Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
“Глаголица”.
20.11.2016
Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Романова А. В. “Глаголица” Халыкара әдәбият премиясендә катнашты. Аның әсәре конкурсның альманахында басылып чыкты. 19 ноябрьдә конкурсның бүләкләү тантанасында катнашты.
-
Авыр үзләштерүче укучылар белән эш.
19.11.2016
Авыр үзләштерүче укучыларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, укучыларның эш нәтиҗәләрен күтәрүгә ирешү максатыннан һәрдаим өстәмә эшләр алып барыла.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Уңыш” бәйрәме.
18.11.2016
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Уңыш” бәйрәме булды. Балалар көзге матурлык, муллык турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, уеннар уйнадылар. Табын янында көзге муллык белән сыйландылар. Сәрдәбаш халкы бәйрәм табынына борын- борыннан бәлеш куйган. Бу күркәм гадәт әле дә дәвам итә. Безнең балаларыбыз да халкыбызның гореф-гадәтләрен онытмаслар. Бүгенге бәйрәм укучыларыбызда күркәм гадәтләр тәрбияләргә булышлык итә.
-
Җыелыш.
18.11.2016
18 нче ноябрь көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта II чирек йомгаклары, 9 нчы класс укучыларының имтиханнарга әзерлекләре каралды. “Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре” темасы буенча чыгыш әти-әниләрдә зур кызыксыну уятты. Гаилә тәрбиясе, әти-әни һәм мәктәп дуслыгы, бердәм таләпләр темасы да читтә калмады. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Җыелыш укытучыларның әниләр көненә багышланган концерты белән тәмамланды.
-
Тәнәфесләрдә.
17.11.2016
Мәктәптә шашка һәм шахмат белән кызыксынучылар саны арта бара. Һәр тәнәфес файдалы үтә.
-
БАСКЕТБОЛ.
17.11.2016
17 ноября 2016 года в спортивном зале школы прошли традиционные школьные соревнования по баскетболу среди юношей и девушек 8-9 классов. В этом году, как никогда, игра получилась зрелищная. Учащиеся показали красивую и техничную игру. На протяжении всего матча на площадке шла упорная борьба и лишь во второй половине встречи команде 9 класса удалось перехватить инициативу и довести встречу до победы.
-
Хуш, Көз – сылу!
16.11.2016
Мул уңышны җыеп алгач, ел саен бәйрәм оештырып билгеләп узуны алар матур гадәткә керткәннәр. Бишенчедән алып тугызынчыга кадәрге сыйныфлар чарага ныклап әзерләнделәр. Һәм менә ул көн килеп тә җитте. Укучылар күңелле җырлар башкардылар, биеделәр, театральләштерелгән күренешләр күрсәттеләр. Укучылар көзге модалар тәкъдим иткәндә модельерлардан бер дә калышмадылар: үзенчәлекле, кабатланмас өс һәм аяк киемнәре, төз гәүдә, подиум буйлап тиешенчә атлап бару... Көзге балга һәркем үзе пешергән ризык, яшелчә алып килде. Алардан корылган нигъмәт тулы табындагы тәм-томнардан иптәшләре бүлештеләр, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм рәхәтләнеп дискотекада “яндырдылар”.
-
Баскетбол ярышы.
15.11.2016
15 ноября 2016 года в спортивном зале школы прошли ежегодные школьные соревнования по баскетболу среди юношей и девушек 6 - 7 классов. Это традиционные соревнования в которых принимают участие учащиеся 6-9 классов. В упорной борьбе победила команда 6 класса. Поздравляем!
-
Русский медвежонок конкурсы. 15.11.2016

-
“Чишмә башы” газетасының № 10. саны белән танышалар 14.11.2016

Китап, газета - журналлар – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Вакытлы матбугат чаралары- һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Безнең мәктәп укучылары бу көннәрдә “Чишмә башы” газетасының № 10 саны белән танышалар, андагы язмаларны укыйлар, фикерләшәләр.
















