МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Фәнил Гәрәфиев истәлегенә чаңгы ярышы 02.02.2019
Бүген мәктәбебездә Фәнил Гәрәфиев истәлегенә 8 нче тапкыр традицион чаңгы ярышлары уздырылды. Ярышларда барлыгы 15 мәктәптән 134 чаңгычы катнашты. Укучылар 4 төрле яшь категориясенә бүленеп ярыштылар. Төп гомумбелем бирү мәктәпләре арасында 1 нче урынны безнең мәктәп чаңгычылары яулады. 2 нче урында -Урта Курса мәктәбе, 3 нче урында- Хәсәншәех мәктәбе. Урта мәктәпләр арасында 1 нче урында Ашытбаш мәктәбе, 2 нче һәм 3 урыннарны Арчаның 6 номерлы мәктәбе һәм Курса Почмак мәктәпләре бүлештеләр. Җиңгән командаларга дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.
-
30.01.2019
Бүген Ташкичү мәктәбендә «2018 нче ел - Ш.Мәрҗани елы»н йомгаклауга багышланган «Милләте өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» исемендәге районара фәнни-гамәли укулары оештырылды. Казан шәһәреннән бик кунаклар, галимнәр кайткан иде. Безнең мәктәптән 9 нчы класс укучысы Шакирова Алинә ( җитәкчесе Хисмәтуллина В. Б.) Мәрҗани укуларында катнашып, лауреат дипломы белән бүләкләнде.
-
29.01.2019
Бүген 6 класс укучыларына "Ленинградский метроном" класстан тыш мероприятиесе үткәрелде. Укучылар үзләре әзерләгән чыгышларны сөйләделәр. Блокада шартлары, кешеләрнең тормышы белән таныштылар. 75 ел үтсә дә, әлеге 900 көнне онытырга хакыбыз юк.
-
26.01.2019
Бүген Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан "Ленинград блокадасы балалары" темасына класстан тыш чара үткәрелде. Укучыларга блокада балаларының тормыш шартлары,уку, яшәешләре турыда сөйләнде. Тыныч көннәрнең кадерен белергә, имин тормышны сакларга иде.
-
23.01.2019
Кошлар җир йөзендә иң күп таралган терлек ияләре. Аларның төрләре бик күп. Канатлы дусларыбызны Җир шарының төрле почмакларында очратырга була. Кошларга кыш көне азык табу кыенлаша, алар кеше яши торган урыннарга килә. Салкын кыш айларында мәктәбебез укучылары мәктәп биләмәсендә, үзләре яши торган йорт янына җимлекләр ясап куялар. Кыш көне кошларны онытмыйк - җимлекләр куйыйк!
-
Әти-әниләр җыелышы 18.01.2019
Бүген мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибе:
1. 2 чирек нәтиҗәләре, 3 чиреккә бурычлар - (Шарафиева Г.З.)
2. Мәктәп белән әти-әниләр бердәмлеге- доклад. (Хисматуллина В.Б.)
3. Класс җитәкчеләре чыгышлары.
4. Арча гуманитар техник техникумы вәкиле белән очрашу.
-
16.01.2019
Районда кар сыннары ясау буенча "Феерия снега" дигән конкурс булып узды. Конкурсның нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп Арча муниципаль башлыгының дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
-
14.01.2019
Бүген барлык мәктәпләрнең ЮИД отрядлары әлеге отрядларның эшчәнлеген чагылдыручы конкурста көч сынашу өчен җыелдылар. Безнең мәктәпнең дә "Дуслык юлы" отряды әлеге конкурста чыгыш ясадылар, юл билгеләренең һәм юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр.
-
09.01.2019
Вот и закончились зимние каникулы и началась новая четверть. Третья четверть самая длинная, теперь каждый может проявить себя во всех своих начинаниях, которых не получилось раскрыть во второй четверти, которая пролетела так незаметно. В учебе, общественной жизни, в спорте, и во внеклассной деятельности все смогут показать свои способности
-
08.01.2019
Мәктәбебез укучылары чаңгы спорты белән кызыксынып шөгыльләнәләр. Бүген дә укучыларыбыз кичке тренировкага җыелдылар.