Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгер, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | Sbm.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Зарипова-Иманкулова Гульчира Рустемовна |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 78 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
"Балачак" кышкы мәктәп яны лагере үз эшен башлады! 25.12.2016

Ял көне булуга карамастан, мәктәп бүген балалар тавышы белән тулган иде. Сәбәбе - "Балачак" кышкы мәктәп яны лагеры ачылу. Бүгенге төп тема: "Исәнме, лагерь!"
-
Башлангычларыбызның Яңа ел бәйрәме гөрләп узды! 24.12.2016

Бүген мәктәбебездә Яңа елның дәвамы - башлангыч укучыларыбызның бәйрәме гөрләде. Матур-матур биюләр, җырлар, уеннар бик ямьле һәм күңелле атмосфера тудырды.
-
Урта һәм өлкән звенода Яңа ел бәйрәме 23.12.2016

Бүген мәктәбебездә урта һәм өлкән звено укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре тарафыннан әзерләнгән бик матур Яңа ел бәйрәме булып узды. Биюләр-җырлар, нәфис сүз осталыгы, скрипкада уйнау, уеннар һәм матур теләкләр белән үрелеп барды әлеге бәйрәм.
-
"Очрашу биеклеге" китабы авторы, якташыбыз Мәхмүт Закир улы белән очрашу 22.12.2016

Бүген мәктәбебездә зур очрашу булып узды. Олы Мәңгәр авылында туып үскән, вертолетчы һөнәрен үзләштереп, хезмэт юлын төрле илләрдә дәвам итүче, хәзрге вакытта Алма-Ата шәһәрендә яшәп үзенең тормышы турында "Очыш биеклеге" дип исемләнгән китап язучы якташыбыз Шакиров Мәхмүт Закир улы - очрашуыбызның төп кунагы булды. Очрашуда шулай ук аның кызы - филология һәм социология фәннәре бунча кандидат - Светлана, китапның төп редакторы - Ләйсән Гайтовна һәм аның тормыш иптәше, журналист Ситдиков Әнвәр Әзхәр улы, авылыбыз язучылары Шакиров Илсур абый һәм Закиров Рәүфҗан абый, Мәңгәр җитештерүчән авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Айдар Габделбәр улы да катнашты. Бик эчтәлекле очрашудан һәрбер укучы һәм килгән кунакларыбыз зур тәэсир белән таралышты.
-
4 сыйныфта татар теленнән ачык дәрес 15.12.2016
Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлиева Р. Г. 4нче сыйныф укучылары белән "Боерык фигыль" темасына ачык дәрес уздырды. Дәрестә эффектив эш формалары урынлы кулланылды. -
5 сыйныфта "Мәрхәмәтлелек" темасына ачык тәрбия сәгате 09.12.2016

Бүген 5 сыйныфта сыйныф җитәкчеләре Рәмзия Габделбаровна тарафыннан әзерләнгән "Мәрхәмәтлелек" темасына ачык тәрбия сәгате булып узды. Тәрбия сәгате барышында укучылар "мәрхәмәтлелек" сүзенең нәрсә аңлатканлыгы, мәрхәмәтле кеше нинди була - шул турыда әңгәмә алып бардылар. Укучылар тәрбия сәгатенең темасын тирәнтен ачу өчен үзләре дә мәкальләр, шигырьләр табып ятлап килгәннәр иде. "Тәрбия сәгате максатына иреште", - дигән фикердә калды катнашкан сыйныф җитәкчеләре.
-
4 сыйныфта "Шәфкатьлелек бизи кешене" темасына ачык тәрбия сәгате 07.12.2016

Бүген 4 сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Ландыш Фарисовна тарафыннан "Шәфкатьлелек бизи кешене" дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате күрсәтелде. Укучылар "шәфкатьлелек" төшенчәсен төрле яклап ачыкларга тырыштылар. Тәрбия сәгате бик күп эш төрләре белән баетылган иде: сингапур структуралары, әңгәмә, проблемалы ситуацияләр чишү һ.б. Тәрбия сәгате куелган максатларына иреште дигән фикердә калды ачык тәрбия сәгатен күзәтергә кергән сыйныф җитәкчеләре.
-
"Мәктәп Республикасы" укучылар советы оешмасының чираттагы зур утырышы 07.12.2016

Бүген "Мәктәпә Республикасы" укучылар советы оешмасының чираттагы утырышы булды. Совет вәкилләре бу утырышка сыйныфларында әңгәмә уздырып, сораулар туплап, әзерләнеп килгән иделәр. Утырышта совет вәкилләре 4 төркемгә бүленеп эшләде: "Уку+", "Олимпиада десанты", "Продюсерлар центры" һәм "Старград". Укучылар мәктәптә булган төрле проблемаларны урта салып сөйләштеләр. Киләсе утырышта шул проблемаларның чишү юлларына игътибар юнәлтергә кирәклеге ачыкланды.
-
Физика фәненнән район олимпиадасы нәтиҗәләре 07.12.2016

Фән олимпиадаларының район этаплары дәвам итә. Физика фәне буенча 7 сыйныф укучысы Хуснутдинов Рифат җиңүче булды. Рифатка һәм аны әзерләгән укытучысы Раил Габдрашитовичны җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.
-
"Гадел яшик!" конкурсының район этабы нәтиҗәләре 05.12.2016

Республикакүләм "Надо жить честно" рәсем конкурсының район этабында "Аппликация" номинациясендә җиңүче кызларыбыз: Шарипова Айсинә (4 кл), Гарипова Ранилә (1 кл). Котлыйбыз! Яңадан яңа уңышлар сезгә, кызлар!







