Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Туган телем сагында 18.10.2023

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Бу атнада районыбызда "Туган телем сагында" акциясе үтә. Бүген укучылар белән музеебызда сакланучы кадерле ядкярьләр белән таныштык. Милли киемнәрнең үзенчәлекле якларына игътибар иттек.
-
Мөһим сөйләшү - Разговор о важном 16.10.2023

Ватан киносы үсеше төп фильмнарны гына чагылдырмый, илнең үсеш этаплары, аның киләчәге
образын да модельләштерә. Кино, әдәбият һәм театр белән бергә, кешегә үзен «Көзге» дәге кебек
күрергә, үз гамәлләрен бәйләргә мөмкинлек бирә. Геройларның гамәлләре белән анализлау һәм
рефлексияләү, яңа белемнәр алу, һөнәрләр дөньясы, талантлы кешеләрнең иҗаты, тарихы һәм ил
мәдәнияте белән таныштыра. -
Әтиләр көне 15.10.2023

Октябрьнең өченче якшәмбесе әтиләр көне буларак билгеле. Шул уңайдан мәктәбебездә матур бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә әтиләре чакырып, аларны башлангыч сыйныф укучылары матур җырларын, шигырьләрен сөйләп, уз куллары белән ясаган открыткаларын тапшырып котладылар. Зур класс укучылары әтиләргә Кушлавыч авылы клубы белән берлектә әзерләнгән Г.Камалнын «Беренче театр» әсәре сәхнәләштерелде. Әлеге чарага килгән кунакларыбыз укучыларнын осталыгы белән сокланып, спектакль караганда рәхэтләнеп көлешеп, эшләреннән, мәшәкатьләреннән онытылып ял иттеләр.
-
Татарча диктант яз! 13.10.2023

Быел 13, 14 һәм 15 октябрь көнне бөтен Җир шарына сибелеп яшәгән милләттәшләребез һәм татар телен өйрәнүчеләр, белүчеләр, белергә теләүчеләр татарча диктант яза. Әлеге чара безнең мәтәптә дә узды. Укучылар, укытучылар бик теләп катнаштылар.
-
Көзге фантазия 12.10.2023

Бу атнада безнең мәктәптә "Көзге фантазия" исемле көз нигъмәтләреннән ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе үтә. Укучыларыбыз, әти-әниләре белән берлектә, көзге уңыштан, яфраклардан төрле оригиналь эшләнмәләр ясап алып киләләр. Килгән эшләр бик матур һәм зәвык белән эшләнгән.
-
Профилактик әңгәмә 11.10.2023

Еш кына балалар телефоннан үзләренә кызык табып шалтыратып уйныйлар. Ләкин бу уен бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Балалар ялган шалтырату белән нинди зыян салганнарын белмиләр. Шалтырату вакытында дөреслеккә туры килмәгән фактларны хәбәр иткән өчен канун тарафыннан административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Кемнәрдер махсуслаштырылган хезмәтләрне алдап чакырып, аларның кыйммәтле вакытларын әрәм иткән вакытта, кайдадыр башка урында реаль җинаять кылынуы һәм аны кисәтү өчен мөмкинлек булмавы хакында уйланырга кирәк. Безнең мәктәбебездә дә әлеге темага карата тәрбия сәгате үткәрелде. Укучыларыбыз үзләре өчен бик кирәкле булган информация алдылар.
-
Мөһим сөйләшү 09.10.2023

Традиция буенча эш атнасы гомуми мәктәп линейкасыннан башланды, аннан соң дәрестән тыш
"мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр"дәресе узды. Бүгенге дәреснең темасы коллективтагы
балаларның мөнәсәбәтләренә кагылды. Мәктәптә укыганда, сыйныфташлар белән мөнәсәбәтләр
төзергә өйрәнү мөһим, бу исә дус коллективны саклап калуга зур өлеш кертә. Үзара ярдәм һәм
үзара аңлашу, аның һәр катнашучысына хөрмәт — ныклы коллективның нигезе. Коллективта
мөнәсәбәтләрне ничек җайга салу, психик сәламәтлекне ничек саклап калу, «травли/буллинг»
корбаны булмау һәм үзе башкаларны «травли» га төшмәү турында белемнәр һәркемгә кирәк.
Дәрес барышында балалар, кемгә һәм кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин буллингка дучар булсалар,
үзләрен ничек тотарга икәнен белделәр. Балалар каралган мультфильмны сыйныф җитәкчесе
белән рәхәтләнеп фикер алыштылар, дуслыкның нәрсә икәнлеге һәм кем дусты икәнлеге турында
үз фикерләрен белдерделәр, «безнең дуслык сыйныфы " плакатын ясадылар. -
"Елмаюың белән бүлеш" акциясе
09.10.2023
Бүген мәктәбебезнең өлкән класс укучылары белән "Елмаюың белән бүлеш" " Поделись улыбкой" акциясе уздырылды. Укучылар елмаюлы смайликлар ясадылар һәм бер-берсенә ясаган смайликларын бүләк иттеләр. Көзге моңсу көннәрне ямьләндереп, мондый позитив тарата торган акцияләрне ешрак уздырырга кирәк. Укучыларга бу акция бик ошады.
-
Нәниләр - бездә кунакта 06.10.2023

Укытучылар көне уңаеннан Кушлавыч балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез мәктәпкә укытучыларны бәйрәм белән котларга керде. Алар "Шалкан" әкиятенең татарча вариантын сәхнәләштерделәр. Үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын бүләк иттеләр. Балалар бакчасы коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Укытучылар көне 05.10.2023

1994 елдан бирле 100дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» темасына җыен үтүе сәбәпче булганлыгы билгеле. Нәтиҗәдә, ЮНЕСКО вәкилләре һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан «Укытучы статусына кагылышлы тәкъдим»гә кул куела. Бөтендөнья укытучылар көне БМОбөтендөнья һәм халыкара көннәре исемлегенә кертелә.
Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!













