МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫНЫҢ МӘДӘНИ КӨНДӘЛЕГЕ 12.11.2014

Иске Ашыт авыл китапханәсендә 1 нче сыйныф укучыларына "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" тапшырылды. Китапханәчеләр Фаттахова Миләүшә апалары, Юсупов Маннаф абыйлары әти-әниләрне һәм укучыларны мәдәни чараларда катнашу, китапханәләрдә, музейларда, истәлекле урыннарда булу, алар турында фикерләрне, фотоларны көндәлектә күрсәтеп бару кирәклеге турында сөйләделәр. Мәдәни дәрестә Печмәнтау, Иске Кенәр башлангыч мәктәпләре укучылары та катнашты. Балалар шул ук вакытта китапханә белән дә таныштылар.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә! 10.11.2014

Бүген мәктәптә укучылар һәм Иске Ашыт мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип аталган кичә үтте.
-
Котлыйбыз! 10.11.2014

Хөрмәтле Фәнзия Абзаловна !
Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез матур, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәргә язсын!
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы дәвам итә 31.10.2014

8-9 нчы класс укучылары өчен аыл фельдшеры Файзрахманова Г.М. һәм авыл мәчетенең имам - хатыйбы белән эшлекле әңгәмә үткәрелде.
-
Урок безопасности в сети Интернет. 30.10.2014

30 октября во всех классах проводились Уроки безопаснсти в сети Интернет. Цель этих уроков была изучение опасных угроз сети Интернет и методы борьбы с ними.
-
Батырлык дәресләре! 29.10.2014

Бүген барлык классларда "Батырлык дәресләре" үтте.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 23.10.2014

Мәктәптә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы бара.
-
Здоровая пробежка. 14.10.2014

14 нче октябрьдә “СМС дети” хәрәкәтенең “БАРС” отряды членнары “ Здоровая пробежка» акциясе үткәрделәр.
-
Бәйрәм белән, укытучым! 06.10.2014

Хөрмәтле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыгызда сау - сәламәт булып, бәхеткә күмелеп яшәгез.
Иртә таңнан чыккан назлы кояш
Көн дә сезгә бәхет китерсен.
Матур булсын сезнең тормыш юлыгыз,
Кайгы җиле бер дә тимәсен.
-
Өлкәннәр көне. 01.10.2014

Бүген Өлкәннәр көне! Хөрмәтле өлкәннәребез! Без сез¬не бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез мактауларга, хөрмәткә, ихтирамга лаек кешеләр.
Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.
Аларгадыр бөтен авырлык.
Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.






