МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Татарымның моңлы баласы мин 14.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан тагын бер чара үткәрелде. 14 нче декабрь - күренекле татар шагыйре, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин премиясе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Нур Әхмәдиевның туган көне. Аның шигырь җыентыклары, балаларга атап язган әкиятләре, маҗаралы хикәя һәм повестьлары укучылар тарафыннан яратып кабул ителделәр. Н. Әхмәдиев җыр жанрында да актив иҗат иткән шагыйрь. Аның шигырьләренә төрле авторлар тарафыннан дистәләрчә көй язылган. Язучы иҗатына багышлап, 6 нчы класста “Татарымның моңлы баласы мин” дип исемләнгән чара үтте. Чарада Нур Әхмәдиев сүзләренә җырлар яңгырады, шигырьләр укылды.
-
Татар халык уеннары 13.12.2021

Укучыларны татар халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан таныштыру максатыннан 5 нче класс укучылары белән “Татар халык уены - Зәлидә” дип аталган уен үткәрелде. Татар халык уеннары элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Кичәләрдә җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы уеннар уйналган.Әлеге чара барышында шул уенарның берничәсе белән таныштылар, уйнап карадылар.
-
" Мы желаем жить без пожаров" конкурсына нәтиҗәләр 10.12.2021

Яңа Кенәр янгын сүндерү үлеге җитәкчесе Әхмәтов Хәниф Хәлил улы конкурста катнашкан башлангыч класс укучыларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
9 декабрь- Ватан Геройлары көне 09.12.2021

Алар исемен ничә миллион тапкыр
Мактап телгә алыр гасырлар.
Алар даны йолдыз булып балкыр,
Мәңгелек җыр булып яңгырар.
-
Сибгат Хәким- туган як җырчысы 08.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чаралар үткәрелү дәвам итә. Бүген 9 класс укучылары Сибгат Хәкимнең иҗаты хакында сөйләштеләр.Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимгә 4 декабрдә 110 яшь тулды.Шагыйрь Татарстанның хәзерге Әтнә районы Күлле Киме авылында туган. Аның игътибарын даими биләп торган мөһим темаларның берсе- туган җир темасы.Үзе туып үскән Казан арты төбәгенә, аның табигатенә, кешеләренә мәхәббәт хисе шагыйрьнең бөтен иҗатын озатып бара. Аның иҗатында туган як темасы туган йорт, газиз әнкәй, сөйгән яр темалары белән тыгыз бәйләнгән. Боларның барысын да мәхәббәт, сүнми дә, сүрелми дә торган ярату һәм юксыну хисе берләштерә. Яхшы шигырь кешене яңадан тудыра, моңга батыра, йөрәккә, күңелгә, җанга тәэсир итә. Сибгат Хәким тудырган образлар ихлас гадилеге белән, чын халыкчан булуы белән бик кадерле.
-
Батырлыгың синең үлемсез 03.12.2021

2014 елдан Россиядә 3 декабрьдә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Мондый истәлекле датаны булдыру инициативасы беренче чиратта Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган, исемнәрен үлгәннән соң ачыклый алмаган сугышчылар белән бәйле. Нәкъ менә шул максат белән хәрби бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаренда Билгесез солдат көне барлыкка килде, аның исеме билгесез, ә батырлыгы үлемсез. Шул уңайдан 6 класста “Батырлыгың синең үлемсез” темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар төрле җирләрдә Билгесез солдатка куелган һәйкәлләр белән таныштылар, алар батырлыгы турында шигырьләр укыдылар.
-
Халык әйтсә хак әйтә 01.12.2021

Кышның беренче аена аяк бастык. Декабрь безне нинди һава торышы белән сөендерә, кыш нинди киләчәк? Яңа ел төне суык буламы, җылымы? Җаваплар - халык сынамышларында. Укучылар бүген күп кенә халык сынамышлары әзерләп килгәннәр. Өйдәге өлкәннәр дә ярдәмгә килгән үзләренә. Сынамышларны барладык, хәзер аларны сыныйсы гына калды.
-
Круглый стол 01.12.2021

Сегодня в школе был круглый стол на тему " Профилактика совершения преступлений и правонарушений" с представителями КДНи ЗП, ПДН Арского района.
-
1 декабрь- СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2021

СПИД- җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык, әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. “Үз хатасында юләрләр генә өйрәнә”,- дигән О.Бисмарк. Бүген укучылар белән шул хакта әңгәмәләр үткәрелде. Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булыгыз. Арагызда бер кайчан да наркотикларга урын булмасын. Һәрвакыт файдалы гамәлләр генә кылыгыз, намуслы, кешелекле, югары әхлаклы кеше булыгыз.
-
Татар халкынын гореф-гадәтләре 29.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дәвам итә. Буген 9класста бик эчтәлекле әңгәмә узды.Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, нәүрүз, нардуган бәйрәмен торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен һ. б. ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. Татарстан халыклары үзара дус, тату яши. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.






