Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
Очрашу. 28.10.2016

Бүген Носы мәктәбендә галим, шагыйрь Рифат Җамалның 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Очрашуга юбиляр җәмәгате Дания ханым белән кайтты. Кунакларны мәктәп директоры Вәсим Бәдертдинов, укытучылар һәм укучылар ипи—тоз белән каршы алдылар.
Мирҗәм егете Рифат 5—8 сыйныфларны Носы мәктәбендә укыган. Балалар, укытучылар шулай ук тулы бер программа белән чыгыш ясады. Рифат Җамал якташларына яңа гына табадан төшкән китапларын бүләк итте. -
Татар теленнән диагностик мониторинг.
27.10.2016
Бүген мәктәптә 4,6,8 нче класс укучылары белән оф-лайн режимда диагностик мониторинг үткәрелде.Укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
Өстәмә эшләү. 25.10.2016

Бүген 5 класс укучылары инглиз теленнән, телне баету максатыннан, өстәмә шөгыльләнделәр.
-
"Көрәш". 24.10.2016

22 октября в спортивном зале Наласинской СОШ прошло Первенство Арского муниципального района по национальной татаро- башкирской спортивной борьбе "Көрәш" среди юношей 2004 г.р. и моложе. Ученик нашей школы, посещающий кружок МБУ ДО "Новокинерский Дом детского творчества Арского муниципального района РТ", Сафиуллин И., занял достойное 1 место в своей весовой категории. Тренер- Ахметов И.Х. Поздравляем! Желаем успехов в следующих соревнованиях.
-
«Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясе. 23.10.2016

«Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясе кысаларында Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары технология дәресендә ертылган, таушалган китапларга ремонт ясадылар. Китапларны саклап тоту, әһәмияте турында сөйләштеләр.
-
Педагог-оештыручылар семинары. 22.10.2016

21 нче октябрь көнне, Әтнә районы Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбендә педагог-оештыручыларның чираттагы зона укыту семинары уздырылды. Әлеге семинарда Екатерина Владимировна балалар хәрәкәтенең киләчәктәге үсешенә зур игътибар итте.Андрей Анатольевич Толкачев”Татарстан Мирасының бердәмлеген“ киләчәктә ничек дәвам итү һәм яңа проектлар булдыру турында сөйләде.Семинарга килгән педагог-оештыручылар белән хәрәкәтле уеннар оештырдылар.Педагоглар үз фикерләрен әйттеләр,киләчәтә үз мәктәпләрендә моннан алып кайткан белемнәрен эш алымнарында киң кулланачаклар.
-
Мәктәп музеенда. 22.10.2016

Мәктәп музеен экспонатлар белән тулыландыру дәвам итә. Укучылар музей эше белән кызыксыналар, әбиләре мәктәп музеена бүләк итеп биргән кул эшләнмәләре тарихы турында классташларына бик теләп сөйлиләр.
-
«Ялкын» журналын яратып укыйлар. 21.10.2016

“Ялкын” журналы укучыларның яшь, зәвык, кызыксыну үзенчәлекләрен искә алып чыгарыла. Безнең мәктәп укучылары да «Ялкын» журналын яратып укыйлар, аның һәр санын түземсезлек белән көтеп алалар.
-
Семинар-практикум в городе Казани. 20.10.2016

18-20 октября 2016 года в городе Казани состоялся семинар-практикум по программе “Основы первичной профилактики зависимостей от психоактивных веществ в образовательной среде».Семинар был организован министерством и Республиканским центром психолого-медико-социального сопровождения «Ресурс». Программа семинара, использованные методы и приемы проведения, форма организации и чередование выступлений позволило обеспечить высокую работоспособность, удержать внимание и интерес участников, поддержать положительный эмоциональный настрой, что в свою очередь способствовало повышению его результативности и успешному решению поставленных задач.
-
“Минем гаиләм” 19.10.2016

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала. Бу метод укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә. Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары иҗади проектлар эшләргә бик яраталар. Алар Әниләр көненә багышлап “Минем гаиләм” темасына иҗади проект эшли башладылар. Әти-әниләре белән төшкән фотолары барлыйлар, гаилә истәлекләрен җыйныйлар, рәсемнәр ясыйлар, иншалар язалар. Проектның продукты Әниләр көненә багышланган бәйрәм булачак.
















