МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 36\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 12\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Түзем һәм сабыр булган өчен, алдыгызда баш иябез! 08.05.2015

Юлларның авырын үткәнсез,
Теш кысып елларны сүткәнсез.
Тормышка матурлык сипкәнсез
Һәм безне бәхетле иткәнсез.
8 май көнне Иске Ашыт мәдәният йортында тыл ветераннарын , сугыш чоры балаларын хөрмәтләү кичәсе үтте. Өлкәннәр мәктәп укучылары һәм укытучылары көче белән әзерләнгән концертны бик яратып карадылар, истәлекләре белән уртаклаштылар, яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.
-
Батырлар исеме үлемсез 07.05.2015

Печмәнтау авылында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында үлеп калган, хәбәрсез югалган каһарманнарның исемен мәңгеләштерү максатыннан обелиск ачылды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына авыл халкы өчен бу зур бүләк булды. Тантанада тыл ветераннары, авылдашлар, кунаклар, укучылар катнашты. Өлкәннәр авыр сугыш еллары, сугыштан соңгы чорлар турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм концерты тантанага ямь өстәде.
-
Мәңге хәтердә һәлак булганнар. 07.05.2015

Иске Кенәр авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар исеменә мемориал такта ачу тантанасы булды.
Батырлыгын совет солдатының
Рәхмәт белән искә алабыз.
Җиңүләрдән аның хөрмәтенә
Мәңге яшәр һәйкәл салабыз.
-
Безопасное колесо - 2015 06.05.2015

4 мая на базе МБОУ "Арская гимназия №5" в рамках юных инспекторов движения состоялся районный конкурс "Безопасное колесо - 2015". Отряды ЮИД соревновались в знаниях ПДД, страхования, умениях оказывать доврачебную медицинскую помощь, фигурного вождения велосипеда и в сценическом мастерстве. Ученики нашей школы - Махмутова Зарина, Гимадиева Разина, Хасанов Ильмир, Ахметов Фанзил активно участвовали в этих соревнованиях. Молодцы!
-
Бакчада тәүге чәчәкләр 04.05.2015

Май кояшының җылы нурлары табигатьне яшәртеп җибәрде. Печмәнтау башлангыч мәктәбендә бәйрәм көннәренә ямь өстәп, тәүге чәчәкләр баш калкытты.
-
Флешмоб батлл 04.05.2015

30 апрель көнне Арча үзәгендә флешмоб булды. Флешмобны район яшьләр бүлеге, мәгариф бүлеге, мәдәният бүлеге, яшьләрнең “Форпост” җәмәгать оешмасы, волантерлар оештырды. Бу чараның максаты – вакытны файдалы үткәрү, наркотикларга каршы көрәш, сәламәтлек һәм бәйрәмнәрне начар гадәтләргә урын калдырмыйча биеп, шатланып үткәрү иде. Безнең мәктәп командасы да бу чарада уңышлы катнашып кайтты.
-
"Яшь актер" түгәрәге 02.05.2015

Мәктәбебездә Гайнуллина Г.Р. җитәкчелегендәге "Яшь актер" түгәрәге уңышлы эшләп килә. Алар ел дәвамында матур иҗат җимешләре белән мәктәптә дә,авыл мәдәният йортында да чыгыш ясап, тамашачыларны куандырып тордылар. 30 апрель көнне без аларның Тукай әкиятләре буенча сәхнәләштерелгән "Тукай әкиятләре илендә" дип аталган тамашаларын карап сокландык. Афәрин, яшь актерлар!
-
Өмәдә катнаштык 30.04.2015

Карлар эреп бетеп килә. Мәктәп бакчасын һәм әйләнә-тирәдә чүп-чарны чистарту өчен өмәгә чыктык. Һәркем көченнән килгәнчә тырышып эшләде.
-
Без-өмәдә! 30.04.2015

Районыбызда чисталык икеайлыгы бара.Иске Кенәр башлангыч мәктәбе укучылары да бүген мәктәп тирәсен җыештырдылар. Бар да тырышып эшләделәр: мәктәп яны ялт итте!
-
Мәктәпнең тирә -юне тәртиптә булсын 29.04.2015

Мәктәпнең тирә-юнен тәртипкә китерү өчен укучылар да, укытучылар да тырыша. Бүген дә дәресләрдән соң барлык кеше территориядә тырышып эшләде. Кипкән җирләрне тырмаладык, чүпләрне җыеп түктек, чәчәклекләрне чистарттык. Әле эшлисе эшләр бик күп. Шуңа күрә матур көннәрдән файдаланып калырга кирәк.






