МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
22 нче март- "Су көне" 22.03.2019
22 нче март - "Су көне" буларак билгеләп үтелә. 7-8 класс укучылары белән үткәрелгән тәрбия сәгатенең максаты: укучыларны дөньякүләм һәм халыкара табигать көннәре белән таныштыру, суның кеше тормышындагы әһәмияте, аны саклау юллары турында белешмә бирү, укучыларда су ресурсларына сакчыл караш, шәфкатьлелек тәрбияләү.
-
21.03.2019
Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. 21 март (көн белән төннең тигезләшкән вакыты) һәм 22 апрель көннәре Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә. Укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү, табигатькә карата гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисләре тәрбияләү - бүгенге класстан тыш чарабызның төп максатлары иде.
-
Район Иҗтимагый советы утырышы 20.03.2019
Бүген мәктәбебезгә район Иҗтимагый советы эшче төркеме килде. Кунаклар мәктәбебез тормышы белән таныштылар. Укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән яуланган грамоталар, кубоклар, оста куллар түгәрәгендә ясалган эшләнмәләрдән торган күргәзмәне бик кызыксынып карадылар. Укучылар кунакларга Нәүрүз бәйрәменнән күренеш тә курсәттеләр, урамда бергәләп коймак ашадык һәм самовардан кайнар чәй эчтек.
-
"Мавыктыргыч биология" 19.03.2019
Табигать фәннәре атналыгын дәвам итеп, 5 класс укучылары белән "Мавыктыргыч биология" темасына уен - дәрес үткәрелде. Укучыларның биологик белемнәрен мавыктыргыч формада киңәйтү, фәнгә кызыксыну уяту, укучыларның коллективта аралашу күнекмәләрен, тел байлыгын үстерү бүгенге уен - дәресебезнең төп юнәлеше. Уенның девизы: "Акыллы бул, бирешмә. Көндәшеңнән калышма." Дәресебездә дуслык җиңде. Укучыларыбыз белемнәрен тиешенчә күрсәтә алдылар.
-
Табигать фәннәре атналыгы 18.03.2019
Табигать фәннәре атналыгы Кызыл китап белән танышудан башланды. 1966 нчы елда бөтендөнья галимнәре сакларга кирәкле үсемлекләр, хайваннар исемлеген барлаганнар. Һәм әлеге исемлекне Кызыл китап битләренә бастырганнар. Ни өчен Кызыл китап? Чөнки кызыл төс - кисәтү төсе. Безнең илдә Кызыл китап беренче 1978 елда чыгарыла. Анда Россиянең юкка чыгу алдында торган үсемлекләр, гөмбәләр һәм хайваннар исемлеге бирелгән.
-
Әлифба бәйрәме 15.03.2019
Мәктәбебездә 1 класс укучысы белән Әлифбаны өйрәнүне тәмамладык һәм бүген кадерле китабыбыз белән саубуллашабыз. Әлифба китабы безне 39 хәреф белән таныштырды, хәрефләрдән-иҗекләр, иҗекләрдән -сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә, хикәяләр укырга, сөйләргә өйрәтте. Илебезнең барлык мәктәпләрендә “Әлифба бәйрәме” үткәрелә.
Әлифба,син барлык фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле туган телнең
Алтын ачкычы.
-
14.03.2019
Бүген 7-8 класс укучылары катнашында, Гилязиева Г.Р. һәм Хисматуллина В.Б. "Ягез әле, кызлар һәм әниләр! темасына багышланган уен - дәрес күрсәтте. Дәрес җырлар, уеннар һәм биюләр белән үрелеп барды.
-
13.03.2019
Бүген мәктәбебездә әниләргә, кызларга карата хөрмәт, ярату, гаиләдәге туганлык, кайгыртучанлык хисләрен ныгыту максатыннан 5-9 класс укучылары катнашында "Ягез әле, кызлар һәм егетләр" бәйрәме булып узды. Укучылар бәйрәмдә бик актив катнаштылар.
-
"Әнием- күз нурым" 06.03.2019
Бүген язның беренче бәйрәме - 8 Март бәйрәме уңаеннан 1-4 класс укучыларының әниләре кунакка килделәр. Укучылар әниләренә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар әниләре белән күңелле уеннар уйнадылар. Соныннан иң бердәм командаларга грамоталар тапшырылды.
-
1 Марта - Всемирный день Гражданской обороны 01.03.2019