МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Инглиз телендә җырлыйбыз, сөйлибез 19.02.2015

Инглиз теле укытучысы Саляхова Л.А. "Говорим и поем по английски" дип аталган кичә үткәрде. Укучылар үзләренең сәләтләрен инглиз телендә күрсәттеләр. Инглизчә җырлап,шигырьләр сөйләп тамашачыларны сокландырдылар. Шигырьләр батырлык, җир йөзендәге тынычлык тематикасын үз эченә алган иде.
-
Исемең калсын үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык! 16.02.2015

Бүген, 16 нчы февраль көнне, халкыбызның танылган шагыйре Муса Җәлилгә багышланган кичә татар, инглиз, рус телләрендә үтте. Аны әзерләүчеләр- татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнуллина Рәфия Әдһәмовна, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Ләйлә Борхановна һәм инглиз теле укытучысы Саляхова Лилия Әхмәтгалиевна . Укучылар шагыйрьнең балачагын, тормышын чагылдырган презентация карадылар, өч телдә шигырьләрен сөйләделәр. Залда шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе ясалган иде.
-
Инглиз һәм рус теле атналыгы 15.02.2015

Мәктәптә инглиз һәм рус теле атналыгы башланды. Атналыкның беренче көнендәге "Мәхәббәт дуслыктан башлана" дип аталган кичәне инглиз теле укытучысы Саляхова Лилия Әхмәтгалиевна үткәрде. Әлеге бәйрәм чарасын югары класс укучылары түземсезлек белән көтеп алдылар. Бу көн иртәдән һәркем дусларына тәбрикләү сүзләрен инглизчә җиткерде, ә кичә барышында укучылар үзләре белән оригиналь итеп таныштырдылар, осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр.
-
Җәлил кечкенә дусларына 13.02.2015

Муса Җәлилнең туган көнен искә алып үткәрелгән "Җәлил кечкенә дусларына" дигән әңгәмә үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар. Сабыем.ру сайтында С.Маршактан тәрҗемә ителгән М.Җәлилнең "Читлектәге хайван балалары" исемле шигыре балаларга бигрәк тә ошады.
-
Ата-аналар ачык дәрестә 13.02.2015

Печмәнтау башлангыч мәктәбендә ата-аналар өчен математикадан ачык дәрес булды. Дәрес барышынды туган сорауларга җавап биреп укытучы Миләүшә Шәйхетдиннова чыгыш ясады. Беренче класс укучысының укырга өйрәнүендә әти-әнинең дә өлеше бик зур икәнлеген әйтте. Әти-әниләр балаларның белемнәреннән канәгать калдылар.
-
Чаңгычылар - иң сәламәт кешеләр! 12.02.2015

11 февральдә мәктәп укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары булды. Осталыкта һәм җитезлектә сынашу өчен мәктәпнең чаңгы юлына барлык малайлар һәм кызлар стартка басты. Беренчелекне алучылар:
4-5 класслар арасында Махмутова Зәринә, Ахметов Фәнзил;
5-6 класслар арасында Гиззатуллина Илүсә, Фаттахов Инсаф;
8-9 класслар арасында Габдрахманова Гөлнара, Шарафиев Ислам. Молодцы!
-
Чаңгы шуабыз - сәламәтлегебезне ныгытабыз! 09.02.2015

Битләрне алсуландырырлык салкыны, әйләнә-тирәне каплаган ап-ак кары белән килгән кыш – чаңгы спорты белән мавыгучылар өчен зур куаныч. Рәхәтләнеп яраткан шөгылең белән мавыгырга, бер үк вакытта яздагыча яктырткан кояштан көч алырга, сәламәтлегеңне ныгытырга була. Чаңгыда шуу буенча укучылар арасында узган спартакиада моның нәкъ менә шулай икәнлеген күрсәтте.Мәктәптәге 1 сыйныфтан алып 9 сыйныфка кадәр барлык укучылар да чаңгыга басты. Һәркем сәламәтлеген ныгытып, яхшы кәеф алып таралды.
-
Шигырь укучылар бәйгесе 08.02.2015

Арчаның балалар китапханәсендә "Җирдә Җиңү хакына" дигән исем астында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте. Анда безнең мәктәптән 6 нчы класс укучысы Гарипов Илүс, 4 нче класс укучысы Фаттахова Лилия катнаштылар һәм район Мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
-
Созвездие - Йолдызлык 07.02.2015

Мәктәбебез укучылары районда булып узган "Созвездие-Йолдызлык-2015" бәйгесенең сайлап алу турында катнаштылар. Нәни укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Ачык дәрес 06.02.2015

Печмәнтау башлангыч мәктәбендә ачык дәрес булып үтте. Ачык дәрес башлангыч класс укучыларының мәктәп методик берләшмәсе кысаларында узды. Шәйхетдиннова М.Г. дәресне "Әдәбият елы"на багышлап уздырды. Дәрестән соң фикер алышулар түгәрәк өстәл артында дәвам итте.






