белән башка тәрбиячеләрне таныштырдылар.
-
Семинарда катнашу. 24.10.2013

Бүген Балтач районы "Карлыгач" балалар бакчасында Мамадыш һәм Балтач балалар бакчасы мөдирләре катнашында зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә безнең бакчабызның мөдире һәм музыка җитәкчесе Низамиева Әлфия Равилевна да катнашты.Музыка җитәкчебез киңәшмә кунакларына музыканың хәрәкәтне үстерүдәге йогынтысы буенча мастер - класс үткәрде.







