МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Иң матур ракета" 10.04.2019
Бүген 3 класс укучылары белән "Иң матур ракета" темасына пластилиннан ракета ясау конкурсы оештырылды.
-
Әти-әниләр җыелышы 05.04.2019
Бүген мәктәбебездә чираттагы әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта 3 чирек нәтиҗәләре, 4 чиреккә бурыч һәм максатлар белән таныштырылды. Иске Кырлай авылы китапханәчесе Хамзина В.Н. "Китап уку кирәкме?" дигән темага чыгыш ясады, иң күп китап укучы балаларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырды. Арча мәшгүльлек үзәгеннән килгән вәкил интернет аша түләүләр түләү тәртибе турында сөйләде.
-
"Кошларны каршылыйк!" 04.04.2019
Экология министрлыгы һәм Мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелгән "Кошларны каршылыйк!" конкурсында катнашып, 6 класс укучысы Сайфуллин Риназ 2 урынга даек булды.
-
Кошлар көне 01.04.2019
1 апрель- Бөтендөнья кошлар көне. Кошлар табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы, матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җырлаулары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илһам бирәләр. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик.
-
29.03.2019
Бүген Казан шәһәрендә Каюм Насыйри исемендәге 17 нче төбәкара фәнни тикшеренү эшләре буенча конференция узды. Мәктәбебездән 9 нчы класс укучысы Галиахметова Эльвина " Сәламәт тәндә -сәламәт акыл" дигән фәнни эше белән уңышлы чыгыш ясады, грамота белән бүләкләнде.
-
"Су һәм сәламәтлек" 28.03.2019
"Здоровое питание - активное долголетие" - Бөтенроссия акциясе кысаларында 1-3 класс укучылары белән "Су һәм сәламәтлек" темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучыларга кеше организмы өчен суның кирәкле һәм файдалы булуы аңлатылды. Суның составы, үзенчәлеге хакында сөйләнде.
-
27.03.2019
Бүген "Здоровое питание- активное питание" Бөтенроссия акциясе кысаларында 6 класста "Дөрес туклану серләнү" ("Я то, что ем" ) темасына класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Фазлыева И.В. укучыларга дөрес туклану кагыйдәләрен аңлатты. Укучыларга сәламәт булу өчен нинди ризыклар ашарга кирәклеге, кайсы ризыкта нинди витамин барлыгы турында мәгълүмат бирелде. Әңгәмә өчен кызыклы презентация кулланылды.
-
26.03.2019
Кичә башлангыч профсоюз оешмасының отчет сайлау җыелышы үткәрелде. Профкомның, ревкомиссиянең 2017-2019 елларга отчеты тыңланды. Оешманың шушы елларда эшләнгән эшләренә уңай бәя бирелде. Профком рәисе итеп ябык тавыш бирү нәтиҗәсендә Әхмәтҗанова Г.Х. сайланды.
-
26.03.2019
Бөтенроссия акциясе "Здоровое питание - активное долголетие" кысаларында 8 класста "Дөрес туклану кагыйдәләре" ("Я то, что ем") темасына класс сәгате үткәрелде. Кеше сәламәт булырга теләсә, дөрес тукланып яшәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
Педагогик киңәшмә 25.03.2019
Бүген мәктәп коллективы чираттагы педагогик киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәнең эш тәртибе:
1. 3 нче чирек нәтиҗәләре һәм 4 нче чиреккә бурычлар.
2. Класс җитәкчеләренең 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча чыгышлары.
3. Арадаш аттестация һәм аны уздыру формаларын сайлау.