МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
05.01.2019
Бүген Арча стадионында район беренчелегенә чаңгы ярышлары үткәрелде. Безнең мәктәптән физик культура укытучысы Ситдиков Айрат Габделнурович җитәкчелегендә кызлар һәм егетләр командасы катнашты. Ярышта кызлар командасы беренчелекне алды. Аларны шушы җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
С Новым годом! 31.12.2018
С Новым годом поздравляем
И желаем вам добра,
Много счастья, и удачи,
И душевного тепла!Пусть Новый Год звездой счастливой
Войдет в семейный Ваш уют,
Со старым годом торопливо
Пускай невзгоды все уйдут!
-
Шахмат-шашка ярышы 29.12.2018
Бүген мәктәбебездә шахмат һәм шашка буенча зона ярышлары үткәрелде. Ярышта 4 нче һәм 8 нче номерлы Арча балалар бакчалары, 6 нчы Арча урта мәктәбе, Казанбаш, Сеҗе, Разъезд - Корса, Шушмабаш мәктәпләре катнашты.
-
Педсовет 28.12.2018
Бүген укытучылар киңәшмәсе үткәрелде.Киңәшмәнең көн тәртибе:
1. 2 нче чирек нәтиҗәләре, 3 нче чиреккә бурычлар.
2. Төп дәүләт имтиханнарына әзерлекнең торышы. Пробный ОГЭ нәтиҗәләре.
3.Доклад: "Талантлар университеты белән берлектә проект эшчәнлеге" - Ахметшина Г.Х.
-
Хакимият елкасы 26.12.2018
Бүген Арча мәдәният йортында Хакимият башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. Укучыларны аниматорлар каршы алдылар. Чыршы тирәсендә аниматорлар күңелле уеннар оештырдылар, флешмоб биеделәр. Бәйрәм сәхнәдә әкият карау белән дәвам итте. Укучыларга чыршы бәйрәме бик ошады.
-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 25.12.2018
5- 9 класс укучылары белән "Хуш киләсең, Яңа ел!" - бал-маскарады үткәрелде. Һәр класс бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр, күңелле биюләр, кызыклы скетчлар күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы да укучыларны бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм бик күңелле булды һәм һәркемгә дә ошады.
-
"Кыш бабай дусларын җыя" 24.12.2018
Бүген 1-4 класс укучылары өчен "Кыш бабай дусларын җыя"- Яңа ел тамашасы үткәрелде. Бәйрәмгә кунакка Буратино, Мальвина, песи Базилио, төлке Алиса, куяннар, бүреләр, кар бөртекләре килделәр. Укучылар әниләргә әкият- тамаша күрсәттеләр, җырлар- шигырьләр башкардылар, уеннар уйнадылар. Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга бүләкләр өләштеләр, яңа ел бәйрәме белән котладылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
21.12.2018
Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре тулы көчкә бара. Ел саен "Яңа ел килә безгә" - исеме астында газеталар конкурсы уздырыла. Быел да һәр класс берсеннән-берсе матур газеталар тәкъдим итте.
-
19.12.2018
Бу атнада мәктәп янын кар сыннары белән бизәдек. Укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән берсеннән берсе матур сыннар ясалды. Молодцы!!!
Ява карлар, яңа карлар -
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балалар көлгәне.
-
"Ел укытучысы" 17.12.2018
Бүген Казанбаш мәктәбендә уздырылган "Ел укытучысы" - конкурсының зона этабында безнең мәктәбебездән тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Хәбибуллина Гөлназ Галимҗан кызы катнашты. Ул 5 сыйныфларда тарих фәненнән ачык дәрес күрсәтте һәм "Йолдызлы сәгать" уенын уткәрде. Укытучыбыз бик яхшы чыгыш ясады, аңа алдагы эшендә һәм тормышында уңышлар теләп калабыз.