МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
-
9 май-Җиңү көне! 08.05.2026

Быелгы яз безгә Бөек Җиңүнең 81 еллыгын алып килде.Еллар бер-бер артлы үтә тора, буын арты яңа буын алышына.Ләкин илебезнең кыю уллары күрсәткән зур батырлыклар һәм сугыш кырларында ятып калган каһарманнар хакында онытырга безнең хакыбыз юк.Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның, олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннарыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.Якты, матур көннәр өчен безнең буын сугыш чоры кешеләренә мең рәхмәтле!
-
"Тукай яши безнең йөрәкләрдә" 25.04.2026

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган кичәне билгеләп үттек.Аның тормыш һәм иҗат сәхифәләре буйлап сәяхәт кылынды.Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр.Шигырьләренә язылган җырларны башкардылар."Тукайлы балачак" фильмы каралды.Апрель ае-Тукай ае.Апрель аны җир йөзенә алып килгән булса, апрель алып та китә.Халкым өчен шагыйребез зур мирас калдырган зат, Тукаебыз әсәрләрен укыйбыз кабат-кабат.Тукай-безнең йөрәкләрдә.
-
Татарча диктант-2026 24.04.2026

Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары Дөньякүләм "Татарча диктант 2026" белем тикшерү акциясендә катнаштылар.


















