МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Кино карау 08.04.2014

Бүген мәктәптә "Борцу не больно" дигән кино күрсәтелде.
-
Котлыйбыз! 08.04.2014

Көрәш буенча Татарстан Республикасының Беренче Президенты М,Ш.Шәймиев Кубогына үткәрелгән республика ярышларына сайлап алу турнирында үз үлчәүләрендә 2 урыннарны алган 9 класс укучылары Гарипов Данил һәм Файзрахманов Нәфкатьне чын күңелдән котлыйбыз. Молодцы!
-
Молодцы, егетләр! 08.04.2014

Көрәш буенча Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Кубогына үткәрелгән республика ярышларына сайлап алу турнирында 3 урын алган команданы ( Файзрахманов Нәфкать, Гарипов Данил, Загриев Айнур, Ахметов Ранил) чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сезгә, егетләр!
-
Исәнмесез, кошкайлар! 04.04.2014

Киң итеп җәеп колач,
Килде яз,килде яз.
Елмаеп тора кояш,
Көн аяз,көн аяз.
Кыш буе яткан карлар
Эределәр,эределәр.
Сыерчыклар,тургайлар
Килделәр,килделәр.
Бүген мәктәптә биология укытучысы Ахметгалиева Ә.Х. тарафыннан әзерләнгән "Исәнмесез, кошкайлар!" дип аталган кичә үтте.
-
Рәсем һәм дизайн түгәрәге 02.04.2014

Укучыларыбыз Яңа Кенәр Балалар иҗаты йорты педагогы Галиева Р.А. җитәкләгән түгәрәктә рәсем ясау серләренә өйрәнәләр.
-
III чирек башланды.
01.04.2014
Язгы каникул тәмамланды, III чирек башланды. Хәерле сәгатьтә!
-
Кошларны каршыларга әзерләнәбез 28.03.2014

Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары сыерчыкларны каршы алырга әзерләнә.
-
Пробный ОГЭ
27.03.2014
Язгы каникул дәвамында 9 нчы сыйныф укучылары өчен имтиханнарга әзерлек эше тукталып тормый. 25, 27 нче мартта укучылар Арчага барып пробный ОГЭ эшләделәр.
-
Рәхмәт сиңа, Әлифбам! 22.03.2014

Күчкәнме бу залга
Дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә -
Әлифба бәйрәме!
Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Бүген безнең мәктәпнең 1 сыйныф укучылары Белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр.
-
Серле тамчыкай. 21.03.2014

Бүген мәктәптә Бөтендөнья су көне уңаеннан "Серле тамчыкай" дип аталган күңел ачу чарасы үтте. Кичә кызыклы уеннар һәм концерт номерлары белән аралашып үтте.






