МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Көзге серләр" бәйрәме 30.10.2018
Бүген мәктәбебездә "Көзге серләр"исеме астында Көзге бал бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм уеннар, җыр-биюләр белән аралашып алып барылды. 5 класс укучылары "Иң позитив һәм юморист", 6 нчы 8 нче класс укучылары "Иң зәвыклы һәм музыкаль", 7 нче һәм 9 нчы класс укучылары "Иң артистчан һәм эрудит" номинацияләренә лаек булды.
-
29.10.2018
Бүген 1-4 класс укучылаары арасында "Тапкырлар илендә" - табышмаклар кичәсе үткәрелде. Укучылар табигать күренешләре, яшелчәләр, хайваннар темасына табышмакларга җаваплар эзләделәр. Табышмаклар кичәсе бик күңелле узды.
-
23.10.2018
Мәктәбебездә "С чистого листа" - экологик конкурс уздырылды. Мәктәп турыннан үткән иң яхшы эшләр район турына җибәрелде. 9 класс кызларын җиңүләре белән котлыйбыз.
-
19.10.2018
Мәктәбебездә спортка зур әһәмият бирелә. Бүген көзге кросс үткәрелде. Барлык укучылар да теләп катнашты.
-
Бәйрәм белән, коллегалар! 05.10.2018
Хөрмәтле укытучылар! Һөнәри бәйрәмебез белән Сезне! Сезгә сәламәтлек, зирәклек, сабырлык, укытучы һөнәренә тугърылык, укучылар ихтирамы телибез! Балалар күңеленә чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде. Һәр җирдә уңышлар юлдаш булсын!
-
Укытучылар бәйрәме!!!!! 04.10.2018
Бүген мәктәбебездә укытучылар бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәмнән бер укучы да читтә калмады. Һәрберсе уз укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр, котлап шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар.
-
03.10.2018
Бүген ОБЖ фәне укытучысы Ситдиков А. Г. "Гражданская оборона" темасына ачык дәрес күрсәтте.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне! 01.10.2018
Октябрь аенда Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Без дә үзебезнең мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларны һәм техник хезмәткәрләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга озын гомер, тазалык - саулык, бәхетле тормыш телибез.
-
Көзге уңыш безне сөендерә. 27.09.2018
Мәктәп бакчасында көзге эшләр дәвам итә. Бүген без яшелчә уңышын җыюны дәвам итеп, чөгендерләрне җыеп алып кышка сакларга куйдык.
-
Мәдәни көндәлекләр тапшырдык. 20.09.2018
Бүген 1-4 класс укучылары белән авыл китапханәсенә кунакка бардык. Китапхнәче Хамзина Венера укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырды. Әлеге көндәлекләр белән барлык мәдәни урыннарга барырга мөмкин булуын аңлатты.