МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Әниләр бәйрәме! 27.11.2018
Бүген мәктәбебездә Әниләр бәйрәме үткәрелде. 1-4 класс укучылары әниләре мәктәпкә кунакка килделәр. Укучылар әниләргә багышап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, әниләр белән балалар командаларга бүленеп уеннар уйнадылар. Ахырдан үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр. Кичә бик күңелле узды.
-
"Әнием- бердәнберем" 26.11.2018
Әниләр бәйрәме уңаеннан мәктәптә "Әнием- бердәнберем" темасына рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар әниләрен бик матур итеп ясап килделәр. Укучыларыбыз күбесе актив катнаштылар. 1 урынга 2 класс укучысы Файзрахманов Азат лаек булды. Котлыйбыз!!!!
-
21.11.2018
Озакламый әниләр бәйрәме җитә. Мәктәбебездә әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре башланды. 1-4 класс укучылары белән әниләргә бүләкләр ясыйбыз.
-
20.11.2018
Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан мәктәбебездә һәркөн иртәнге зарядка ясыйбыз. Укучылар физик күгенүләр белән кәефләрен күтәрәләр, көндәлек уку процессына җиңелрәк күчәләр.
-
Әти-әниләр җыелышы 16.11.2018
Бүген мәктбебездә әти-әниләр өчен җыелыш үткәрелде. Җыелышның көн тәртибе:
1. "Барыбыз да референдумга!" - Иске Кырлай җирлеге рәисе урынбасары Низамиев Ф.Н чыгышы
2. 1 чирек нәтиҗәләре, 2 чиреккә бурыч һәм максатлар - Шәрәфиева Г.З. чыгышы
3. "Исерткеч эчемлекләр зыяны" - Әхмәтҗанова Г.Х. чыгышы.
4. Класс җитәкчеләре чыгышы
-
14.11.2018
12 ноябрьдән олимпиадаларның район туры башланды. Укучыларыбызга уңышлар телибез. Ә без,укытучылар, үз чиратыбызда,укучыларны һәр көн дәресләргә кадәр олимпиадаларга әзерләүне дәвам итәбез.
-
08.11.2018
Районкүләмендә уздырылучы "Шәҗәрәләр конкурсы"нда безнең мәктәп буенча 9 нчы класс укучыларының эшләре сайлап алынды.
-
07.11.2018
7 ноября в России отмечается памятная дата - День Воинской славы, День Октябрьской революции 1917 года (25 октября по старому стилю).
-
Педсовет 01.11.2018
Бүген 1 чирек нәтиҗәләре буенча педагогик совет үткәрелде.
Педсоветның көн тәртибе:
1. 1 чирек нәтиҗәләре, 2 чиреккә бурычлар.
2. 1 нче һәм 5 нче сыйныф укучыларының мәктәпкә адаптациясе.
3. Класс җитәкчеләренең 1 нче чирек әтиҗәләре буенча чыгышлары.
-
31.10.2018
Кәрзин тулы алмалар,
Помидор һәм кыярлар.
Кәбестә, кишер, суган
Алтын көз бигрәк уңган.