• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Туган телем сагында

Опубликовано: 24.04.2024

Бүген башлангыч класс укучылары “Мулла чишмәсе”нә сәяхәткә барып кайттылар. Әлеге урынга алар бик теләп йөриләр, тәмле салкын суыннан авыз итәләр. Кушлавыч авылы тарихы турындагы язмалаларны укыганда, бөек шагыйребез Габдулла Тукай, туганнары һәм аның исеме белән бәйле билгеле шәхесләр бу чишмә суыннан авыз иткән.
Г.Тукайның җиде буын бабалары Кушлавыч авылы мәчетендә мулла вазыйфасын башкарган һәм үз нигезләренә якын чишмәне карап, чистартып торган. Аеруча, Габдулланың бабасы Мөхәммәтгалим мулла чишмәне төзек итү өчен күп көч куйган. Авыл халкы аны хөрмәт иткән һәм бу чыганакны “Мулла чишмәсе” дип атаган. Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә нәни Габдуллаҗанны әлеге бик күп догалар укылган чишмә суы белән коендырган.
Г.Тукайның әнисе ягыннан булган Зиннәтулла бабасы да Кушлавыч авылы мәчетенә мәэзин итеп билгеләнгәч, шушы чишмәне карап тора һәм суыннан файдалана. 1894 нче елда Җаек шәһәренә әтисненең туганнары тәрбиясенә китәр алдыннан һәм 1907 нче елда солдатка каралырга кайткач, Габдулла Тукай бабасы хөрмәтенә аталган “Мулла чишмә”се суын эчеп, туган ягы белән саубуллашып китә.
2018 нче елның 26 апрелендә яңартылган чишмәне ачу тантанасы булды. Чишмәне төзекләндерүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Таттелеком” оешмасының генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин үз өлешен кертте.
Бүгенге көндә авыл халкы әлеге чишмә суын бик ярата, аны тәртиптә тота.



К списку новостей