МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Укытучым, белем биреп һәрчак алга әйдисең... 07.10.2021

Бүген район Мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләрен тәбрикләү тантанасы булды. Мондый бүләкләүгә мәктәбебезнен математика һәм информатика укытучысы Гарипова Ф.Ф. лаек булды. Сезгә яңа профессиональ һәм иҗади казанышлар, уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем 07.10.2021

Юл йөрү кагыйдәләре, юлның шартлы билгеләре турында белгәннәрен кабатлау; юл йөрү кагыйдәләрен тагын да тирәнрәк өйрәнергә кызыксыну уяту максатыннан 5 нче класста “Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!” дигән тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар юл йөрү билгеләрен тагын бер кат искә төшереп, кызыклы викторинада катнаштылар, “Юл йөрү кагыйдәләре” көндәлегендәге биремнәрне чиштеләр.
-
Ут белән шаярма! 06.10.2021

Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату; утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казалар сәбәпче булуын , “ Янгын- зур фаҗига” икәнен төшендерү, анализлау; ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү максатыннан, башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате уздырылды, укучыларга янгын куркынычсызлыгы темасына рәсем ясарга тәкъдим ителде.
-
Бәйрәмең белән укытучым! 05.10.2021

Мәктәбебездә укытучылар хөрмәтенә бик эчтәлекле бәйрәм оештырылды. Укучылар үзләренен рәхмәтләрен тирән мәгънәле шигырь юллары һәм матур җырлар аша җиткерделәр. Бәйрәмең белән, укытучым!
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2021

Хөрмәтле укытучылар!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмебез- Укытучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә бәрәкәтле озын гомер, көч-куәт, бетмәс- төкәнмәс йөрәк җылысы, иман байлыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, катлаулы һәм җаваплы хезмәтегегездә зур унышлар телибез. Киләчәк көннәрегез матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп, бәхетле яшәргә язсын. Күңелләрегез һәрчак көр, килер көннәрегез имин булсын!
-
Кешене ярату хисе – кадере җуелмас Талисман 04.10.2021

Марсель Галиев – күпкырлы талантлы язучы. Аның каләме бигрәк тә публицистика өлкәсендә чарланган. Язучының “Догалы еллар”, “Рух” кебек китаплары шуның ачык мисалы. Әлеге публицистик әсәрләр укучыны әдәби портретларның зиннәтле бирелеше, табигатьнең гүзәл сурәтләнеше, бай һәм зәвыклы теле белән җәлеп итә.
2010 нчы елда М.Галиевның “Талисман” исемле китабы дөнья күрде. Китапта язучының соңгы егерме елда иҗат иткән публицистик язмалары урын алган. Алар тема ягыннан да, жанр ягыннан да төрле; монда олуг шәхесләр хакындагы әдәби портретлар, интервьюлар, әдәбият-сәнгать даирәсеннән чыгып уйланулар, авыл язмышы, игенчеләр хакындагы очерклар, тарихыбызга, сәнгатебезгә, халык язмышына караган фәлсәфи язмалар урын алган.
Һәр татар кешесен милләте белән горурланырга өндәүче язучы Марсель Галиев 8 октябрьда 75 яшен билгеләп үтәргә җыена. Шул унайдан, 9 сыйныфта бик эчтәлекле тәрбия сәгате уткәрелде.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2021

Бүген 7 класс укучылары күп еллар мәктәптә эшләп , лаеклы ялга чыккан өлкән буын вәкилләрен котладылар.
-
Татар халкынын милли бәйрәм һәм йолалары 01.10.2021

Безнең республикада яшәүче һәр халык бер-берсен хөрмәт итә, дус, аңлашып яши. Бүгенге көндә туган телебезне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау- иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бер генә милләт тә башкалар белән бәйләнешсез яши алмый. Татарстанда төрле милләт кешеләре яши. Татар халкының безнең төбәктә сакланып килә торган йола һәм бәйрәмнәре Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итә. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Укучылар милли бәйрәмнәр һәм йолалар турында мәгълумәт тупладылар һәм иптәшләре белән уртаклаштылар.
-
Мәрхәмәтле булыйк олыларга, миһербанлы булыйк кечегә 30.09.2021

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. 7 класста буген " Мәрхәмәтле булыйк өлкәннәргә, миһербанлы булыйк кечегә" исемле тәрбия сәгате үтте. Укучылар бәйрәм уңаеннан өлкәннәргә бүләкләр әзерләделәр.
-
Квест игра. 30.09.2021

Квест – это увлекательная приключенческая игра, как для детей, так и для взрослых, в которой необходимо решать самые разные задачи, для того, чтобы достигнуть определенной цели. Задачи могут быть самые разные по своему содержанию и наполнению: творческие, активные, интеллектуальные и т.п. Особенно значимо, что квесты могут проходить как в закрытом пространстве (школьные кабинеты), так и на улице, на природе (школьная площадка, парк и т.д.), охватывая всё окружающее пространство. Важнейшими элементами игры в жанре квеста являются собственно повествование и обследование мира, а ключевую роль в игровом процессе играют решение головоломок и задач, требующих от игрока умственных усилий. Квест – это командная игра. Идея игры проста – команды, перемещаясь по точкам, выполняют различные задания. Квест – это игра, в которой задействуется одновременно и интеллект участников, их физические способности, воображение и творчество. Здесь необходимо проявить и смекалку, и наблюдательность, и находчивость, и сообразительность. Это тренировка памяти и внимания. Это развитие аналитических способностей и коммуникативных качеств. Участники учатся договариваться друг с другом, распределять обязанности, действовать вместе, переживать друг за друга, помогать. Ученик 7 класса Бариев Ф.Н. участвовал в квест-игре "Мин Арчаны беләм" в составе команды "Арча шәкертләре" и заняли 2 место. Поздравляем!






