МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Профсоюз ярышлары 29.11.2021

Шушмабаш мәктәбендә теннис һәм бадминтон буенча оештырылган зона профсоюз ярышларында безнең башлангыч профсоюз оешмасы актив катнашты. Физкультура укытучысы Файзрахманов Р.Р. теннис буенча 3 урын, инглиз теле укытучысы Саляхова Л.А. 4 урын яулады.Жиңүче хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.Афәрин!
-
Әниләр көне белән! 27.11.2021

Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда. Кадерле әниләребез! Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
-
Арча читекләре 26.11.2021

26 ноябрьдә Халыкара итекчеләр көне – аяк киеме тегү, дизайн, тегү белән шөгыльләнүче осталарның һәм һөнәрчеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Шул уңайдан 8 нче сыйныф укучылары белән “ Эх, Арча читекләре “ дигән темага сыйныф сәгате узды. Идел буе болгарлары сафьяннан, йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең чын осталары булганнар. Бизәкләп чигелгән сафьяннан читекләр элек-электән дөнья базарларында дан тоткан. XVIII гасырда Арча ягында Казан арты өчен генә хас булган күн эшкәртү һәм күнгә чигү ирләр һәм хатын-кызлар өчен алтын белән укалаган баш, аяк һәм өс киемнәре эшләү һөнәрчелеге тагын да үсә Арча – бүгенге заман милли читекләрнең туган иле. Электән үк Арча яклары үзенең читекләре белән данлыклы.
-
Бөтенроссия бердәм дәрес "Кеше хокуклары" 25.11.2021

Буген укучылар өчен "Кеше хокуклары" турында бердәм дәресләр үткәрелде. Үз хокукларыңны яклау һәм башка кешеләрнекен анализлау күнекмәләрен үстерү, һәр кешегә карата хөрмәт хисе тәрбияләү хакында фикер алышты 7 класс укучылары.
Һәр баланың бу дөньяга бар хокукы туарга,
Туганнан соң ул сабыйга бирелә бар шартлар да.
Яшәр йорты тыныч булсын, ата-ана назласын,
Кирәк чакта табиблар ярдәм кулларын сузсын.
Мәктәпләрдә белем алсын, һичкем аны тыймасын.
Үз сүзен әйтә алсын, ял итсен ул, уйнасын.
Кирәк чакта үзенең хокукларын якласын.
-
Театр- яктылыкка, нурга илтә 24.11.2021

24- 30 нчы ноябрь көннәрендә илебездә ел саен «Театр һәм балалар» Бөтенроссия атналыгы уза. Бу атналык актерларның гына түгел, миллионлаган тамашачыларның да көтеп алган бәйрәменә әйләнә. Атна буе төрле чаралар, фестивальләр оештырыла, яңа спектакльләр тәкъдим ителә. Шул уңайдан 6 нчы сыйныфта “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип исемләнгән чара узды. Укучылар театр тарихы белән таныштылар, Казан шәһәре театрларында виртуаль сәяхәттә булдылар.
-
Табышмаклар иленә сәяхәт 23.11.2021

5 нче класс укучылары белән “Табышмаклар” илендә сәяхәт” дип аталган уен - кичә үткәрелде.Иң беренче табышмаклар турында мәгълүмат бирелде.Аннан соң уен тукталышлар буенча дәвам итте. “Чәчәкләр”, “Яшелчәләр”, “Табигать күренешләре”, “Ел фасыллары” тукталышларында укучылар тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар.Иң күп жетон җыючы укучы “Табышмаклар патшасы” дигән исемгә лаек булды.
-
Безопасный интернет 22.11.2021

Сегодня учащиеся начальных классов познакомились с правилами пользования интернетом.
-
"Карлыгачлар "сафында 22.11.2021

Бүген бездә зур тантана
Елмаю йөзебездә.
"Карлыгачлар" - кыю халык,
Булабыз һәммәбез дә.
-
Экодиктант-2021 19.11.2021

С 14 по 21 ноября будеть проходить Всероссийский диктант. Наша школа уже присоединилась. Всероссийский экологический диктант – это ежегодный проект, проходящий во всех субъектах Российской Федерации. Целями проекта является обеспечение экологической безопасности нашей страны, повышение уровня экологической культуры и грамотности жителей России, развитие просвещения и волонтерства в экологической сфере.
-
Илһамлы яшьлек
18.11.2021
Укучыларыбыз "Пушкинская карта" программасы нигезендә Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясе артистлары чыгышын карадылар.






