Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгер, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | Sbm.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Зарипова-Иманкулова Гульчира Рустемовна |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 78 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
15 февраля - глава Рособрнадзора проводит всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур 27.01.2017

-
27 январь - Ленинград блокададан азат ителгән көн 27.01.2017

Бүген мәктәбебездә тәрбия сәгатьләре әнә шул темага багышланган иде.
-
"Сыйныфлар дуслыгы" чара 27.01.2017

Бүген мәктәбебездә "Сыйныфлар дуслыгы" дип исемләнгән чара булып узды. Бу чарага 5 тән алып 9 сыйныфлар катнашты. Һәрбер сыйныф чарага 4 чыгыш әзерләргә тиеш иде: 1) Таныштыру 2) Күмәк җыр 3) Күмәк бию һәм 4) "Хыял мәктәбе" яисә "Киләчәк мәктәбе" дигән темага ирекле чыгыш. Чара укучыларны якыннанрак таныштыру өчен "Славянский базар" дигән тренингтан башланып китте. Тренинг таләбе буенча укучылар 3 минут дәвамында бер берсе белән күрешеп, исемен атарга һәм буш вакытларда нәрсә белән шөгыльләнергә ярата, шул хакта сөйләргә тиеш иделәр. Шулай ук барлык сыйныф укучылары бергә кушылып озынлык буенча, чәч төсләре буенча да төзелеп басып карадылар. Алкышлар нигезендә күпме кеше кыш, җәй, көз һәм яз көннәрендә туганлыкларын да белдек. Кыскасы...бик күңелле булды! Чара ахырында һәр сыйныфка номинация бирелде:
5 сыйныф - "Иң дус", 6 сыйныф - "Иң шук", 7 сыйныф - "Иң үзенчәлекле", 8 сыйныф - "Иң тәртипле" һәм 9 сыйныф - "Иң бердәм". -
3 сыйныфта ачык тәрбия сәгате 25.01.2017

Бүген 3 сыйныф укучылары белән Зәлия Хәмитовна "Дуслык" темасына ачык тәрбия сәгате күрсәтте. Укучылар "дуслык" төшнчәсенең асылда ни аңлатканына төшенү максатыннан күп төрле мәсәлләр чиштеләр, уеннар уйнадылар, хикәя тыңлап анализладылар. Тәрбия сәгате ФГОС таләпләренә туры килеп әзерләнгән, укучылар теманы, максатны үзләре китереп чыгардылар һәм дәрес ахырында үзләре үк нәтиҗәләр ясадылар. Тәрбия сәгатендә катнашкан укытучылар тарафыннан уңай бәя бирелде.
-
Лагерьда алтынчы көн: "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" 30.12.2016

Бүген ял итүче балаларыбыз өчен могҗизалы көн иде: отрядлар бик тә күңелле уен форматында карта итеп ясалган квест биремнәрен станцияләрдә үтәделәр, күңелле стартларда катнаштылар, Яңа ел символы булган бик матур Әтәчләр ясадылар.
-
Лагерьда бишенче көн: "Тарих эзләреннән" 29.12.2016

Бүген лагерь балалары өчен тарихка юл ачылды. Укучылар төрле тарихи кызыклы материаллар белән уен аша таныштылар, үзләрнә күп мәгълүмат тупладылар. Шулай ук, авылыбызның истәлекле тарихи урыннарында булып кайттылар.
-
Лагерьда дүртенче көн: "Әкияттәй балачак" 28.12.2016

Бүген укучылар әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр: әкиятләр куйдылар, сөйләделәр, яздылар, геройларына пантомиолар оештырдылар. Бик күңелле булды!
-
Лагерьда өченче көн: "Сәнгать фестивале" 27.12.2016

Бүген лагерыбызда сәнгать көне иде. Отрядлар арасында бию-баттл, рәсемнәр конкурсы, мини-концерт булып узды. Кинозалда ял иткән арада рәхәтләнеп сәнгать төрләрен күрсәтүче фильмнар карадылар. Шулай ук татар халкыбызның иң матур уеннары булган йөзк салыш уенын да бик теләп уйнадылар.
-
Укучыларыбыз глава ёлкасында 27.12.2016

Бүген мәктәбебезнең 8 олимпиадада урын алган укучыларыбыз Район ёлкасына бәйрәмгә бардылар.
-
Лагерьда икенче көн: "Кино, мультфильм һәм музыка көне" 26.12.2016

Бүген лагерьның көн тематикасы "Кино, мультфильм һәм музыка" иде. Балаларыбыз мультфильм геройлары ясап алар турында сөйләделәр, "Кино иленә сәяхәт" дип исемләнгән уен-викторинада катнаштылар, саф һавада чана шуып кайткач кинозалыбызда рәхәтләнеп мультиклар карадылар.







