Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 260 |
| У нас учат: | 31 |
Новости. Объявления/Игъланнар тактасы
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Скоро в школу / Тиздән мәктәпкә
22.05.2026
Уважаемые родители!
Совсем скоро ваш ребенок переступит порог школы.
В ваших силах создать в семье именно такую обстановку, которая не только подготовит ребенка к успешной учебе, но и позволит ему занять достойное место среди одноклассников, чувствовать себя в школе комфортно.
1. Чаще делитесь с ребенком воспоминаниями о счастливых мгновениях своего прошлого.
2. Помогите ребенку овладеть информацией, которая позволит ему не теряться.
3. Приучите ребенка содержать в порядке свои вещи.
4. Не пугайте ребенка трудностями и неудачами в школе.
5. Не старайтесь быть для ребенка учителем.6. Научите ребенка правильно реагировать на неудачи.
7. Хорошие манеры ребенка — зеркало семейных отношений. «Спасибо», «Извините», «Можно ли мне...» должны войти в речь ребенка до школы.
8. Помогите ребенку обрести чувство уверенности в себе.
9. Приучайте ребенка к самостоятельности в обыденной жизни.
10. Научите ребенка самостоятельно принимать решения.
11. Учите ребенка чувствовать и удивляться, поощряйте его любознательность.Мәктәпкә әзерлекнең төп критерийлары
– 10 эчендә санарга өйрәтүне ныгыту, алга һәм кирегә санау, геометрик фигуралар, көн, атна һәм ел фасылларын белү;
– «=», «<», «>» билгеләрен әйтә һәм таный белүне дәвам итү;
– төркемдә эшли белүне өйрәтү,
– логик уйлый белүне, дикъкатлелекне, хәтерне үстерү.
– мәктәпкә мәхәббәт, математикага кызыксыну тәрбияләү.
Мәктәпкә әзерләү проблемасы баласын укырга кертүче һәр әти-әни өчен дә актуаль. Күп әти-әни бала укый, яза белсә, укырга әзер дип саный. Шуның өчен иң элек әлифба китабы алып төп игътибарны хәрефләр белән таныштыруга бирә.Ләкин мәктәпкә әзерлек эше бик күп юнәлештә эшләүне үз эченә ала. Мәктәпкә әзерлекнең төп 4 критериесен билгеләп үтәләр.Болар:
1.Физик әзерлек
2.Психологик әзерлек
3. Әхлакый әзерлек
4. Интеллектуаль әзерлек
1. Физик әзерлек. Баланың сау-сәламәт булуы - аның әйбәт укуының әһәмиятле шарты. Билгеле, аның физик үсеше, сәламәтлеге турында хәлиткеч фикерне табиб әйтә, шулай да ата-аналарга кайбер факторларны алдан белеп тору әһәмиятле. Сәламәтлеге какшаган бала тиз арый, аның эшкә сәләте кими, 7 яшь тулган булса да уку аның өчен авыр эшкә әверелә. Гаиләдәге хәлләр дә (ызгышу, куркыту, ата-ананың эчүчелек белән шөгыльләнүе, торак шартларының уңайлы булмавы h.6.) укучының сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
Күзләрне дәвалау һәм саклау аеруча игътибар сорый. 1 класска укырга керүчеләрнең 4% ы ерактан күрми. Өлкән классларга күчкән саен, аларның саны арта. Әгәр бала саф һавада аз йөрсә, җитәрлек хәрәкәтләнмәсә, әйберләрне күзенә бик якын китереп караса, еш авырса, күрү әгъзаларының үсешенә җитди зыян килергә мөмкин, Өлкәннәрнең күбесе баланың ничә сәгать телевизор каравы, өстәл янында ничек утыруы, конструктор һ.б. белән ничек уйнавы, ни рәвешле йөрүе, йөгерүе белән кызыксынмый. Нәниләрнең мәктәпкә укырга кергәнче ук, буй-сыны кәкрәюе, күзләре начар күрү, хәрәкәтләренең төгәл
2.Психологик әзерлек. Баланы психологик әзерләү – аңарда мәктәптә укырга теләк тәрбияләү дигән сүз. Балада укырга теләк булдыру җиңел эш түгел. Төп эше уен гына булмаганда, аңардан җаваплылык таләп ителми иде.Мәктәптә укый башлагач, балага билгеле бер җаваплылык йөкләнә.
Психологик әзерлек:
– ул укуның, белем алуның әһәмиятлелеген аңлау, яңа белемнәр алуга кызыксыну арту;
- укытучының биремнәрен тыңлый һәм үти белү;
- иптәшләре һәм олылар белән аралаша белү, проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлын эзләп таба белү, олыларны авторитет итеп күрә белү;
- фикерләүнең, хәтер һәм игътибарның билгеле бер дәрәҗәдә үсүе.
3. Әхлакый әзерлек:
-классташлары фикеренә колак сала белү, дуслык-иптәшлек кебек сыйфатларга ия булу;
-олыларны ихтирам итү, әти-әнине, укытучыны хөрмәт итү;
-әдәплелек, сабырлык, тотнаклылык;
-намуслылык, коллективта үз-үзен тоту күнекмәләре.
4. Интеллектуаль әзерлекнең төп күрсәткече –баланың фикерләү сәләте һәм сөйләме үсү дәрәҗәсе.Бала теге яки бу нәрсә турында фикер йөртә, күргән, ишеткәннәр буенча нәтиҗә чыгара, анализ ясый, гомумиләштерә, төркемли белергә тиеш. Мәктәпкә укырга кергәнче, бала барлык авазларны дөрес әйтә, җөмлә төзи, сәнгатьле итеп сөйли, сорауларга җавап бирә, рәсемнәрдә нәрсә ясалуын тасвирлап сөйли белергә тиеш. Сөйләмдәге кимчелекләрне үз вакытында төзәтү сорала, мәктәпкә барырга бер ел калгач кына бу эшкэ тотыну нәтиҗәсез булырга мөмкин. Өлкәннәрнең, сөйләме бала өчен үрнәк булырга тиеш.Баланы укырга өйрәтүгә караганда аның сөйләм телен үстерү, авазларны аера белергә өйрәтү мөһим; язарга өйрәтүгә караганда кул һәм бармакларның төгәл координацияле хәрәкәтләрен үстерү, сөйләгәнне тыңлый белү, укыганның мәгънәсен аклау, эчтәлеген сөйләү h.6. күнекмәләр бирү әһәмиятлерәк.
-
Супер бабайлар!
15.05.2026
Бүген бакчабызда бик матур бәйрәм-“Супер бабай” бәйгесе булып узды. Бәйгедә һәр төркемнең данын яклап иң оста 12 бабай катнашты. Әлеге конкурс кысаларында бабайлар жюри әгъзалары хозурына ирекле формада үзләре белән таныштырырга,нәрсә белән шөгыльләнүләрен, нинди тормыш алып баруларын тәкъдим итәргә тиеш иде. Әйтергә кирәк, бабайлар дулкынлануларына карамастан, үзләрен бик кыю тоттылар.Һәрберсенең чыгышы әзерлекле һәм дә үзенчәлекле булды. “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”,-дигәннәр. Шушы мәкальне раслап бабайларга өстәмә биремнәр дә башкарырга туры килде. Берсе дә сынатмады, тапкырлыкта, зирәклектә аларга тиңнәр булмады. Бу шигырь юллары нәкъ алартурында:
Безнең заман бабайлар
Бар яктан да килгәннәр.
Мондый бабайларга карап,
“Супер бабай”,-дигәннәр.
Сегодня в нашем саду прошел замечательный праздник-конкурс“Супер бабай”. В конкурсе приняли участие 12 лучших дедушек из каждой группы. По условиям конкурса участники представляли себя в произвольной форме, демонстрировали свое мастерство, свой талант. Выступление каждого было подготовленным и оригинальным. Так же участникам пришлось выполнять и дополнительные задания. И в этом им не было равных в находчивости и мудрости.
-
Польза графических диктантов для дошкольников /График диктантларның мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен файдасы 11.05.2026

Графический диктант — это упражнение, где ребенок рисует линии по клеточкам под диктовку взрослого («2 клетки вправо, 1 вниз...»). В итоге получается силуэт животного, машинки или другого предмета.
Польза для дошкольников:
- развивает мелкую моторику и готовит руку к письму.
- тренирует пространственное мышление (право-лево, верх-низ).
- учит слушать и удерживать инструкцию – важный навык для школы.
- формирует усидчивость и внимание.
- развивает глазомер и умение ориентироваться в тетради в клетку.
Лучший возраст для старта – с 4–5 лет, начиная с простых узоров и коротких диктантов.
График диктант: бу күнегү вакытында бала олы кеше күрсәтмәсе буенча шакмаклы дәфтәр битендә күзәнәкләр буенча сызыклар сыза ("2 шакмак уңга, 1 аска...»). Нәтиҗәдә хайван, машина яки башка предмет силуэты килеп чыга.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен график диктантның файдасы:
-вак моториканы үстерә һәм кулны язуга әзерли,
- пространстволы фикерләүне күнектерә (уң-сул, өскә-аска),
- инструкцияне тыңларга һәм истә тотарга өйрәтә-мәктәп өчен мөһим күнекмә,
- тырышлык һәм игътибарны үстерә,
- шакмаклы дәфтәр битендә сызыкларны исәпкә алып ориентлаша белүне үстерә.
Гади бизәкләр ясауны һәм кыска график диктантларны 4-5 яшьтә башлау бик отышлы.
-
Җиңү көне / День Победы 08.05.2026

Безнең балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары булып үтте. Балалар митингта катнаштылар, солдатка озату йоласын күрсәттеләр, ә өлкән төркемгә йөрүчеләр бик матур бәйрәм тәкъдим иттеләр. Алар шигырьләр сөйләделәр, сугыш еллары җырларын башкардылар, биюләр күрсәттеләр. Бакчабызның кунаклары – хәрби хезмәт ветераннары Юрий Козлов, Булат Нуриәхмәтов, Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатының өлкән ярдәмчесе Айгөл Хәсәнова булды. Мондый чаралар балаларга патриотик тәрбия бирүдә мөһим роль уйный.
В нашем детском саду прошли праздничные мероприятия, посвященные ко Дню Победы. Дети приняли участие в митинге, показали обряд проводов в армию, а участники старшей группы представили замечательный праздник. Они читали стихи, пели песни военных лет, танцевали. Гостями нашего сада были ветераны военной службы Юрий Козлов, Булат Нуриахметов, старший помощник военного комиссариата Арского и Атнинского районов Айгуль Хасанова. Подобные мероприятия играют важную роль в патриотическом воспитании детей.
-
Родники/Чишмәләр 05.05.2026

В средней группе "Солнышко" была проведена интересная и познавательная беседа "Сохраним Родник" с презентацией, направленная на формирование у детей знаний о родниках, о ценности воды в жизни каждого человека, умении заботиться о воде, беречь её, расширены представления детей о воде и её источника. Любит и бережет родники наш народ: обкладывает их камнями, ограждает, делает над ними навесы. Люди приезжают на ухоженные родники для того, чтобы попить кристально чистую воду, говорят, такая вода приносит здоровье людям.Всегда считалось святым делом «открыть глаза роднику» - очистить его и обустроить, поставить скамейку для отдыха, повесить ковшик. Воспитанники получили элементарные знания об охране природы, воспитывали бережное отношение к окружающей среде. Развивали любознательность, мышление, внимание, речь.
«Кояшкай» уртанчылар төркемендә «Чишмәлэрне саклыйк» дигән кызыклы һәм танып-белү әңгәмәсе үткәрелде, ул презентация белән үрелеп барды. Ул балаларда чишмәләр, һәр кешенең тормышында суның кыйммәте, суга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү, аны саклау, шулай ук балаларның су һәм аның чыганаклары турындагы күзаллауларын киңәйтүгә юнәлтелгән иде.Безнең халык чишмәләрне ярата һәм саклый: аларны ташлар белән уратып ала, киртәләр белән әйләндерә, өсләренә түбәләр ясый. Кешеләр тәрбияләнгән чишмәләргә саф, чиста су эчәр өчен киләләр. Мондый су кешеләргә сәламәтлек китерә, диләр.«Чишмәгә күз ачу» — аны чистарту һәм җиһазлау, ял итү өчен эскәмия кую, чүмеч элү — һәрвакыт изге эш булып саналган. Тәрбияләнүчеләр табигатьне саклау турында башлангыч белемнәр алдылар, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләделәр. Аларда кызыксынучанлык, фикерләү, игътибарлылык һәм сөйләм үстерелде.
-
Международный день танца 29.04.2026

29 апреля, в Международный день танца музыкальный зал нашего детского сада превратился в настоящий эпицентр энергии, грации и ритма. В честь этого прекрасного праздника состоялся фестиваль танцев «Современное наследие», посвященный Году единства народов в России .
С первых минут в зале царила атмосфера творческого вдохновения и восторга. Фестиваль стал не просто конкурсом, а праздником, который позволяет выразить чувства через движения, показать красоту танца и объединить людей всех национальностей и возрастов! Әйдәгез, биибез! Безгә кушылыгыз! -
Дороги и транспорт – реалии сегодняшней жизни/ Юллар һәм транспорт-бүгенге тормышның чынбарлыгы 29.04.2026

Нашим детям предстоит жить при несравненно большой агрессивности автомобильного движения, а поэтому с каждым днем все сложнее обеспечить их безопасность. Очень важно с дошкольного возраста формировать у детей навыки безопасного поведения на дороге. Дети старшей группы № 5 вспомнили правила поведения на дороге, научились применять полученные знания о правилах дорожного движения в играх, инсценировках, в повседневной жизни.
Балаларыбызга автомобиль хәрәкәтенең чагыштырмача зур агрессивлыгы белән яшәргә туры киләчәк, шуңа күрә аларның иминлеген көннән-көн тәэмин итү кыенлаша бара. Мәктәпкәчә яшьтән үк балаларда юлда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру бик мөһим. 5 нче төркемдәге балалар юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, уеннарда, инсценировкаларда, көндәлек тормышта юл хәрәкәте кагыйдәләре турында алган белемнәрен кулланырга өйрәнделәр.
-
«Приметы весны»/ «Яз билгеләре» 28.04.2026

В младшей группе №4 прошла познавательная беседа на тему «Приметы весны». Дети с интересом рассматривали красочные изображения первых весенних цветов — первоцветов, а также познакомились с названиями весенних месяцев. Малыши узнали, как меняется природа с приходом каждого месяца, и учились замечать характерные признаки весны. Такие занятия развивают любознательность и воспитывают бережное отношение к окружающему миру.
4 нче кечкенәләр төркемендә «Яз билгеләре» темасына танып-белү әңгәмәсе узды. Балалар беренче яз чәчәкләренең матур рәсемнәрен карадылар, шулай ук яз айларының исемнәре белән таныштылар. Кечкенәләр яз көне табигатьнең ничек үзгәрүен белделәр һәм язның характерлы билгеләрен күрә белергә өйрәнделәр. Мондый дәресләр балаларда кызыксынучанлык үстерә һәм тирә-як дөньяга карата сакчыл караш тәрбияли.
-
27.04.2026

Сегодня на занятии по конструированию дети старшей группы мастерили корзинки. Ребята с увлечением складывали бумагу, делали надрезы и склеивали детали. Каждый проявил фантазию, украшая свою поделку. В итоге получились яркие и оригинальные корзинки. Дети были очень довольны результатом и с радостью показывали работы друг другу. Такие занятия помогают развивать мелкую моторику и творческие навыки.
Бүген конструкцияләү дәресендә өлкән төркем балалары кәгазьне кисеп, бөкләп, ябыштырып кәрзиннәр ясадылар. Алар бик матур килеп чыкты. Балалар уз эшләреннән бик канәгать калдылар. Бу дәрес балаларның кул чуклары эшчәнлеген һәм иҗади күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте.
-
“Тукай әкиятләренә ияреп” әкиятләр кичәсе 27.04.2026

2026 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 140 ел уңаеннан бакчабызда киңкырлы эш алып барылды. «Шагыйрь эзләре буйлап» дигән китап күргәзмәсе булдырылды, “Без Тукай оныклары” дигән девиз астында әдәби викторина уздырылды, "Тукайның әкияти дөньясы" исемле рәсем һәм “Әкият геройлары парады” кул эшләре бәйгесе оештырылды.
“Тукай әкиятләренә ияреп” әкиятләр кичәсендә әлеге бәйгеләргә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. Тукайның әкият геройлары Шүрәле, Су анасы һәм Кәҗә белән Сарык бәйрәмгә ямь өстәп, җиңүчеләрне котлап, күңелле уеннар оештырдылар. “Су анасы”, “Шүрәле” кебек уеннарда катнашу балаларга аеруча ошады.
Без Тукайның яшендәй яшьнәп үткән кыска гомер юлы, ул калдырган иҗади мирас, аның яшәү үрнәген күз алдыннан уздырып сокланабыз һәм Бөек Тукаебыз алдында баш иябез. Бөтен уй-гамәлләребез белән Тукай рухына лаек булырга тырышабыз. Бу катлаулы чорда аның шигырьләре күңелләрдә дәрт уята, шифа өсти, аклыкка-сафлыкка, тугрылыкка өнди, хезмәткә көч бирә. Тукаебызны зур горурлык хисләре белән искә алабыз.Тукай рухы күңелләребездә мәңге яшәр!









