МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
"Ветеранга открытка" акциясе 20.12.2021

" Ветеранга открытка" акциясендә башлангыч класс укучылары теләп катнаштылар. Бүләкләр әзер!
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 20.12.2021

Тәртип- бусагадан башлана диләр. Безнең мәктәбебездә Яңа ел рухы ишек алдыннан ук сизелә.
-
Олимпиада призерларын котлыйбыз! 19.12.2021

Фәннәр буенча район олимпиадалары дәвам итә. Технология фәненнән призер булган 7 класс укучысы Салихзянов А. һәм 8 класс укучысы Лотфуллин И., аларның укытучылары Файзрахманов Р.Р.; шулай ук татар теленнән призер булган 8 класс укучысы Мухаметзянова И. һәм укытучысы Галиева Г.Р. ны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Яңа елга әзерлек 18.12.2021

Мәктәбебездә яңа елга әзерлек инде күптәннән башланды. Бу эштә һәр укучы актив катнашты. Укучылар класс бүлмәләрен үзләре ясаган уенчыклар белән бизәделәр.
-
"Пушкин картасы" проекты 17.12.2021

Укучыларыбыз "Пушкин картасы" проекты кысаларында "Казан егетләре" чыгышын карадылар.
-
Вакытлы матбугат- заман көзгесе 17.12.2021

Республикада татар телендә эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чаралары, халкыбыз мәдәнияте, телебез үсешенә зур йогынты ясый. Төрле илләрдә яшәүче татар милләте вәкилләрен берләштерүгә нигез сала, хезмәт итә. Шуңа күрә хәзерге көндә татар телендә махсус газет-журналлар чыгару ─ дәүләтебезнең иң зур бурычларының берсе булып кала. Бүгенге көндә татар вакытлы матбугатында газета-журналлар күп. Аларның төрлесе төрле аудиториягә тәгаенләнеп, үз укучысын табып, татар матбугатын баетуга зур өлеш кертә. Искиткеч зәвыклылыгы, эчтәлегенең бай булуы белэн “Идел”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Ялкын”, “Сөембикә” журналлары укучыларны үзләренә җәлеп итә.
-
Ачык чырай- такта чәй, яки ни өчен татар чәй ярата 15.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 7 класста чираттагы кызыклы тәрбия сәгате үтте. Бүген, 15 декабрьдә, Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәй - татар халкының иң яраткан эчемлеге. 15 декабрь 2005 елдан бирле Халыкара чәй көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне билгеләп үтүнең максаты - чәйне популярлаштыру. Әмма татар өчен бу максатның кирәге дә юк кебек, чөнки татарда бу эчемлек инде гасырлар буе популяр дип әйтергә дә була. 15 декабрь датасы чәйгә бәйле бер тарихи вакыйгага - "Бостондагы чәй эчү"гә бәйле. Британия хакимияте "чәй законы" кабул итеп, Америка халкыннан күбрәк салым җыеп алмакчы була. 1773 елның 15 декабрендә чәй индустриясендә эшләүчеләрнең хокуклары турында халыкара декларация кабул ителә. Ә 1773 елның 16 декабрендә колонистлар, Британия корабындагы чәйне диңгезгә ташлап, үзләренең хокукларын яклыйлар.
-
Татарымның моңлы баласы мин 14.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан тагын бер чара үткәрелде. 14 нче декабрь - күренекле татар шагыйре, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин премиясе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Нур Әхмәдиевның туган көне. Аның шигырь җыентыклары, балаларга атап язган әкиятләре, маҗаралы хикәя һәм повестьлары укучылар тарафыннан яратып кабул ителделәр. Н. Әхмәдиев җыр жанрында да актив иҗат иткән шагыйрь. Аның шигырьләренә төрле авторлар тарафыннан дистәләрчә көй язылган. Язучы иҗатына багышлап, 6 нчы класста “Татарымның моңлы баласы мин” дип исемләнгән чара үтте. Чарада Нур Әхмәдиев сүзләренә җырлар яңгырады, шигырьләр укылды.
-
Татар халык уеннары 13.12.2021

Укучыларны татар халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан таныштыру максатыннан 5 нче класс укучылары белән “Татар халык уены - Зәлидә” дип аталган уен үткәрелде. Татар халык уеннары элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Кичәләрдә җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы уеннар уйналган.Әлеге чара барышында шул уенарның берничәсе белән таныштылар, уйнап карадылар.
-
" Мы желаем жить без пожаров" конкурсына нәтиҗәләр 10.12.2021

Яңа Кенәр янгын сүндерү үлеге җитәкчесе Әхмәтов Хәниф Хәлил улы конкурста катнашкан башлангыч класс укучыларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.










