МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 36\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 12\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Әлифба бәйрәме 19.03.2015

14 март көнне мәктәбебездә Әлифба бәйрәме үткәрелде. Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын Әлифбадан башлаган. Ул зур дулкынлану белән үзенең кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Әлифба бәйрәме - әле кайчан гына 1 сентябрьне гаилә белән көтеп алган, тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни балаларның белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итү ул. Кичәдә укучылар төрле матур җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүзләр башкардылар, белемнәрен сынадылар. Бәйрәмгә шулай ук әти-әниләр дә килгән иде.
-
НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ 19.03.2015

"Нәүрүз" - фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, ул - "яңа көн" - яңа тормыш башлану һәм кышкы озын йокыдан соң табигатнең уянуы дигәнне аңлата. 2009 елда НӘҮРҮЗ ЮНЕСКО тарафыннан кешелекнең материаль булмаган мирас исемлегенә кертелә. 2010 елдан БМОның генераль сессиясендә 21 март - язгы көн һәм төн тигезләшүе - "Халыкара Нәүрүз көне" дип игълан ителде.
Борын үткән заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Печмәнтау башлангыч мәктәбендә Нәүрүз бәйрәменә укучыларның әти-әниләре чакырылды. Гаиләләр, әтиләр һәм әниләр ярышы, уеннар балаларның җыр-биюләре, шигырьләре белән үрелеп барды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 оя! 18.03.2015

Мәктәбебездә "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 оя" акциясе дәвам итә. Укучыларыбыз бик теләп сыерчык оялары ясап алып килделәр. Без сезне каршы алырга әзер, кошкайлар!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 оя ! 17.03.2015

"Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 оя!" бәйгесенә кушылып, Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары да язгы кунакларга оя әзерләделәр.
Җырчы кошым килер тиздән,
Йөрмәсен оя эзләп,
Кайчан килеп табар диеп,
Йөримен аны күзләп.
Җил-яңгырлар үтмәсен дип,
Әти белән тырыштык.
Куаныр әле кошчыгым,
Бушка китмәс тырышлык.
М.Шәйхетдиннова
-
15 март- Халыкара дөрес туклану көне 16.03.2015

15 март – Халыкара дөрес туклану көне. Кеше яшәешенең мөһим факторларының берсе булганга күрә, туклану мәсьәләсенә дөнья күләмендә җитди игътибар бирелә. Ә сәламәт булу өчен нишләргә кирәк соң? Сәламәт туклану серләренә багышлап үткәрелгән класс сәгатьләрендә укучылар шушы сорауга җавап эзләделәр.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына-70 оя! 16.03.2015

Иске Кенәр башлангыч мәктәбе укучыларының "70 еллыкка-70 оя!" бәйгесенә оялары әзер.Барлык укучылар да актив катнашты.
Кил, кошчыгым,кил!
Күз алмыйча күктән,
Көн дә сине көтәм,
Оя дисәң,ояң
Әзерләнгән күптән!
-
Поздравляем! 12.03.2015

Поздравляем танцевальный коллектив нашей школы, победивший в районном конкурсе "Арский бал", посвященном Году литературы в РФ в номинации "Самые креативные" (руководитель Мустафина А.В.) ! Молодцы,ребята!
-
Без театр уйныйбыз 09.03.2015

7 март көнне "Яшь актер" түгәрәгенә йөрүче укучылар ( җитәкчесе Р.Ш.Зиатдинова) Т.Миңнуллиның "Кайда хаклык, кайда дөреслек?" дип аталган әсәрен сәхнәләштерделәр. Күп санлы тамашачылар соравы буенча спектакльне кичен авыл мәдәният йортында да куйдылар. Халык яшь актерларның уенын яратып кабул итте һәм көчле алкышларга күмде.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2015

Кадерле хатын-кызлар! Әниләребез, апа-сеңелләребез, әби һәм дәү әниләребез, укытучы апаларыбыз! Сезне язның беренче бәйрәме 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Нәкъ менә Сез тормышыбызны гүзәл итәсез, яхшылыкка өндисез, зур хыяллар белән оптимистик рухта яшисез һәм еш кына башкаларны да бу тормышта дөрес яшәргә өйрәтәсез!
Ихлас күңелдән Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, яхшы кәеф, иминлек һәм җан җылысы, гаилә бәхете телибез.
Йөзегездә һәрвакыт елмаю балкып торсын, гыйлемле, бәхетле һәм гүзәл булыгыз!
-
Әни булганда яшәве рәхәт! 07.03.2015

Иске Кенәр башлангыч мәктәбендә "Әни булганда яшәве рәхәт!" исемле бәйрәм кичәсе булды.
Әни булганда өйләр ямьлерәк,
Күлмәкләр матур,ашлар тәмлерәк.
Әйдәле бергә шатлыклар телик,
Иң әйбәт әни- минем әни бит!
Әни булганда яшәве рәхәт,
Рәхмәт ,әнием, сиңа зур рәхмәт!






