Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Йолдызлы сәгать. 30.11.2016

Бүген атналык кысаларында, математика укытучысы Абдуллин Р.Р. "Йолдызлы сәгать" уены уздырды. Сораулар логик фикерләүгә булуга карамастан, укучылар дөрес җаваплар бирделәр. Уенда 6 класс укучысы Махмутова А. җиңеп чыкты.
-
Иң – иң кадерлеләребез.
30.11.2016
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе - Әниләр көне. Бу бәйрәм Кыш башына туры килгән. Күбәләктәй ак кар бөртекләре җирне акларга, сафларга, пакъларга теләп җир өстенә кунаклар. Әйтерсең, алар да безнең белән бергәләп әниләребезне котларга телиләр. Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле , якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләр!Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары әниләрен үз куллары белән ясаган бүләкләр белән сөендерделәр.
-
Дружина советы утырышы. 30.11.2016

30 нчы ноябрь көнне мәктәбебездә “Акчарлак”дружина советының чираттагы утырышы булып узды. Әлеге утырышта 2 класс укучыларын “карлыгачлар” сафына алу буенча сүз алып барылды. Отряд вожатыйларына күрсәтмәләр бирелде.
-
2 место. 29.11.2016

26 ноября 2016 года в спортивном комплексе ДСЮШ "Арча" прошло отборочное Первенство Арского муниципального района по национальной татаро-башкирской спортивной борьбе "Көрәш" среди юношей 2002 г.р. и моложе. Ученик нашей школы Николаев Р. занял достойное 2 место в своей весовой категории. Тренер- Ахметов И.
-
1 место. 29.11.2016

28 ноября 2016 года в спортивном зале Ташкичинской школы прошли зональные соревнования по баскетболу "КЭС-Баскет" среди сборных команд общеобразовательных школ. Команда девушек нашей школы заняла достойное 1 место. Поздравляем! Желаем успехов в финальных соревнованиях.
-
Математика-физика атналыгы. 29.11.2016

Мәктәбебездә математика-физика атналыгы башланып китте. Тәнәфесләрдә укучылар математик башваткычлар, ребуслар чишәләр. Бүген “Математик Сабантуй”ның бер өлеше үткәрелде. Укучылар “Билге кисү” ярышында көч сынаштылар.
-
Татарстан варислары берлегенең утырышы. 29.11.2016

Бүген, 29 нчы ноябрь көнне Укучылар сараенда Татарстан варислары берлегенең чираттагы утырышы булып узды. Әлеге утырышта мәктәбебезнең варислар берлеге рәисе Төхфәтуллина Э. катнашты.
-
«Сообщи, где торгуют смертью!» 28.11.2016

28 ноября участники антинаркотического проекта «SaMoSтоятельные дети» провели акцию «Сообщи, где торгуют смертью!» В начале показали презентацию, после раздавали листовки с телефоном доверия. Так же дети расписались на листовке с лозунгом »Нет» - наркотикам, жизни – «Да! «Вот что выбираю Я!». SMSки с детьми провели тренинги. По окончании акции участники смогли выразить свое отношение к вредным привычкам с помощью рисунков.
-
Мәктәп янында җимлекләр куелды.
28.11.2016
Кышкы чор – канатлы дусларыбыз өчен бик авыр вакыт. Кышкы салкыннарда аларга азык табу бик авыр. Көзге салкыннар башлану белән, мәктәп янында җимлекләр куелды. Без җимлекләргә бөртекләр, кипкән миләш, туң май салабыз.
-
Сәламәт әни - сәламәт бала! 26.11.2016

25 нче ноябрь көнне, мәктәбебезнең “ СМС-ДЕТИ” мобиль бридасы балалары “Әниләр көне “ уңаеннан “Сәламәт әни - сәламәт бала” акциясен уздырдылар.Элеге акциягә укучыларыбыз алдан әзерләнделәр.Әниләренә багышлап рәсемнәр ясадылар,ярату символы булган йөрәк рәсемнәрен яраткан әниләренә,әбиләренә бүләк иттеләр.Соңыннан шушы акциядә катнашучыларның барысына да кишер-сары төстәге ленталар бәйләнде.Бу төс безнең кояш төсе, шатлык һәм нәсел дәвамчанлыгы төсе булып тора.Кадерле әниләребез сәламәт булганда гына балалар сәламәт була.
















