Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Көзге байлык - көз табыны 30.10.2023

Мәктәбебездә бәйрәмнәр - ул һәрвакыт могжизалар, тылсымлы төсләр, балаларның шат тавышы. Бүген көзге уңыш бәйрәменең йомгаклау өлеше булды. Укучылар ике төркемгә бүленеп көзге кафе оештырдылар. Югары класс укучылары япон кухнясы, башлангыч класс укучылары "Түбәтәй" татар ашлары кухнясы әзерләделәр. Ике кафе да зәвыклы, кызыклы оештырылган. Чара бик күңелле узды. Күркәм чәй табыны янында рәхәтләнеп сыйландылар. Ахырдан дискотека булды.
-
Акция "Письмо солдату" 27.10.2023

Акция "Письмо Солдату". Укучылар "Солдатка хат" акциясендә катнашты.
-
Беренчеләр хәрәкәтендә сайлаулар 26.10.2023

Сегодня состоялись выборы председателя Совета первичного отделения Движение Первых. На должность председателя Совета были заявлены два кандидата. По результатам голосования председателем Совета первичного отделения Движения Первых нашей школы выбран ученица 8 класса Мингазова Залина. Избиратели пожелали своему лидеру
успехов в новых начинаниях. -
Каникул алдыннан әңгәмә 25.10.2023

Бүген мәктәбебездә көзге каникулга китү уңаеннан "Көзге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән тема астында сыйныф сәгате уздырылды. Үз тормышыңа һәм сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү, ял итү урыннарында, шәһәр урамнарында, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Бай эчтәлекле видео күрсәтелде. Урамда үзең белән яктылык кайтаргычларны даими йөртергә кирәклеге искәртелде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча инструктажга кул куелды. Ялларыгыз күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен иде.
-
Мөһим сөйләшү 23.10.2023

2023 елның 23 октябрендә уку атналыгы традицион рәвештә дәрестән тыш «мөһим нәрсәләр
турында сөйләшүләр»дәресеннән башланды. Дәреснең темасы «махсус билгеләнештәге
бүлекчәләр көне»булды. Бу һөнәри бәйрәм Россиядә ел саен 24 октябрьдә билгеләп үтелә. Аның
өчен дата очраклы сайланмаган, чөнки бу көнне 1950 елда махсус билгеләнештәге аерым роталар
булдыру турында директива чыккан, алар хәзерге спецназның элгәрләре булган.
5-7 сыйныф укучылары «Альфа», «Вымпел» һәм «Витязь» нең берничә зур операциясе турында
белделәр, аларның җитәкчеләре һәм башка күренекле хәрби эшлеклеләр белән таныштыалар.
Махсус көчләрнең бурычлары бик төрле булырга мөмкинлеген белделәр. Бу разведка, диверсия
гамәлләре, коммуникацияләрне бозу буенча операцияләр һ.б. Подразделениеләрнең төп
бурычларының берсе-законсыз кораллы формированиеләр һәм диверсия-разведка төркемнәре
белән көрәш. Шуңа күрә беренче көннән үк махсус хәрби операциядә катнашалар. Бу аларның
гражданлык җаваплылыгы һәм үз илләренә, үз халкына булган мәхәббәтен күрсәтә. Мәктәп
укучылары спецназ сугышчыларының гомуми характеристикасын төзеделәр. Педагоглар
балаларга махсус бүлекчәләрдә үткән хәтер һәм игътибарлылык тикшерүен үтәргә тәкъдим
иттеләр. -
Мы знаем - Без беләбез 21.10.2023

Бүген мәктәбебез укучыларына яңа территорияләрнең – Донецк һәм Луганск халык республикаларының, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россия составына керүе көне уңаеннан тематик кино курсәту булды .Әлеге темага әңгәмә булдырып караган фильмнарга анализ ясалды.
-
Квест-уен 21.10.2023

Бүгенге җәмгыятьнең иң катлаулы һәм шул ук вакытта каршылыклы проблемаларының берсе – яшүсмерләр арасында хокук бозулар проблемасы. Кызганычка каршы, яшь чакта һәр кеше дә кылган гамәлләрнең авыр нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетерми. Укучыларда яхшы һәм начар гамәлләрне аера белү, сәламәт яшәү рәвеше һәм закон тыңлау тәртибе күнекмәләрен үстерү, хокук бозу һәм җинаять өчен шәхси җаваплылык турында бербөтен күзаллау формалаштыру максатыннан, бүген мәктәптә хокукый уен оештырдык.
Укучылар, командаларга бүленеп, 4 станциядә төрле биремнәр башкардылар. -
Туган телем сагында 20.10.2023

"Туган телем сагында" акциясе кысаларында балалар бакчасында нәниләр белән "Түбәтәй уены"н өйрәндек.
-
Пешекчеләр көне. День повара 20.10.2023

20 нче октябрь - Халыкара повар һәм кулинарлар көне.
Повар һөнәре - зур осталык, түземлек, көч таләп итә торган эш. Безне мәктәбебез повары Лилия Равил кызы көн саен тәмледән-тәмле ашлар белән сыйлый. Аны чын күңелдән һөнәри бәйрәме белән котлыйбыз. Эшендә, тормышында зурдан-зур уңышлар телибез. -
Олимпиада "Куркынычсыз юллар" 19.10.2023

"Учи.ру" платформасында россиякүләм "Куркынычсыз юллар" олимпиадасы башланды.
Олимпиада 20 нче ноябрьгә кадәр дәвам итә. Анда безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Биремнәрдә юлларда булырга мөмкин төрле ситуацияләр тасвирлана, ә укучылар проблемадан куркынычсыз чыгу юлын табарга тиеш.
Әлеге олимпиада олыларга һәм балаларга юл йөрүнең төп кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итә.













