Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Настольный теннис. 07.01.2017

6 января 2017 года в спортивном комплексе ДСЮШ Арча прошел открытый турнир по настольному теннису среди юношей и девушек 2002- 2004 г.р. в рамках Декады спорта и здоровья. Команда нашей школы заняла достойное 2 место. Загидуллина И. заняла 2 место в личном первенстве.
-
Химиядән сынау имтиханы. 06.01.2017

Бу уку елы - 9 нчы сыйныф укучылары өчен җаваплы ел: аларның дәүләт имтиханнары бирәсе бар. Каникул көннәрендә дә алар белән имтиханнарга әзерлек эшләре дәвам итә. Химиядән сынау имтиханы үткәрелде, укучылар белән эшләргә анализ ясалды.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә ВПР га хәзерлек. 05.01.2017

Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда 4класс укучылары Бөтенроссия тикшерү эшен башкаралар. Бу – бик җаваплы эш. Математика,әйләнә-тирә фәннәре татарча укытыла. Биремнәрнең рус телендә булуы балаларда өстәмә кыенлыклар тудыра. Укучы каушап калырга, белгәнен дә күрсәтә алмаска мөмкин. Хәзерлек чорында текст өстендә эшкә зур игътибар итү таләп ителә. Әлбәттә, каникул чорында мондый эш төрләрен бала армаслык итеп, мавыктыргыч, җиңеләйтелгән формада үткәрү отышлы.
-
Математикадан ОГЭ. 05.01.2017

Бүген 9 класс укучылары математикадан огэ биреп карадылар.
-
“Бөтен кеше дә чаңгыга!” 05.01.2017

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
“Сәламәтлек-иң зур байлык”, - дигән мәкаль бар татар халкында. Дөрестән дә, сәламәт кеше генә илебезгә күбрәк файда китерә, куйган максатына ирешә ала. Мәктәбебездә дә укучыларның сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирелә. 5 январь көнне Носы төп гомуми белем мәктәбе “Бөтен кеше дә чаңгыга!” исеме астында укытучылар һәм укучылар белән бергә чаңгыда шуу көне үткәрде. Безне көннең салкынлыгы да куркытмады. Безнең тавыштан урам шау-гөр килеп торды. Саф һавада йөрү беренчедән безне чыныктырды, икенчедән сәламәтлеккә бик зур файда китерде.
-
Каникулда. 04.01.2017

Бүген укучылар конструкторлар белән бик мавыгып уйнадылар. Бу төр уеннар балаларда фантазияне үстерергә, дуслык хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Географиядән консультация. 04.01.2017

Яңа ел каникуллары дәвам итә. Каникуллар белән бергә 9 класс укучылары өчен географиядән имтиханга әзерлек эшләре башланып китте.
-
“Кар өстендә рәсем ясау”. 03.01.2017

Сәнгать – халык күңелен, аның мәгънәви тормышын чагылдыра торган иҗади хезмәт. Шуңа күрә күпчелек очракта халык тарихын һәм хәзерге хәлен сәнгать, бигрәк тә сынлы сәнгать аркылы өйрәнәләр, танып беләләр. Татар халкының сынлы сәнгате бизәү һәм сырлаудан тора. Халык үзенең кием-салымын, йорт-җирен, көнкүреш җиһазларын гасырлар буе үзенә хас декоратив рәсемнәр белән бизәп килгән. Чабата үрү, чыпта туку, читек бизәүдән башлап, катлаулы сарайлар салуга кадәр һәркайсында халыкның иҗади зәвыгы чагылган. Сынлы сәнгатькә кызыксыну булдыру безнең мәктәптә югары дәрәҗәгә куелган. Укучыларыбыз сынлы сәнгать дәресләрендә бик теләп белем алалар, төрле рәсем конкурсларында катнашалар. Каникул чорында үткәрелгән “Кар өстендә рәсем ясау” конкурсы аларга бик ошады.
-
Каникуллар күңелле үтә! 03.01.2017

Каникул көннәрен дә күңелле һәм файдалы үткәрәбез.
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт! 03.01.2017

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта шуабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары каникулны күңелле үткәрәләр. Алар саф һавада укытучы җитәкчелегендә уйнарга яраталар. Балалар хәтта укытучыдан башка да хәрәмләшмичә, дус һәм тату уйный беләләр. Дөньялар тыныч, балаларыбыз исән-имин булсыннар!
















