Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Өстәл уеннары 15.11.2023

Өстәл уеннары вакытны күңелле уздыру гына чарасы түгел, алар баланың хәтерен яхшыртырга, вак моториканы үстерергә, логик фикерләүне үстерергә булыша. "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өстәл уеннары уйнадылар.
-
"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" старт алды 14.11.2023

"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" - ел саен уздырыла торган Гомумроссия волонтерлык акциясе. Әлеге атналык акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары арасында командаларга бүленеп “Куңелле стартлар” дигән ярыш үткәрелде. Балалар ярышта көчләрне сынашып, сәламәтлекне ныгытып, бер-беренә хөрмәт, мәрхәмәтле караш булдырдылар.
-
"Чиста өй" акциясе 13.11.2023

5-6 нчы сыйныф укучылары «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында “Чиста өй” (“Чистый дом”) акциясенә кушылдылар. Өлкәннәргә өй эшләрендә бик теләп булыштылар. Бергәләп эшләү бик күңелле һәм файдалы!
-
Халыклар дуслыгы 11.11.2023

Мәктәбебездә “Халыклар бердәмлеге” көне уңаеннан, “Могҗизалар кыры” интеллектуаль уены үтте. Уенга сораулар төрле милләт халыкларының ризыкларын уйлап табуга багышланган иде. Укучылар үзләрен бик яхшы яктан гына күрсәттеләр, катлаулы сорауларга да тиз генә җавап бирделәр.
-
Орлята России 10.11.2023

Бүген башлангыч сыйныф укучыларын "Орлята России - Рәсәй бөркетләре" оешмасына кабул иттек. Укучыларга таныклыклар бирдек, отрядның эшләре, юнәлешләре турында сөйләдек, шушы оешманың гимнын тыңладык. 1-3 сыйныф укучыларына рюкзак тапшырдык. Уеннар уйнадык, "Кто, если не мы?" дигән нәфис фильм карадык. Бәйрәм бик күңелле үтте. Укучыларга ошады.
-
Өйрәнү тренировкасы 08.11.2023

Укучыларда антитеррор куркынычсызлыгы күнекмәләре формалаштыру максатыннан мәктәбебездә эвакуация тренировкасы үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар өчен бирелгән махсус сигнал белән башланган эвакуация тиешле дәрәҗәдә һәм тиешле таләпләргә туры китереп башкарылды. Чараның ахырында укучыларны барлау оештырылды. Нәтиҗәдә барлык укытучылар һәм укучылар да нормага сыешлы вакыт кысаларында мәктәп бинасыннан чыгып, тиешле куркынычсыз урында тупландылар. Соңыннан инструктаж үткәрелде.
-
Татарстан Конституциясе көне 06.11.2023

Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Без аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз. Шуңа күрә Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Кадерле якташлар, милләттәшләр, барыгызны да Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән тәбрик итәбез, сезгә саулык-сәламәтлек, киләчәк көннәргә ышаныч һәм уңышлар телибез.
-
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2023

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан милли уеннар үткәрдек
-
Этнографик диктант 03.11.2023

Бүген, Халыклар бердәмлеге көне кысаларында, «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе старт алды. Ел саен әлеге чарада без дә актив катнашабыз.
-
Беренчеләр хәрәкәте 30.10.2023

В нашей школе сегодня прошли дебаты, посвящённое вступлению лидеров и активистов школы в Российское движение детей и молодёжи «Движение первых». Лидеры и активисты нашей школы изъявили желание вступить в ряды Российского движения школьников, и у нас состоялся 1 этап выборов - дебаты о вступлении в ряды первичного отделения РДММ "Движение первых".
Мәктәбебездә “Беренчеләр хәрәкәте” рәисе вазифасына сайлап алулар үткәрелде. Беренчеләр советында булган укучыларыбыз үзләренең программалары белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр. Һәркайсы мәктәп эшчәнлегенә кертәчәк үзгәрешләре, максатлары белән уртаклашты. Төп сайлаулар 2023 нче елның 26 нчы октябрендә үтәчәк, катнашучыларыбызга уңышлар телибез.













