Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Кар сыннары- яңа елның бер бизәге. 20.12.2016

Җиһанда – кыш. Булган борчуларны капларга теләгәндәй, ябалактай ап-ак кар ява. Шул аклык белән бергә, күңелләрнең ишегенә яңа өметләр кагыла. Әйе, безнең һәркайсыбыз бусагада торучы Яңа елдан шатлык-куанычлар, эшләренең уң булуын көтә, яңа планнар кора. Алдагы Әтәч елы уйланылган гамәлләр, “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, - дигән әйтемгә буйсынучылар елы”, ди астрологлар. Яңа елны һәркем үзенчә көтә, аңа үзенчә әзерләнә. Берәүләр өчен ул тәмле-тәмле күчтәнәчләр алып килүче, берсеннән-берсе кызыклы күңел ачу чаралары оештырылучы Чыршы бәйрәме булса, икенчеләр өчен Кыш бабае, Кар кызы белән истәлекле. Декабрь уртасы җитүгә, бар җирдә җанлылык башлана: урамнардагы баганаларга, агачларга төрледән-төрле утлар эленә, оешма, учреждение тирәләрендә кар сыннары барлыкка килә - бу чорда һәркем ныклы эштә.Безнең мәктәбебез укучылары да Яңа елны зур түземсезлек белән көтәләр. Мәктәп яны инде күптән карлы әкият шәһәрчегенә әверелде. Анда нинди генә әкият геройлары юк! Кар сыннары үзләренең төрлелеге, үзгәлеге белән җәлеп итә. Сезне Кыш бабай белән Кар кызы каршы алыр. Әлбәттә инде, алар янына Яңа елның хуҗасы – Әтәч “кунаклаган”. Киләчәк Яңа еллар һәрбарчабызга бәхет алып килсен, аналарның, балаларның күз яше коелмасын, гаиләләр имин булсын!
-
Могҗиза бүләк ит! 19.12.2016

Бүген мәктәбебездә СМС-дети проектына йөрүче балалар “Могҗиза бүләк ит” акциясе кысаларында, авылыбызда яшәүче аз керемле, күп балалы гаиләләрне ачыкладылар. Һәм шул гаиләдә тәрбияләнүче нәни дусларыбызга “Кыш бабай бүләге” әзерләделәр. Бүләкләрне бергәләшеп өйләренә илтеп бирдек. Нәни дусларыбыз белән бергәләп фотога төштек.
-
«Лук от семи недуг»… 19.12.2016

«Лук от семи недуг»…Именно под таким лозунгом прошел сегодня у нас праздник, посвященный луку. Мероприятие прошло в форме небольшого спектакля- посиделки. Так же это был отчет кружковой работы за первое полугодие. В лице бабушки Лукерьи и деда Лука Лукича, ученики напомнили всем зрителям о полезности лука. Наверное, все захотели попробовать самое простое в приготовлении, но полезное для здоровья кушанье. Рецепт этого блюда состоит из куска ржаного хлеба, стакана молока, головки лука и щепотки соли. Дедушка и бабушка провели интересное соревнование между зрителями, тем самым, узнали их силу и кто ел больше лука в этом году. А подарками для победителей, конечно же, был лук.Ну как же, во время праздника без песни?! Артисты порадовали зрителей веселыми частушками. Ну а в завершении учитель русского языка и литературы Файзрахманова Л.Р. исполнила свои частушки. И на такой радостной ноте наш спектакль закончился. Директор школы Бадертдинов В.Х. выразил свою благодарность ученикам и учителям, подготовившим такое интересное и полезное мероприятие.
-
#счегоначинаетсяродина#юнармия#юнпатриот#12000добрыхдел#мнч2016 18.12.2016

В рамках акции "12000 добрых поступков, марафон Новогоднего Чуда по всей стране" юнармейцы нашей школы сделали много добрых дел: сделали кормушки птицам, подарили новогодние открытки ветеранам, помогли почистить снег и принесли продукты одиноким пожилым людям.
-
JuniorSkills. 17.12.2016

Кичә мәктәбебезнең укучылары Сафин И. һәм Ахметов И. укытучы Абдуллин Р.Р җитәкчелегендә Казан шәһәренең №91 нче мәктәбендә JuniorSkills чемпионатының "Прототипирование" компетенциясе буенча ярышларда катнашып кайттылар.
-
2 место. 16.12.2016

16 декабря в спортивном комплексе ДСЮШ "Арча" прошла вторая чать муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по физической культуре. Участники выполнили практические задания: баскетбол, гимнастика. Ученица нашей школы Загидуллина И. заняла достойное 2 место в своей возрастной категории. Поздравляем!
-
Уңышлы чыгыш.
16.12.2016
14 декабрьдә Балтач районы Кенә авылында Римма Ибраһимова исемендәге “Халык зур ул, моңлы ул...” зонаара ачык фестиваль – конкурс үтте. Конкурста укучыларыбыз да катнашты. “Нәфис сүз” номинациясендә Егорова А. икенче урынны яулады. Шушы номинациядә Загидуллина И., Самигуллин Р., Романова А., Сафин И., Латыйпова Ч., Загидуллин Г. уңышлы чыгыш ясадылар. Шулай ук Әхмәтова Ә. башкаруында “Хәерле көн” җырын да жюри һәм тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.
-
Олимпиада. 15.12.2016

15 декабря 2016 года в спортивном комплексе ДСЮШ "Арча" прошла первая часть муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по физической культуре. Участники выполнили теоретические и практические задания. Ученики нашей школы успешно справились.
-
Яңа елга әзерлек эшләре . 15.12.2016

Мәктәбебездә гөрләп яңа елга әзерлек эшләре бара. Яңа елга багышлап стена газеталары чыгару – мәктәбебезнең күркәм традициясе. Һәр класс үзенең фантазиясеннән чыгып кызыклы, эчтәлекле, зәвыклы газеталар тәкъдим итә.
-
3 урын. 14.12.2016

2016 нчы елның 13 нче декабреньдә Арча муниципаль районы Сикертән төп гомуми белем мәктәбе базасында районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары үткәрелде.Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Сафиуллин И. “Хикәя остасы” юнәлешендә үзенең “Көтеп алынган көтелмәгән сәяхәт” хикәясе белән катнашып, 3 нче урынны яулады.
















