МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
07.05.2019
Тиздән 9 Май - Җиңү бәйрәме ңитә. Мәктәптә бәйрәмгә әзерлек эшләре зур көч белән бара. Физкультура укытучысы Ситдиков А.Г. укучылар белән бергә һәйкәл янына куяр өчен венок ясадылар. Венок өчен төрле төсле чәчәкләрне укучылар алдан ясап куйдылар. Безнең тынычлыкны саклап сугышкан авылдашлар өчен безнең мәктәпнең бүләге бу веноклар.
-
Өмәләр дәвам итә... 04.05.2019
Бүген мәктәбебез территориясендә чистарту эшләре дәвам итте.
-
1 май- Ял һәм Хезмәт бәйрәме белән! 01.05.2019
-
Казанга экскурсиягә бардык. 30.04.2019
6 класс укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Шәһәрнең Бауман урамы, зоопарк, Җиңү паркы балаларга бик ошады. Казанның истәлекле урыннарында фотоларга төшеп, күңелле ял итеп кайту балалар күңелендә озак сакланыр.
-
29.04.2019
Бүген Кенәр мәктәбендә уздырылган РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге 3 нче районара һәм 7 нче мәктәпкүләм "Татарстан - туган йортыбыз" фәнни - гамәли укучылар конференциядә мәктәбебездән 3 нче класс укучысы Фазлыева Таңсылу һәм 9 нчы класс укучысы Галиахметова Эльвина уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Өмәдә 27.04.2019
Мәктәбебез янында бүген өмә оештырдык. Тирә - юньне кипкән яфраклардан һәм чүп - чардан чистарттык
-
Тукай бәйрәме 26.04.2019
Бүген - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай - иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнен һәрдаим истә тотарга тиешбез.
-
Инглиз теле фестивале 25.04.2019
5 нче класс укучысы Низаметдинов Кәрим районда уздырылган инглиз теле конкурс-фестивалендә катнашып уңышлы чыгыш ясап кайтты. Алга таба да аңа уңышлар телибез!
-
ВПР 24.04.2019
Бүген 4 класс укучылары әйләнә-тирә фәненнән ВПР биремнәрен эшләделәр.
-
23.04.2019
Язгы өмәләр башланды. Бүген юл кырыйларын чүпләрдән арындырдык.