Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгер, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | Sbm.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Зарипова-Иманкулова Гульчира Рустемовна |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 78 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
21 февраль - туган тел көне! 21.02.2017

21 февраль - Туган тел көне буларак билгеләнеп үтә. Бүген дә мәктәбебездә Туган телебез - бөек Тукай теле - Татар телен олылау кичәсе булып узды. Кичә барышынды Татар теле турында күп матур шигырьләр, җырлар тыңланды. Шулай ук, телебез турында кызыклы мәгълүматлар да тупладык.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы старт алды! 20.02.2017

Мәктәбебездә бүгеннән башлап башлангыч сыйныфлар атналыгы старт алды. Димәк, көн саен башлангычлар өчен төрле интеллектуаль уеннар, комана ярышлары, чаралар узачак. Бүген - беренче көн. 1-4 сыйныфлар белән Муллагалиева Зөлфия Гөмаровна "Экология" дип исемләнгән уен уздырды. Укучылар ике команда оештырып ("Чисталык" һәм "Йолдызлар") бүленеп төрле биремнәр чиштеләр: сүзләр төзү, капитаннар ярышы, экологик мәсьәләләр чишү һ.б. Уен бик күңелле барды.
-
Ачык дәрес 16.02.2017

16нчы февраль көнне башлангыч сыйныф укытучысы Хасанова Зәлия Хамитовна 3нче сыйныф укучылары белэн әдәби укудан ачык дәрес уздырды. Укучылар дәрестә мәсәлләр укыдылар, эффектив эш формалары кулланып әсәрләрне анализладылар.
-
15 февраль - Совет гаскәрләрен Афганнан чыгарган көн 15.02.2017
Бүген мәктәптә уздырылган тәрбия сәгатьләрендә әнә шул вакыйганы искә алдылар. -
Математикадан ачык дәрес 14.02.2017

14нче февраль көнне математика укытучысы Камалетдинова А.Г. 8нче сыйныф укучылары белән "Квадрат тигезләмәләр чишү" темасына математикадан ачык дәрес уздырды. Дәрес укучыларны ТДИ на әзерләүгә юнәлтелгән иде.
-
"Операция ХА" яисә Үлмәс маҗаралары! 11.02.2017

Бүген Олы Мәңгәр мәдәният йортында шаулап-гөрләп укучылар, укытучылар һәм мәктәпне тәмамлаган булсалар да сагынып кайткан укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән зур концерт-тамаша булып узды.
-
"Парламент дәресләре" 08.02.2017
6 -11 февраль аралыгында уку йортларында "Парламент дәресләре" уздырыла. Укучылар үзләре яшәгән дәүләтнең киләчәген яхшырту өчен үзләреннән нинди өлеш кертә алалар? Агымдагы елның "Парламент дәресләре" нәкъ шул темага багышланган.
Бүген мәктәбебездә 2-4 сыйныфлар берләшеп "Парламент дәресе" уздырдылар. -
"Будь бдительным на льду" Республикакүләм рәсем конкурсы 07.02.2017

Укучыларыбыз "Будь бдительным на льду" Республикакүләм рәсем конкурсында катнашып сертификатларга ия булдылар
-
Югары Сәрдә укытучылары бездә кунакта 31.01.2017

Бүген Югары Сәрдә башлангыч мәктәбе укытучылары мәктәбебездэ булып, тәҗрибэ уртаклашу максатыннан 1нче сыйныфта математика, 2нче сыйныфта литературное чтение дәресләре карадылар. Ачык дәрес курсэткэн Хөснетдинова Г.К, Муллагалиева З.Г. га зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
-
"Җимлек операциясе" беренче сыйныфларда 31.01.2017

Бүген беренче сыйныф укучылары кошларга ярдәм итү максатыннан үзләре эшләп җимлекләр элделәр







