Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгер, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | Sbm.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Зарипова-Иманкулова Гульчира Рустемовна |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 78 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Республикада Укытучылар көне 07.10.2016

-
Гражданская оборона 05.10.2016

Бүген мәктәбебездә Гражданская оборона буенча күрсәтмә чыгыш уздырылды.
-
Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган сыйныф сәгатьләре 05.10.2016

Бүген сыйныфларда тәрбия сәгатьләре вакытында сыйныф җитәкчеләре укучылар белән өлкәннәрнең тормышыбызда тоткан мәртәбәле урыннары турында сөйләштеләр, узачак өлкәннәр көненә багышланган чарага әзерләнделәр. Тәрбия сәгатьләренең темалары: "Картлык ярдәмгә мохтаҗ", "Нәрсә ул яхшылык", "яхшылык кешене бизи" һ.б.
-
"Надо жить честно" конурсына әзерлек 05.10.2016

Коррупциягә каршы көрәш кысаларында уздырылучы Республикакүләм "Надо жить честно" конурсына безнең мәктәптән дә өч эш тәкъдим ителәчәк. 1 һәм 4 сыйныфтан аппликация, ә 3 сыйнфтан рәсем номинациясендә укучыларыбыз көч сынашып карый. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Бөтенроссия футбол чемпионаты Казанда! 05.10.2016

5 сентябрь көнне тәрбия сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре укучылар белән Казанда уздырылачак Бөтендөнья футбол чемпионаты турында сөйләштеләр. Укучылар чемпионатның килеп чыгу тарихы, катнашучы командалар һәм уздырылачак чемпионатның Казанда булуы турында әңгәмә алып бардылар. Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгатьләре уен-викториналар белән үрелеп барды, 2 сыйныф укучылары "Мин талисман сайлыйм" темасына сөйләшеп үзләре үк талисман сайлап, аны рәсем итеп тә ясадылар. Өлкәнрәк сыйныфларда сыйныф җитәкчеләренә спорт секторлары булышты: алар команда уенчылары турында информация туплап килделәр. Ә иң мөһиме, һәрбер укучының күңелендә Татарстаныбыз мәркәзе булган Казан калабыз өчен горурлану хисе уянды.
-
Бердәм ОБЖ дәресе 04.10.2016

Мәктәптә бердәм ОБЖ дәресе ике өлешкә бүленеп үткәрелде. Берсе аның укучыларның теоретик белемнәрен тикшерсә, икенчесе шул теоретик белемнәрне практикада куллана беләме укучы, шул тикшерелде. Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән МЧСның эшчәнлеге, килеп чыгышы турында сөйләштеләр, пожар куркынычсызлыгын төрле сораулар һәм ситуацияләр чишеп искә төшерделәр. Практика өлешендә эвакуация уздырылды.
-
1 октябрь - өлкәннәр көне 01.10.2016

Хөрмәтле өлкәннәребезне котларга 4 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Ландыш Фарисовна белән бергә Олы Мәңгәр мәдәният йортына менделәр.
-
Башлангыч сыйныф укучылары "Мәдәни көндәлек"ле булдылар 26.09.2016

"Мәдәни көндәлек"ләр белән 2-4 сыйныф укучыларыбыз инде таныш иде. Бу елны мондый танышу 1 сыйныфлар тарафыннан булса, кабат көндәлекле булуларына калган башлангыч укучыларыбыз да бик шат иде.
-
"Кросс наций - 2016" 25.09.2016

Ял көне булуга карамастан КСЦ "Ашыт" яны гөр килеп тора. Сәбәбе гади - бүген "Кросс наций-2016". Бу кросста безнең мәктәп директоры Ленар Талгатович, башлангыч сыйныф укытучысы Ландыш Фарисовна һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сылу Рөстәмовна да катнашты. Урыннар булмаса да кәефләр күтәренке, битләр кызыл, йөздә елмаю иде.
-
Казан каласында "Ярминкә 2016" 24.09.2016

Бүген Казанда Ярминкә гөрләде. Әтнә районы мәктәпләре дә бу чарада катнашып үзләренең җыелган уңышларын шәһәр халкына тәкъдим итте. Безнең мәктәп бу ярминкәдә 200 кг бәрәнге, 60 кг суган, 100 кг чөгендер, 50 кг кишер һәм 20 шт ташкабак сатты. Ярминкәләр мөбәрәк булсын, көз мул килсен!












