Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Көзге бакча эшләре 23.09.2023

Яз, көз айларында без гел өмә оештырабыз. Табигатебез биргән шушы аяз, коры көзге көннәрдә мэктэбебез бакчасында агач яфракларын чистартып тэртикэ китердек. Козге унышны жыйдык.
-
Сөмбеләдә кунакта 22.09.2023

2023 нче ел - Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Кушлавыч клубында "Сөмбелә" бәйрәме уздырылды. Элек сентябрьгә туры килүче ай "Сөмбелә" дип йөртелгән. Әби-бабаларыбыз аны уңыш җыеп алу вакыты гына түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш-уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр, һәм ул алтын-сары толымлы, сөмбел чәчле кыз кыяфәтендә күзалланган. Бездә дә бу чара бик күңелле билгеләп үтелде. Укучыларыбыз төрле уеннарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар.
-
«Бердәм юл иминлеге көне» 21.09.2023

Юлда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү балалар белән эшләүдә мөһим бурыч булып тора. 2023 елның 20 сентябрендә бөтен илнең мәгариф оешмаларында бердәм куркынычсызлык көне, Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгының үзәк чарасы үткәрелә. Ул юлларда балалар травматизмын профилактикалауга багышланган.
«Бердәм юл иминлеге көне»н үткәрүнең төп максаты – юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру, балаларны озын җәйге ялдан соң транспорт мохитенә яраклаштыру. -
Чишмәләр иле син, Туган як 20.09.2023

Чишмәләр иле син, Туган як
Еракка китмәгез су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып
Чишмәләр яшиләр чылтырап.
Табигатькә сакчыл караш булдыру, туган авылыбызның чишмәләрен барлау, атамаларның килеп чыгу тарихын белү максатыннан, укучыларыбыз белән Мулла чишмәсенә сәяхәткә бардык. Челтер-челтер аккан чишмәгә сокланмый калу мөмкин түгел. Чишмәбезнең тәмле суын авыз иттек. -
Тренировка 19.09.2023

С целью формирования у обучающихся навыков соблюдения требований пожарной безопасности в нашей школе прошла учебная пожарная эвакуация.
Началом практической учебной эвакуации послужил полученный сигнал. Персоналом школы была организована эвакуация обучающихся из здания, все ученики и педагоги по сигналу тревоги быстро покинули здание школы по эвакуационным выходам.
Педагоги провели перекличку и доложили о численности детей. В ходе переклички выяснилось, что в здании никто не остался, все эвакуировались за положенное нормативное время. -
“Татарстан кроссы-2023” 16.09.2023

2023 елның 16 нчы сентябрендә Районыбызда бик күпләрне җыйган зур спорт һәм йөгерү бәйрәме: “Татарстан кроссы-2023” республика күләмендәге массакүләм ярышлар узды. Элеге ярыш Арчада ел саен зурлап уткэрелэ. Мэктэбебез укучылары белэн бу елны да алдагы еллардагы кебек элеге массакүләм ярышта актив катнашып кайттык
-
"Алдынгылар хәрәкәте" 15.09.2023

Укучыларга Лия Юрьевна "Алдынгылар хәрәкәте" буенча дәрес үткәрде. Әлеге хәрәкәтнең юнәлешләре белән таныштырды
-
ЮИД хәрәкәте дәресләре 15.09.2023

Буген укучылар белән юл йөру кагыйдәләрен искә төшердек. Юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, транспортта узеңне дөрес тотарга кирәклеге искәртелде. Машиналарга утырганда куркынычсызлык каешларын куярга кирәклеге аңлатылды. Юлларда сак булыйк. Тормышыбызны куркыныч астына куймыйк.
-
«Экстремизмга – Юк!» айлыгы 14.09.2023

Террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бүгенге көндә "терроризм" төшенчәсе никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, бу сүз беребезгә дә ят түгел. Терроризм - аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе.
«Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында укучылар белән “Терроризмга каршы – бергәләп” дигән исем астында тәрбия сәгате үтте. Укучыларны террор төшенчәсе белән таныштырдык, көтелмәгән хәлләр килеп туганда саклану, үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшердек һәм саклану чаралары турында фильм карадык. -
Табигатьтә - көз! 13.09.2023

Бүген башлангыч класс укучылары көзге табигатькә сәяхәткә чыктылар. Табигатьнең төрле төсләргә бизәлгән мәле. Көзнең матурлыгыннан күңелгә рәхәт! Балалар белән табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр.













