Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Хокукый турнир" 29.11.2023

Укучыларнын хокук буенча белемнэрен арттыру,бер-берлэренэ, шул ук вакытта законга хэрмэт формалаштыру, эхлак сыйфатлары тәрбияләу максатыннан, югары класс укучылары белэн "Хокукый турнир" уздырдык. Җәмгыять таләп иткән hәм анда кабул иткән законнарны hәр кешегә белергә кирәк. Укучылар әлеге уенда актив катнаштылар .
-
ГРИПП - вируслы авыру 28.11.2023

Көз һәм кыш башлану гадәттә грипп һәм кискен сулыш вирусы инфекциясе кебек авыруларның күтәрелүе белән бәйле. Елның салкын вакыты авыру куркынычын арттыра. Вирус таралу юллары, авыру билгеләре, авыруның беренче симптомнары вакытында нишләргә дигән сораулар туа. Салкын тиюләр һәм грипп эпидемиясе чорында профилактика максатыннан мәктәбебезгә фельдшерны чакырдык. Ул укучыларга бу авыруны профилактикалау ысуллары, гриппка каршы вакцинациянең файдасы турында җентекләп сөйләде, балаларнын сорауларына җавап бирде һәм файдалы әңгәмә булдырды.
-
Әниләр көне 25.11.2023

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче
газиз әниләр! Бүгенге кичәбез кадерле әниләребезгә багышланды. -
Всероссийская акция " Здоровая мама-здоровый ребенок" 24.11.2023

Всероссийская акция " Здоровая мама-здоровый ребенок"
-
"Туган телем сагында" атналыгы 23.11.2023

"Туган телем сагында" атналыгы кысаларында башлангыч класс укучылары белән балалар өчен чыккан газета-журналларга күзәтү ясадык. Алардагы шигырьләр, әкиятләр белән таныштык, ребуслар чиштек.
-
"Мин кем" уены 22.11.2023

Психология атналыгы" кысаларында үз-үзеңне бәяләүне үстерү, анализлау максатыннан башлангыч класс укучылары белән "Мин кем" уены оештырдык. Укучылар уенда бик теләп катнаштылар.
-
Психология атналыгы 21.11.2023

Бу атнада 20нче ноябрьдән традицион Бөтенроссия көзге психология атналыгы башланды. Әлеге уңайдан без укучыларыбызга “Әйдәгез дус булыйк” дигән тема астында психологик уен, тренинг үткәрдек. Психологик тренингта үз-үзеңне аңлау һәм үз-үзеңне бәяләү формалаштыруга, эмоциональ өлкәне үстерүгә һәм хис тәҗрибәсен киңәйтүгә, уен, хәрәкәт һәм коммуникатив күнекмәләрне камилләштерүгә, социаль активлык һәм тирә-юньдәгеләргә карата яхшы караш, иптәшләреңә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә.
-
Викторина “Юлда йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре” 18.11.2023

Мәктәбебездә 13 -19 ноябрь юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган атналык булды. Бүген укучыларыбызнын белемнәрен тикшеру, ныгыту өчен “Юлда йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре” дигән викторина үтте.
Балаларда юлда йөрү культурасы тәрбияләү максатыннан дәрестән тыш үткәрелгән чараларның әһәмияте бик зур. Мондый чараларны әзерләгән вакытта да, карап утырганда да укучыларның кызыксынуы арта, өстәмә мәгълүмат алына. ... Максат: юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга өйрәтү, машина йөртүче, юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү.
-
Табигать һәм кеше бербөтен 17.11.2023

«Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» дәвам итә.
Табигать һәм кеше бербөтен.
Пычранмасын сулар, һава һәм җир,
Капламасын Җирне сөрем һәм төтен!
Әлеге язманы менә шундый шигъри юллар белән башлау юкка түгел. Чөнки экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә -
Яшь инспекторлар хәрәкәте 16.11.2023

Бәлигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт хәлакәтләрен киметү һәм балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан, безнең мәктәптә бердәм юл куркынычсызлыгы көне үткәрелде. Бүген һәр бала юл хәрәкәте кагыйдәләре турында алган белемнәрен искә төшерде, ныгытты, үзенең активлыгын, иҗатын күрсәтте. Башлангыч сыйныф укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча рәсемнәр ясадылар һәм "Мин "Яшь инспекторлар хәрәкәтен" сайлыйм" флешмобында катнаштылар.













